ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеше дәвам итә. Бу подваллы ике катлы бина булачак, гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр. Ул 120 урынга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 40% тәшкил итә. Белгечләр фасад һәм түбә ябу эшләренә керештеләр. Шулай ук барлык инженерлык челтәрләре – су белән тәэмин итү, канализация, аз агымлы челтәрләр һәм җылылык монтажлана.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары буенча социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның IV Бөтенрәссәй конкурсының федераль комиссиясе аның нәтиҗәләрен чыгарды. 2021-2022 елларда конкурс кысаларында берьюлы 160 проект гамәлгә ашырылачак, дип белдерде Хөкүмәт утырышында Рәссәй премьер-министры Михаил Мишустин. Җиңүчеләр арасында Менделеевск, Тәтеш, Минзәлә, Бөгелмә, Буа, Азнакай, Нурлат, Мамадышта проектлар бар. «Бәйге инде беренче ел гына үткәрелми. Ел саен кимендә 80 җиңүче билгеләнде. Бу юлы Хөкүмәт Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча проектлар конкурсында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтте. Махсус комиссия 160 җиңүчене сайлап алачак. Тиешле карар имзаланды. Иң мөһиме, барлык тәкъдим ителгән проектлар да кешеләр өчен уңайлы итә»,- дип белдерде Михаил Мишустин. IV Бөтенрәссәй конкурсына йомгак ясалган Федераль Комиссия утырышы август ахырында узды. Барлыгы дүртенче конкурста катнашу өчен 76 субъекттан 301 гариза бирелгән. Хөкүмәтнең яңа карары нигезендә, шуларның 160 җиңүче булды. 2021-2022 елларда 60тан артык төбәк конкурс объектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр алачак.  Барлык җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International