2020 елның февраль аена ТКХ мәсьәләләре турында татарстанлылардан 2 мең 229 мөрәҗәгать кергән, бу үткән елның шушы чорына карата 1 мең 61гә ким. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, 2020 елның 2 ае эчендә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94 % тәшкил итә. Уртача җыю күләме (март 2019 - февраль 2020) югары дәрәҗәдә саклана – 98%.
7 муниципаль берәмлектә уртача җыю дәрәҗәсе югары: Казан, Чаллы шәһәрләре, Саба, Менделеевск, Түбән Кама, Чистай һәм Алабуга районнары.
Электрон рәвештә кергән түләүләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 1 мартына түләүләрнең «электроннар» өлеше – түләүләр суммасыннан 58,3% тәшкил итә, бу үткән елның шушы чорына карата 4,5%ка артык.
Министр тагын күп фатирлы йортларга капремонт буенча республика программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. 2020 елда Татарстанда 6,5 млн кв.метр мәйданда 1 мең 64 күп фатирлы йортка ремонт каралган. Программада 41 муниципаль берәмлек катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре). Финанслау күләме – 6,5 млрд сум.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, халыкны су белән тәэмин итү программасы буенча 120 объектта эшләр барачак. 220 км суүткәргеч кору, 30 скважина бораулау һәм 35 су җыю манарасы урнаштыру каралган.
«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 43 районда 113 казанны алмаштыру буенча 65 объект билгеләнгән.
Моннан тыш, «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар урнаштыру» программасы буенча Актаныш, Буа һәм Тукай районнарында 2 муниципаль берәмлектәге 68 күп фатирлы йортта 1 мең 547 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла. Проектлар 39%ка әзер. Шулай ук быел программа кысаларында 21 социаль-мәдәни объектта 21 казан урнаштыру һәм 15 км газүткәргеч төзү каралган.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы кысаларында 335 км электр белән тәэмин итү линиясе корылачак, 12 мең 100 яктырткыч алмаштырылачак.
Хокукый мәгълүматның интернет-порталында РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы РФ субъектларына карата юллау кагыйдәләрен, күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле төзүчеләргә карата мәгълүмат бирү турында вәкаләтле банкларга запрослар җибәрү кагыйдәләрен раслау турында» 13.03.2020 ел, №276 карары басылып чыкты. Сораулар вәкаләтле банкларга Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары тарафыннан операторы ДОМ.РФ булган торак төзелеше Бердәм мәгълүмат системасы (ТТБМС) аша, якланган элемтә каналлары буенча электрон хәбәрләр рәвешендә җибәреләчәк. Шул ук вакытта сорау кергән электрон хәбәр контрольлек итүче орган җитәкчесе яки аны алмаштыручы зат тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланырга тиеш. Карар 2020 елның 25 мартыннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасында быел «Демография» милли проекты ярдәмендә 22 балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген «УправДом» иртәнге рубрикасында БИМ-радиода ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат секретаре Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте. «2020 елда Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында 22 балалар бакчасы төзү планлаштырыла: Биектау авылында-340 урынлык,Яшел Үзән шәһәрендә-220 урынлык, Түбән Кама шәһәрендә-260 урынлык 29 һәм 35а микрорайоннарында ике балалар бакчасы.», - дип билгеләп үтте прессек. Арча шәһәрендә 140 урынга, Буа шәһәрендә һәм Лаеш районында «Көньяк парк» ТКсында 260 урынга, Питрәч районында «Царево утары» ТКсында 220 урынга, Саба районында Илебер авылында 50 урынга һәм Тукай районында Әҗмәкәй авылында 140 урынга яңа биналар төзү планлаштырыла. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак комплексының 22 һәм 25 комплексларында 220 урынлык өч балалар бакчасы, Казан шәһәрендә «Җиденче күк» торак комплексында һәм «Идел киңлекләре»ТКда 220 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә «Залесный Сити» торак комплексында, «Якты үзән» торак комплексында, «Көнбатыш Заречье» торак районында 340 урынлык өч балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте Гөлназ Миңнеханова. Иске Аракчино һәм «Весна 2» торак комплексында 120 урынлык ике балалар бакчасы, «Салават Күпере» торак комплексында 2 һәм 3 кварталларында 260 урынлык ике балалар бакчасы булачак.
Рәссәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартындагы 279 номерлы карары белән Төбәк дәрәҗәдәге Шәһәр Төзелеше Эшчәнлеген Тәэмин итү буенча Дәүләт Мәгълүмат Системаларын алып баруның яңа кагыйдәләре расланды. 2022 елның 1 гыйнварына муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системаларында элек урнаштырылган мәгълүматлар, документлар һәм материаллар төбәкнең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылырга тиеш. Яңа таләпләр төбәкләрдә төзелеш тармагын цифрлаштыру процессларын тизләтергә тиеш. Бу тармакны шәһәр төзелеше эшчәнлегендә катнашучылар өчен мөмкин кадәр ачык, үтә күренмәле һәм аңлаешлы итәчәк дип саный Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Казан яшь тамашачы театры» ДБУне үстерү турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
Казан яшь тамашачы театры киңлекләрен реорганизацияләү – бүлмәләрне функциональ яктан тулыландыру һәм аларның үзара файдалы булуы күз алдында тотыла. Төп фикерләр арасында – уен форматында аралашу, бүләмләрнең күп функцияле булуы һәм трансформер рәвешен кертү. ЯТТ тамашачыларының төп категорияләре – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр, шулай ук балалы гаиләләр.
