ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә Әлмәт, Минзәлә, Баулы, Әтнә муниципаль районнарында 9 объектны төзекләндерү тәмамланган, шул исәптән Казанда 4 объект («Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы, Балыкчы бакчасы, Чайково күле, Ак Парина урамындагы сквер).


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин рәислегендә үткән чираттагы штабта киләсе ягулык чорына әзерлек буенча вәзгыятьне карадылар. Объектларның җылыту сезонына әзерлеге турында торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов чыгыш ясады.


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 Себер төзелеш форумында архитектура, проектлаштыру, территорияләр үсешенә комплекслы якын килү турында доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев чыгыш ясады.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.

Муниципаль районнар «Торак фонды мониторингы» системасына керткән мәгълүматларга караганда, киләсе ягулык сезонына 3085 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Белем көненә багышланган тантаналы линейка Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узды. Беренче курс студентларына сәламләү сүзе белән университет ректоры Рәшит Низамов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев мөрәҗәгать итте.

Кичә Биектау районында яңа белем бирү учреждениесен ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мастеровые» рус драма театрының тантаналы ачылышы узды.  Президентны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Бүген Түбән Камада 1224 укучыга исәпләнгән «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International