ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Биектау авыл җирлегендә яңа авыл советы бинасы тантаналы шартларда ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Министр чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм авыл җирлеге башкарма комитетының яңартылган бинасы республика программасы кысаларында төзелгәнлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы өлешчеләренә ярдәм фонды «МЧС» торак комплексында җир асты паркингын файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Шулай итеп, Татарстан буенча төзелешләрнең федераль реестры тулысынча ябылган.


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

 

Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин традицион рәвештә нәни татарстанлыларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды.

«Салават Күпере» торак районында социаль ипотека программасы буенча төзелгән өч яңа йортка күчү башланды. Яңа фатир ачкычларын 420 гаилә алачак.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында «Үсеш уены: күчемсез милек базары 2023 елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый» темасына түгәрәк өстәл узды.  Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге барлык оешмалар тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрендә өзлексез һәм сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле эш башкарылды дип белдерде. Брифинг Яңа ел каникуллары чорында халыкның комплекслы иминлеген тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь өлкәсенең өзлексез эшләве мәсьәләләренә багышланган иде.

 


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Торак төзелеше программасы буенча 2023 елга билгеләнгән план 8,6% ка арттырып үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гамәлгә ашырыла торган республика һәм Федераль төзелеш программалары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында сөйләде.


22
декабрь, 2023 ел
җомга

«ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУда Казан агломерациясенең киңлек һәм социаль-икътисади үсеш Мастер-планы презентациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Владимир Кудряшев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының Нурлат шәһәрендә су алу буыны белән чиста су белән тәэмин итү системасы эшләтеп җибәрелде. Тантанада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International