Татарстан Республикасында төзелеш өлксендәге программаларның ничек тормышка ашырылуы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, республикада күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре 4 891 344 000 сумга башкарылган, бу планның 73,52%ын тәшкил итә.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә, ресурс үзәкләрендә, уку корпусларында, тулай торакларда, спорт объектларында, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында, авыл хуҗалыгы объектларында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.
Шулай ук “ТР торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү” программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Фәрит Хәнифов республиканың ягып җылыту чорына әзерлеге турында да сөйләде. 16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 16 608 күп фатирлы йортка (мониторинг системасына барлыгы 17 273 йорт кертелгән) әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән, бу 96,2% тәшкил итә.
Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча, 17 сентябрьгә 1 984 сәламәтлек саклау объекты (99,9%), 3 340 мәгариф объекты (99,8%), 1 903 мәдәният объекты (99,9%), 171 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре (100%), 218 спорт объекты (98,6%), 54 яшьләр объекты (98,2%) әзерләнгән.
Коммуналь өлкә объектларыннан 2 045 котельная (99%), 3065 км җылылык челтәре (99%), 2 405 су җыю корылмасы (100%), 267 суүткәргеч насос станциясе (100%), 12 659 км суүткәргеч челтәр (99%), 4018 км канализация челтәре (100%) әзер.
ТР Премьер-министры җылыту сезонына объектларның әзерлеген катгый тикшереп торырга һәм җылылык җибәрүне озакка сузмаска кушты.
«Гринта» төбәк операторы «ЭкоРассвет» хәрәкәтенә кушылды һәм 19 сентябрьдә Бөтендөнья чисталык көнендә Автоградта узган «ЭкоОсень» интерактив фестивалендә катнашты. Чара кунакларын концерт программасы, балалар һәм яшүсмерләр өчен танып-белү уеннары, калдыкларны аерым җыю һәм эко-товарлар ясау буенча мастер-класслар көтте. Моннан тыш, макулатура кабул итү, китап әйләнеше һәм хәйрия ярминкәсе оештырылды. «Гринта» фестивальнең актив кунакларын истәлекле бүләкләр һәм Татарстан табигате турында уникаль китаплар белән бүләкләде.
Бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин 17 сентябрьдә Рәссәй Сбербанкы үткәргән «Бизнес һәм хакимият: бүген тармакны үстерү өчен нәрсә кирәк» панель дискуссиясендә белдерде. Төзелеш тармагына ярдәм итүнең киләчәк перспективалары турында сөйләгәндә, Рәссәй Төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин якын арада гамәлгә кертеләчәк яңа механизм турында сөйләде. «Рәссәй төбәкләрендә проект финанславын алырга лаеклы, әмма түбән рентабельлеккә ия проектлар бар. Тиздән ярдәм итүнең тагын бер механизмы эшли башлаячак-проект финанславын алганда Түбән маржиналь проектлар өчен, аларда рентабельлелек 15% тан артмый, ставкаларны субсидияләү. Норматив-хокукый база формалаштырылган инде, Хөкүмәт бюджет акчаларын әлеге программага яңадан бүлеп бирә. Без аны РФ Үзәк банкы, Рәссәй Сбербанкы белән бергә әзерләдек. акча, әлбәттә, әлегә барлык түбән маржиналь проектларны да колачлый алмый, әмма беренче нәтиҗәләр әлеге ярдәм чарасының файдасын да күрсәтер дип өметләнәм», - дип белдерде Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Никита Стасишин.
Татарстанда 900 дән артык гаилә авыл ипотекасы ярдәмендә шәһәрдән читтә күчемсез милек сатып ала алды, бирелгән кредитларның гомуми күләме 2 млрд.сум тәшкил итте. Ел башыннан Татарстан төбәк филиалы тарафыннан барлыгы 4,5 млрд. сумлык 6000 кредит бирелгән. Бирелгән акчаларның 60% банк клиентларының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, ипотека кредитының уртача чегы 2,2 млн сум тәшкил иткән. Бирелгән кредитлар күләмен арттыруның төп драйверы-авыл ипотекасы. Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидерларның берсе булып тора. Тулаем алганда, ил буенча Россельхозбанк 15 млрд. сумнан артык ташламалы авыл ипотекасын 17 меңнән артык кешегә биргән.
Арчаның 2 нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган капиталь ремонттан соң тәрбияләнүчеләрне кабул итте. Моннан кырык ел элек төзелгән балалар бакчасы яңартылды һәм сабыйларны яңартылган, заманча һәм матур бүлмәләр белән каршы алды. Ике катлы бинада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. Балалар бакчасы мөдире Гатауллина Лилия үз чыгышында республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.
Видеоконференция режимында узган утырышта торак сәясәте, аерым алганда, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, ипотека системасын камилләштерү юллары, максатчан торак программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, шулай ук юллар төзелеше темасы да күтәрелде. Вице-премьер үз чыгышында норматив җайга салу буенча зур законнар блогы әзерләнүен хәбәр итте. Ике дистәгә якын федераль норматив актны яңадан карау планлаштырыла. Киңәшмәдә шулай ук Рәссәй Федерациясендә региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары – Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстан Республикасыннан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.
Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау барышы, гомумән төзелеш тармагының агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Константин Цицинга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мөмкинлекләрен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Агымдагы ел ахырына кадәр Казанның «Салават күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеп бетәчәк. Бу ике бассейны, ике спорт-залы, зур спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы һәм яңача җиһазландырылган уку кабинетлары булган заманча мәгариф учреждениесе булачак.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча өч катлы мәктәп бинасы узган елның көзендә төзелә башлады, подрядчы оешма – «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хәзерге вакытта объектта төзелешнең соңгы этаплары – штукатурлау эшләре, стяжка урнаштыру, плитәләр салу, бизәкләү һәм буяу эшләре башкарыла. «Ак таш» компаниясенең баш инженеры Равил Әхмәтвәлиев сүзләренә караганда, төзелеш 70%-ка башкарылган.
«Бүгенге көндә түбәне монтажлау буенча эшләр тәмам, фасадны төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, барлык тышкы челтәрләр: җылылык, канализация, су белән тәэмин итү челтәрләре сузылган, – дип хәбәр итте Р.Әхмәтвәлиев. – Тәрәзәләрне ясап бетерәсе, сыйныф ишекләренең һәм янгынга каршы чыгу юлларының фрамугаларын урнаштырасы, янәшәдәге территорияне төзекләндерәсе кала». Хәзергә объектта 250-гә якын төзүче һәм 13 берәмлек техника эшли, дип өстәде баш инженер. Мәктәп төзелешен агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Булачак мәгариф учреждениесенең дизайн-проекты белән шәһәр башлыгын «Татинвестгражданпроект» дизайны бүлеге башлыгы Дарья Иванова таныштырды. Бу мондый типтагы проект буенча төзелә торган Казанның тугызынчы мәктәбе булуга карамастан, һәр белем бирү учреждениесендә иҗади команда үз үзенчәлеген тудыра, дип билгеләде ул. Әлеге мәктәпнең 500 урынга исәпләнгән актлар залында тамашачылар өчен җыела торган кәнәфиләр урнаштырырга тәкъдим ителә. «Бу балаларга репетицияләр өчен, яңа ел бәйрәмнәре һәм башка чаралар оештырганда өстәмә мәйданчык була алачак, – дип аңлатты Д.Иванова. – Урындыклар бер-берсе өстенә куеп җыела, аларны башкалар ярдәменнән башка балалар, укытучылар үзләре дә күчерә алачак». Мондый идея Алабуга мәктәпләрендә тормышка ашырылган иде, дип өстәде дизайнер.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы мәгариф учреждениеләре төзелеше темплары буенча Россиянең күп кенә эре шәһәрләрен узып китте – 5 ел эчендә шәһәрдә 13 мәктәп төзелде. Быел Казанда тагын ике мәктәп – Бичурин урамында 800 урынга исәпләнгән өстәмә корпус белән Бондаренко урамында 1224 урынга исәпләнгән «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы, шулай ук Н.Җиһанов урамындагы яңа 187-нче номерлы лицей файдалануга тапшырылды. «Салават күпере»ннән тыш, яңа мәктәп «Арт-сити» торак комплексында да төзелә – аның буенча эшләрне киләсе елның июнендә тәмамлау планлаштырыла.
Заманча балалар бакчасы торак комплексның икенче кварталында урнашкан. Ул 260 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәфле төркем ячейкалары бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, методик кабинет, шәфкать туташы кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары җиһазландырылган. Якын-тирәдә күләгә өемнәре белән йөрү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылды, газон ясалды. Татарстан Республикасы – яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән илнең беренче төбәкләреннән берсе. 10 ел эчендә президент программаларын тормышка ашыру кысаларында 37,5 мең урынга 239 балалар бакчасы төзелде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, КДАТУ белән берлектә, ШТТ үсеше программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрне комплекслы онлайн-укытуны тәмамлады. Йорт төзелеше өлкәсендә хосусый секторны үстерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. Илкүләм проект буенча 2024 елда Рәссәйдә торак тапшыру күләме 120 млн.кв. метр тәшкил итәргә тиеш, шуларның 40 млн. кв. метры — шәхси йортлар. Татарстанда быел 2 млн. 979 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән 1 млн. 388,2 мең кв. метр - ШТТ. Соңгы 10 елда Татарстанда индивидуаль йорт төзелеше өлеше 40-45 % тәшкил итте, 2024 елга 50% ка кадәр арттыру планлаштырыла. Әлеге максатларга ирешү өчен, Татарстанның Төзелеш министрлыгы, КДАТУ белән берлектә, Индивидуаль торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү программасын эшләде. Укулар Татарстан республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 300 дән артык кеше үтте: Дәүләт һәм техник заказ бирүчеләр, төзүчеләр, генераль проектлаучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры һәм аның урынбасарлары, ТР Төзелеш министрлыгы белгечләре, «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы, кадастр палатасы, төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе хезмәткәрләре катнашты.