2025 елда Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясалачак.
Капремонт исемлегенә республиканың 44 муниципаль берәмлегендәге мәшгульлек үзәкләре керә. Мәсәлән, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Баулы, Буа, Зәй, Лениногорск, Чистай, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдә.
Эшләр «Кадрлар» илкүләм проектына керә торган «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль программасы буенча алып барылачак. Дәүләт контрактларын мартта төзергә ниятлиләр.
Барлыгы 49 мәшгульлек үзәген яңартуга 833 млн сумнан артык акча каралган, шул исәптән 175 млн сумны Татарстан бүлеп бирә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренә караганда, ремонтланган мәшгульлек үзәкләрендә барлык техник таләпләр буенча төзекләндерелгән биналар барлыкка киләчәк. «Шуның белән биредә эш бирүчеләрнең кирәкле белгечлеккә дәгъва итүчеләр белән үзара хезмәттәшлеге, эшсезләргә өстәмә белем алуда дәүләт тарафыннан адреслы ярдәм күрсәтү, һөнәри күнекмәләрен яңарту өчен уңайлы шартлар тудырылачак», – дип билгеләп үтте Д.Шәйдуллин.
Исегезгә төшерәбез, «Кадрлар» илкүләм проекты мәгариф оешмалары, компанияләр һәм дәүләтнең координацияләнгән эше нәтиҗәсендә эш бирүчеләр ихтыяҗы өчен кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Комплекслы модернизацияләү проекты 2029 елга илдә мәшгульлек хезмәте учреждениеләренең бөтен челтәрен яңартырга мөмкинлек бирәчәк – «Россия эше» яңа кадрлар үзәкләре ачылачак.