ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм энергия ресурслары өчен предприятиеләр һәм оешмаларның бурычлары турында сөйләде.
Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, 2024 елның февралендә Республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,8% ка арткан.
«Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан буенча халык түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 95,8% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,8% ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗәсе 99,5% тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5% ка югарырак», - дип сөйләде А.Фролов.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 75,6% ка җиткән. Шул ук вакытта районнар бу өлештә бөтенләй башка күрсәткечләр күрсәтә. 27 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50дән 75,6 процентка кадәр.
Бурычларга килгәндә, 2024 елның 1 мартына торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарафыннан газ өчен түләнмәгән бурыч 292 млн.сум тәшкил итте, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 млн. сумга кимү теркәлә.
Бер ел эчендә кулланылган электр энергиясе буенча бурыч суммасы 51 млн сумга диярлек кимегән. 2024 елның 1 мартына бурычның гомуми суммасы 25 млн. сум тәшкил итте
«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдында җылылык энергиясе өчен идарәче оешмаларның бурычы 1 мартка 209 млн.сумга кимегән һәм 209 млн. сум тәшкил иткән.