Район үзәгендәге иң иске мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – “Колобок“ балалар бакчасы быел Республиканың капиталь ремонт программасына керде. Бакча 44 сабыйга исәпләнгән. Нигездә анда Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче балалар тәрбияләнә. Капиталь ремонтка 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага бинаның тышкы ягы яңартылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, инженер коммуникацияләре тулысынча алмаштырылган, аш бүлмәсе һәм бәдрәф төзекләндерелгән. Капиталь ремонт эшләрен “Максад“ ҖЧҖ төзелеш оешмасы үткәргән.