Яшьләр сәясәте лидерлары, яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эшләре буенча хезмәткәрләр арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу конкурсы 2021 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, яшьләр активы, яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы, Татарстан Республикасы яшьләре белән түбәндәге юнәлешләр буенча эшли ала: Иҗтимагый оешмалар активистлары; яшьләр – Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар; Башкарма комитет, учреждениеләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләрендәге яшьләр белән эшләү белгечләре; Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре; Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда: ташламалы шартларда үз торакларын гаиләсез яшьләр дә ала ала. Конкурсның 2021 ел яңалыгы - теләсә кайсы мобиль җайланмадан һәм шәхси компьютердан сылтама буенча онлайн форматта беренчел заявка бирү мөмкинлеге https://inlnk.ru/3ZXow Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак фонды» рәсми төркемендә белергә мөмкин (https://vk.com/mol_ipoteka).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Константин Цицин Татарстан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Татарстанда Васильево бистәсендә яшәүчеләр барлык санитар нормаларга туры килә торган сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен хәзерге вакытта «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча су әзерләү станциясе төзелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов объектка пресс-тур барышында хәбәр итте. «Хәзер актив рәвештә төзелеш бара. Проектны тормышка ашыру ноябрь аенда тәмамланачак. Нәтиҗәдә, Васильево бистәсендә яшәүчеләр сыйфатлы су алачак, ул барлык санитар нормаларны канәгатьләндерә», – диде спикер. Галләмов аныклап үткәнчә, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, хәзер бистәдә су кирәкле критерийларга туры килми. Проектны тормышка ашыру бистә халкына чиста эчәргә яраклы су бирергә мөмкинлек бирәчәк. Спикер өстәде, «Чиста су» проекты буенча Татарстанда халыкның 93,8% сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителергә тиеш. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2019 елда бу күрсәткеч 92,8% тәшкил итте. Яңа су әзерләү станциясе төзелеше бәясе 139 млн сум тәшкил итә. Гомумән алганда, 2024 елга кадәр «Чиста су» федераль проектын тормышка ашыру өчен 1 млрд. сумнан артык акча каралган. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 65% тәшкил итә. Аккумуляция резервуарын, су әзерләү станциясе бинасын, канализация-насос станциясен, канализация челтәрләрен һәм блоклы трансформатор подстанциясен төзү буенча эшләр башкарылды. Су алу гамәлдәге алты скважинадан башкарылачак, аннан соң 300 куб.метр сыйдырышлы тимер-бетон монолит резервуарга керәчәк.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров 2021/2022 ел җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде. Киңәшмә ТР Төзелеш Министрлыгында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды. Илдус Насыров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, киләсе ягу сезонына республикада 3 мең 247 котельный әзерләнгән, бу 99,4% тәшкил итә. 7 районда 20 котельныйны әзерләүне тәмамларга кала. Бүгенге көндә 3 мең 320 мәгариф объекты (99,5%), мең 999 сәламәтлек саклау объекты (99,3%), 1 мең 961 мәдәният объекты (99,5%) һәм 239 спорт объекты (98,4%) җылыту сезоны башлануга әзер. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре дә доклад белән чыгыш ясады. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин торак фондының әзерлек паспортларын рәсмиләштерүнең барышы һәм күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү турында сөйләде. Республика штабы утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары җылылык бирү сезонына әзерлек мәсьәләләренә җаваплы карарга һәм эшләрне билгеләнгән вакытта тәмамларга чакырды.
Бүген Чаллы шәһәрендә «Адымнар» дип аталучы күп телле гимназия ачылды. Белем йортын ачу тантанасында һәм мәктәп линейкасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэре Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» торак комплексында яңа мәктәп ачты. Тантаналы чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чарада шулай ук Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев та катнашты.
