«ТОП ТК» премиясе – ел саен үткәрелә торган яңа торак комплекслары төзелеше конкурсы. Конкурста Рәссәй Федерациясенең 74 регионыннан 1 582 торак төзелеше проекты катнаша. Конкурста финалистларны һәм җиңүчеләрне билгеләү 189 номинация буенча башкарыла. Өч региональ төркем номинацияләре буенча финалга 438 төзүчедән 537 яңа төзелеш кертелгән. «Иң яхшы ТК» номинациясендә финалга чыгучылар арасына «Шәһәр йөрәге» ТК, «Талан» төзүчесе; «Aзкатлы йортлар» номинациясендә – «Царево Village» ТК, «Унистрой» төзүчесе; «Югары катлы йортлар» номинациясендә – «Кызыл Чаллы» ТК, «Домкор» төзүчесе керделәр.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «KOLIN Inşaat» (төркия Республикасы) холдингы вәкилләре белән очрашу булды, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Министр урынбасары Илшат Гыймаев рәислегендәге чарада «KOLIN Inşaat» холдингы идарәсе әгъзасы Кемаль Кологлу, «ADCO» компаниясе идарәсе рәисе - «KOLIN Inşaat» холдингының Рәссәй Федерациясендәге рәсми вәкиле Сельчук Акат, «ADCO» компаниясе идарәсе рәисе ассистенты Зөһрә Нотфуллина катнашты. Министр урынбасары Илшат Гыймаев кунакларга республиканың төзелеш комплексы казанышлары, шулай ук Татарстанда республика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Төркия ягы төзелеш өлкәсендә дә, энергетика өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, «ТР газификация, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ГКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков, «Татинвестгражданпроект» ДУП проектының баш инженеры ярдәмчесе Айрат Хәйбуллов, «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ программаларны тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдар Шәйдуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов катнашты. Чара ахырында яклар алга таба хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерделәр.
2020 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, алты илкүләм проектны финанслау күләме 13 млрд сумнан артык булачак, эшләр 125 объектта алып барылачак. «Демография» илкүләм проекты буенча 28 объектта 5 млрд 158 млн сумлык эшләр каралган. «Торак һәм шәһәр тирәлеге» программасы буенча – 66 объектта, гомуми финанслау күләме – 4 млрд 452 млн сум. «Экология» илкүләм проекты буенча эшләр 7 объектта 1 млрд 624 млн сумлык планлаштырылган. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча – 8 объектта, 1 млрд 183 млн сумлык. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча – 10 объектта, 1 млрд 90 млн сумлык. Бүгенгә проект эшләре алып барыла. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча – эшләр 6 объектта 85 млн сумлык каралган.
Министр биеклектән егылып төшләрүгә бәйле бәхетсезлек очракларының ешаюына борчылуын белдерде. Казанда 5 мартта Ершов урамындагы торак йорт төзелешендә «Казан фасады» ҖЧҖ хезмәткәрләреннән 3 кеше һәлак булган, тагын икесе бик каты имгәнгән. Татарстан Республикасы төзелеш министры 20 мартка кадәр хезмәтне саклау буенча профилактик чаралар уздырырга, законнар таләпләрен үтәүне тикшерергә кушты. Бигрәк тә механизмнар һәм башнялы краннар торышына аерым игътибар бирергә.
Торак төзелеше программалары буенча 6 мартка республикада 622 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу – планның 21%ы. Бер атнада динамика – 54,4 мең кв.метр.
2019 елның 22 мартына статистика органнарына 363 фатирлык 11 йорт буенча (мәйданы 20,5 мең кв.метр) хисап тапшырылган. Калган 119 объекттан 31 объект әзер диярлек, 51 объект – уртача әзерлектә, 37 объектта эшләр күп әле.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 299,8 мең кв. м. мәйданда 42 йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 23%ы. Бер атна эчендә 39,5 мең кв.метр мәйданда 4 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 6 мартка 302,2 мең кв. м мәйданда 2324 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 21,8%ы. Бер атна эчендә динамика – 14,9 мең кв.метр.
«Шәһәрләрнең IQ» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруның база дәрәҗәсен һәм «Акыллы шәһәр» проекты буенча шәһәрләр һәм төбәкләр керткән карарларның нәтиҗәлелеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. «Шәһәрләрнең IQ» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы тарафыннан Ломоносов ис. МДУ белән берлектә, «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында башкарылган «Акыллы шәһәр» ведомство проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Шәһәрләрнең IQ» ун юнәлеш буенча исәпләнә (шәһәр идарәсе, акыллы ТКХ, шәһәр тирәлеге өчен инновацияләр, акыллы шәһәр транспорты, иҗтимагый һәм экологик куркынычсызлыкның интеллектуаль системалары, туризм һәм сервис, социаль хезмәтләрнең интеллектуаль системалары, икътисади торышы һәм инвестклимат, элемтә челтәрләре инфраструктурасы) һәм 47 күрсәткечтән тора.
Торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате нигезендә Лениногорск шәһәренең Достоевский урамы буенча күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторы идарәче оешма тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары үтәлмәү очрагын ачыклады, ә атап әйткәндә: подвал бүлмәсендә проектта каралган җылылык приборлары юк иде. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ бозуларны бетермәгән. Идарәче оешмага карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм административ эш, карап тикшерү өчен, ведомство буйсынуы буенча Лениногорск районы җәмәгать судына җибәрелде.
