Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә үткән эшлекле киңәшмәдә торак фондының, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектлары алда торган ягулык чорына әзерлеге турында фикер алыштылар.
«Җылылык чорына әзерлек белән бәйле чаралар финиш сызыгында, 11 муниципаль берәмлектә ягулык чоры башланды. Җылылык җибәрү турындагы карар җитәкчеләр тарафыннан, тулаем алганда, халык мөрәҗәгатьләре буенча мөстәкыйль кабул ителә. Социаль объектлар буенча хәлгә мониторинг ясарга, бигрәк тә картлар йортларына, хастаханәләргә, балалар бакчаларына игътибар итәргә кирәк», – дип башлады чыгышын министр урынбасары.
Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән оператив мәгълүматларга караганда, барлыгы 3 103 котельный әзерләнгән, бу 99,7% тәшкил итә, 3 282 мәгариф объекты – 99,9%, 1 917 мәдәният объекты яки 99,7%.
Сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендә объектларны җылылыкка әзерләү 100% ка үтәлгән.
Йорт эчендәге үзәк җылыту системаларын юу һәм опрессовкалау 12 мең 060 КФЙда башкарылган (12 мең 182 КФЙдан), бу 99% тәшкил итә. Әзерлек паспортлары 17 мең 365 КФЙга (17 мең 678 КФЙдан) рәсмиләштерелгән, бу 98,2% тәшкил итә.
Йомгаклау сүзендә Алексей Фролов министрлык тарафыннан социаль һәм торак-коммуналь өлкәдәге объектларга җылылык җибәрүгә даими мониторинг уздырылуын, шуның белән бәйле рәвештә башкарма комитет җитәкчеләренә җылылык китерүчене торак фонды һәм социаль өлкә объектларына көн саен – ике тапкыр, 12.00 сәгатькә һәм 17.00 сәгатькә кадәр бирү турында сменалы рапорт җибәрергә кирәклеген искәртте.