Татарстанда 2020 елга кадәр 820 балалар бакчасы төзекләндереләчәк

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру дәвәм итә. Быел мәктәпкәчә оешмаларны ремонтлауга - 1620 миллион сум, ә мәктәпләргә 864 миллион сум акча бирелгән. Әлеге мәгълүматны «Татарстанда төзелеш: капиталь ремонт, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган түгәрәк өстәлдә республика Төзелеш министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыров җиткерде.

Гомум белем бирү оешмаларында капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышында 2012-2016 елларда республикада 780 объект ремонтланган. Бу - 675 мәктәп, 42 махсус коррекция мәктәбе һәм 63 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Әлеге вакыт аралыгында ремонтка барлыгы 12,4 миллиард сум акча бүленгән.

Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре балалар бакчаларында - 86 процентка, мәктәпләрдә - 84 процентка, махсус коррекция мәктәпләрендә – 78 процентка башкарылган. 33 объектта ремонт тулысынча төгәлләнгән. Башкарылган эшләр нәтиҗәсе буенча Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында иң яхшы капиталь ремонт бәйгесе уздырачак.

Моннан тыш, Татарстан авыл мәктәпләрендәге спорт залларын ремонтлау буенча федераль программада катнаша. Республикага программаны тормышка ашыру өчен барлыгы 146 миллион сумнан артык акча бүленгән. 2014 елдан башлап 95 спорт зал ремонтланган. Агымдагы елда тагын авыл мәктәпләрендә 14 спорт зал ремонтланачак, аның өчен 23 миллион сумнан артыграк акча сарыф ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International