Җәмәгать судьясының 2020 елның 18 февралендәге карары белән «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 100,0 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны бетерү турында элегрәк бирелгән күрсәтмә «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ тарафыннан үтәлгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республикада ябык йөзү бассейннары, боз сарайлары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы тормышка ашырыла. 2020 елда Нурлат, Мөслим һәм Биектау муниципаль районнарында өч ябык йөзү бассейны төзү планлаштырыла. Шулай ук Буа, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзән (Осиново авылы), Тукай һәм Кукмара муниципаль районнарында 6 универсаль спорт залы. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. Моннан тыш, Балык Бистәсе һәм Лаеш муниципаль районнарында ясалма бозлы 2 ябык шугалак төзелеше планлаштырылган, дип өстәде ул.«Хәзерге вакытта 4 ябык манеж төзелеше алып барыла: Казан шәһәрендә күнегүләр футбол-регби манежы, Казанда һәм Яр Чаллы шәһәрендә күнегүләр футбол манежы, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә күнегүләр футбол манежы», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
2013 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект башланды. Бу вакыт эчендә 992 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 35 блоклы модульле чаңгы базасы төзелде,барлыгы 2 734 млн. сумлык. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «2019 елда 105 спорт мәйданчыгы һәм җиһаз, инвентарь һәм җиһазлар белән 8 блоклы модульле чаңгы базасы төзелде, гомуми суммасы 427,44 млн. сум», - дип сөйләде министр урынбасары. Моннан тыш, быел 91 объект төзү планлаштырыла: 84 универсаль спорт мәйданчыгы, җиһаз, инвентарь һәм җиһазлар булган 6 блоклы модульле чаңгы базасы, шулай ук административ бина булган 1 ябык футбол манежы.
2020 елның 2 аенда Алабуга зонасы торак инспекциясенә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 70 мөрәҗәгать керде. 2019 елның шул ук чорында 78 мөрәҗәгать кергән булган. 2020 ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны шул ук дәрәҗәдә калган диярлек, нибары 10%ка кимегән. 37 мөрәҗәгать турыдан-туры Алабуга ЗТИ килде, ТР Дәүләт торак инспекциясе аша 33 мөрәҗәгать җибәрелде. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының интернет-кабул итү системасы аша Алабуга зонасы торак инспекциясенә 2020 елның 2 аенда 33 мөрәҗәгать керде. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан шәхси кабул итүдә 23 мөрәҗәгать кабул ителде. Гражданнар мөрәҗәгатендә куелган барлык темалар арасында гомумйорт милеген карап тоту (19,6%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына (26%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр санына (10%) бәйле мәсьәләләр төп урынны алып тора. 2019 ел белән чагыштырганда, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны 10%ка арткан, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлылары – 9%ка, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүнең нигезлелеге турындагы мөрәҗәгатьләр 2%ка кимегән.
Татарстан Республикасында 2020 елның 28 февраленә 568 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 19%ы. Динамика атнага166,2 мең кв. м. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы торак төзелеше һәм социаль объектлар төзү программаларының үтәлеше турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча – гомуми мәйданы 273,6 мең кв. метр булган 4 мең 970 фатирлык 130 торак йорт тапшыру карала.
28 февральгә статистика органнарына мәйданы 20,5 мең кв.м булган 363 фатирлык 11 йорт буенча хисап тапшырылган. Шул исәптән Казандагы «Салават Күпере» №4-8 т/р торак йорт буенча да, мәйданы 15,3 мең кв.м.
Калган 119 объекттан 26 объект әзер диярлек (86,2 мең кв.м), уртача әзерлектә – 55 объект (71,3 мең кв. м), 38 объектта эшләр күп әле (95,5 мең кв. метр).
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 260,3 мең кв.м. мәйданда 38 йорт файдалануга тапшырылган. 71 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә 57 йорт; 11 йортта эшләр күп әле.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 28 февральгә 287,3 мең кв. м мәйданда 2209 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.
Гражданнарга торак төзелешендә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту карала.
2020 елда барлыгы 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шулар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла; 58 торак урынына электрон рәвештә аукцион игълан ителгән.
28 февральгә 46 күп балалы гаиләнең 25сенә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.
35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчене торак белән тәэмин итү кысаларында 12 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 5 чернобыльче, 5 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында комплекслы торак төзелеше алып баруга игътибар итәргә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, планлаштырганда социаль инфраструктура – мәктәпләр, балалар бакчалары, башка объектлар турында да уйларга кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, шулай ук эш урыннары белән тәэмин итү дә мөһим.
Татарстан Республикасында өч проект-Баулы шәһәрендә Җиңү һәм Хезмәт даны паркы, Зәй шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йорты янындагы үзәк мәйдан һәм Лаеш шәһәрендә «Экстрим-парк» кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрәссәй конкурсында җиңү яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү нәтиҗәләре буенча, Татарстан проектларын гамәлгә ашыруга федераль финанслауның гомуми суммасы 185 миллион сум тәшкил итте. Конкурска йомгак бүген Төмәндә «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Икенче Бөтенрәссәй форумы кысаларында ясалды. 2020 елда конкурста катнашу өчен 300 гариза килгән, шуларның 286сы техник экспертиза узган һәм катнашуга кертелгән. Җиңүче 80 проект 30 млн.сумнан алып 100 млн. сумга кадәр проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль грантлар алачак.