Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зилант” станциясендә Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнехановны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, заказ бирүче һәм подрядчы хезмәтләре вәкилләре озатып йөрде.
“Айсылу”! тоннель үткәрү комплексы Казан метрополитенының икенче тармагына тоннель салуга кереште. Тоннель Ломжа урамын һәм Казанның 10 нчы микрорайонын тоташтырачак.
“Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов Рөстәм Миңнехановка эшләрнең “Ломжа” станциясендә (яңа исем “Зилант”) алып барылуын әйтте.
Ул искәрткәнчә, элек “Сахаров” метро станциясеннән (яңа “Тулпар” исеме) “Ломжинская” метро станциясенә кадәр икенче участок тәмамланган иде. Тоннельнең гомуми озынлыгы 2,2 км тәшкил итә.