Катнашучылар төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, төзелешнең югары темплары төзелеш материаллары сәнәгатенең тиешле дәрәҗәдә үсеше белән тәэмин ителергә тиеш, һәм Татарстан җитештерүчеләре мондый масштаблы бурычларга әзер. Узган ел нәтиҗәләре буенча 7 яңа предприятие ачылды. Быел «Полипласт» ҖЧҖ бетоннарына химик өстәмәләр җитештерү заводы файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр тагын 4 яңа производство төзү, шулай ук Түбән Камада «Камэнергостройпром» ҖЧҖ җитештерү комплексын модернизацияләүне тәмамлау планлаштырыла.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2010 елдан Татарстанда төзелеш билгеләнешендәге продукция яки инновацион төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү өчен чимал булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән 60 тан артык химия һәм нефть химиясе производствосы файдалануга тапшырылган.
"Яңа материалларны гамәлгә кертү - катлаулы юл, һәм һәрвакыт җитештерүчеләр аны мөстәкыйль рәвештә уза алмый. Шуңа бәйле рәвештә тармак министрлыкларының, төзелеш химиясе продукциясен җитештерүчеләрнең һәм галимнәрнең прогрессив материалларны алга этәрүдә активрак сәясәт алып баруда уртак тырышлыгы кирәк", - дип өстәде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.
Аннары утырышта катнашучыларга төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә берничә инновацион технологияне тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә кызыклы тәкъдимнәр өчен рәхмәт белдерде. Ул тармак белгечләренә тәкъдим ителгән Барлык проектларны да игътибар белән өйрәнергә кушты.
Президент шулай ук төзелештә чыгымнарны киметү башкарылучы эшләрнең сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел, дип белдерде. "Яңа технологияләр хисабына чыгымнарны киметү идеясе бик яхшы. Әмма бу сыйфатка зыян китерергә тиеш түгел", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Казансу яр буеның ике яңа участогын карап чыктылар.
Беренче участокта – Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән Миллениум күперенә кадәр-футбол уеннары өчен спорт мәйданчыклары, пляж волейболы һәм петанк урнашкан. Моннан тыш, Подлужная урамында тагын дүрт яңа килү юлы ачылган.
Яр буенда йөргәндә кунакларга «Елга капкалары» аудио-инсталляциясе проектын тәкъдир иттеләр. Махсус мәйданчыкларда гражданнар ял итә һәм Казансу елгасы һәм шәһәрнең танылган кешеләре турындагы тарихларга нигезләнгән кечкенә аудио-спектакльне тыңлый алачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка кунаклар Кремльдән алып Киров дамбасына кадәр яр буе участогында булдылар. Биредә су буенда җәяүлеләр өчен уңайлы зоналар, ял итү урыннары булган яшел амфитеатр оештырылган, эскәмияләр һәм шезлонглар урнаштырылган, тирә-юнь яшелләндерелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «МЧС» торак комплекының 4-нче номерлы проблемалы йортын тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге объектны сафка кертү белән бөтен торак комплексын төзү тәмамланып килә.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирелә. Бу эш зур федераль ярдәм белән алып барыла. "МЧС" торак комплексында бу йорт - иң катлаулы объектларның берсе. Хәзер мәктәп һәм балалар бакчасы төзергә кирәк. Планда болар барысы да бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада тагын 2 проблемалы объект кала. Алар буенча да эш алып барыла.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әйтелгән 2 объект якындагы ел ярымда тапшырылачак.
2007 елдан бирле республикада 139 проблемалы объект файдалануга тапшырылган. 18 меңгә якын өлешче үзләренең яңа фатирларына күчә алды. 2020-2021 елларда өлешчеләргә ярдәм итү федераль программасы кысаларында "Өлешчеләргә ярдәм фонды" ППК механизмнары аша иң катлаулы 7 йортны, шул исәптән «МЧС»ТК дүртенче йортын төзеп бетерергә мөмкин булды.
Җәй тәмамлана һәм яңа уку елы якынлаша. Татарстан төзүчеләре уку йортларын төзеделәр һәм капиталь ремонтладылар. 1 сентябрьдә яңа мәктәпләрдә 7 меңнән артык укучыны каршылый алачаклар.