Түбән Кама муниципаль районы архив бинасын капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы архив бинасын капиталь төзекләндерү  эшләре төгәлләнде. Ярты гасыр элек төзелгән бу бинада төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланган иде.

Архив хезмәткәрләре сүзләренчә, яңартылган архив бинасы заман таләпләренә туры килә, биредә эшләү һәм хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган:  документларны саклау өчен элек 1 бүлмә булса, бинаның планы үзгәртелеп, хәзер  4 бүлмә булдырылган, стеллажларны кую өчен урыннар киңәйтелгән. Архив документларын саклау урыннарының гомуми мәйданы хәзер 350 квадрат метр тәшкил итә. Биредә 81 101 документ саклана.

Архив бинасын төзекләндерү өчен, программа нигезендә, республика бюджетыннан 13 миллион 400 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International