ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Нижгар өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Вячеслав Горев җитәкчелегендәге профильле ведомстволар вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында булды.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә доклад укыды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин 2022-2023 елларда җылылык чорына әзерлек турында сөйләде.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Сколковода «Төзелеш өлкәсендә дәүләт заказы белән идарә итүгә заманча карашлар» дигән стратегик сессия узды. Дискуссияләр темасы - торакны сафка бастыру, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, капиталь кертемнәргә яңа алымнар, шулай ук төзелеш секторы командаларына карата таләпләр һәм төбәкләрдә төзелеш комплексы белән идарә вертикален формалаштыру булды.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә үткән эшлекле киңәшмәдә торак фондының, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектлары алда торган ягулык чорына әзерлеге турында фикер алыштылар.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зилант” станциясендә Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

17-24 сентябрьдә КДАТУ мәйданчыгында архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча иң яхшы чыгарылыш квалификация эшләренең XXXI Халыкара смотр-конкурсы булачак.


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында «түгәрәк өстәл» утырышы узды.  Киңәшмәдә проект документларына экспертиза үткәрү, этаплары, смета бәясенең дөреслеген билгеләү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Саранскида узган «Яшь профессионаллар» - 2022 илкүләм чемпионатында икенче урынны алды. Республика җыелма командасыннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт 115 медаль һәм 59 медальон яулады.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда торак тапшыру күләмнәре турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International