2020-2030 елларга ЯТТын үстерү стратегиясе турында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ директоры Айгөл Горнышева мәгълүмат бирде.
Театрның җир асты һәм җир өсте парковкасы да булачак.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
Үткән ел Татарстанда 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча торак шартларын яхшыркан.
2019 елда барлыгы 2 млн.675 мең кв. м. торак кулланышка тапшырылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече 27,3 квадрат метрга җитте.
Быел республикада 2 млн.979 мең кв.м торак сафка бастыру планлаштырыла.
Проектның максаты — халыкның торак шартларын яхшырту һәм шәһәр мохитен уңайлы итү.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге вәзгыять турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, төзелештә хезмәтне саклау буенча контроль-күзәтчелек органнары төзелеп килүче объектларны тикшерүне дәвам итәләр. 2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 162 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 530 мең сумлык 22 карар чыгарылган.
Фәрит Хәнифов шулай ук ассызыклаганча, төзелештәге барлык бәхетсезлек очракларының 80%ы – биеклектән егылып төшү. Ул бу фактка аерым игътибар бирергә өндәде.
Торак төзелеше программалары буенча – социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы торак төзелеше, аз катлы торак төзелеше буенча 2020 елның 13 мартына республикада 730,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча –мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 97,1 мең кв. м мәйданда 36 объект әзер диярлек; 94,0 мең кв. м мәйданда 50 объект – уртача әзерлектә; 62,0 мең кв. м мәйданда 33 объектта эшләр күп әлле. Бер атна эчендә 18,5 мең кв. м мәйданда 4 объект уртача әзерлеккә күчерелгән. Инвестицион программа буенча 119 объект әзер диярлек
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 340,3 мең кв. м мәйданда 44 йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 25,8%ы. Бер атна эчендә 40,5 мең кв.метр мәйданда 1 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
2020 елда файдалануга тапшырылачак 68 объект әзер диярлек (70%-100%), уртача әзерлектә (30%-70%) - 56 йорт; 9 йортта эшләр күп әле.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 13 мартка 370 мең кв. м мәйданда 2846 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 12 мартта Россия Дәүләт Советының Торак базарын үстерү буенча эш төркеме утырышы узган, анда «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты төп тема булган.
Гражданнарга торак төзелешендә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту карала.
2020 елда барлыгы 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шулар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла; 58 торак урынына хокукка бердәнбер гариза бирүче белән контракт төзү тәмамлану алдында тора. Моннан тыш, 4 мартта ятим балаларга 291 торак урынына икенче дәүләт контракты хокукына электрон формада аукцион игълан ителгән.
2020 елның 14 мартына 46 күп балалы гаиләнең 32сенә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.
Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчене торак белән тәэмин итү кысаларында 12 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 5 чернобыльче, 5 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк.
Киңәшмәдә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елга программа кысаларында регламент имзаланган, башка документлар да расланган. Республикада ремонтланачак ишегаллары (1800нән артык) исемлеге төзелгән, шулардан 432 ишегалды беренче чиртатта төзекләндереләчәк.
Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезнең һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлауларны кабул итегез! Сез икътисад өчен дә, һәр кешенең көндәлек тормышы өчен дә бер үк мөһим булган уникаль тармакта эшлисез.Сезнең намуслы хезмәтегез һәм югары шәхси җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләрнең уңайлы тормышы тәэмин ителә, дәүләт иминлеге һәм муллыгы нигезе булдырыла. Сезнең эш нәтиҗәләрен республиканың һәр кешесе һәм кунагы күрә. Һәм без барыбыз да сезгә авыр хезмәтегез, шундый кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.Тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тәҗрибәгез һәм эшегезгә бирелгәнлегегез яшь белгечләр өчен яхшы үрнәк булып тора.Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәм, әлбәттә инде, – җылылык һәм яктылык!
Хөрмәт белән, Фәрит Хәнифов
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – ТКХ хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Заманча торак-коммуналь комплекс - катлаулы һәм уникаль система, икътисадның стратегик тармакларының берсе, аның эшенә кешеләрнең уңайлылыгы һәм иминлеге генә түгел, аларның кәефе дә бәйле. Бу - чын профессионаллар тармагы - анда ике миллионнан артык кеше хезмәт куя. Фидакарь һәм тулы көч белән эшлиләр. Шикләнмим, сезнең күбегез бу бәйрәмне эштә дә каршы ала. Һөнәрнең үзенчәлеге шундый-даими рәвештә постта булу, барлык тереклек тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү. Сезнең хезмәтегез иң югары бәяләүгә һәм танылуга лаек! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, оптимизм, тотрыклылык, иминлек, илгә һәм кешеләргә катлаулы һәм кирәкле эшегездә уңышлар телим!
Владимир Якушев, Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
Проект 28 марттан 11 апрельгә кадәр Рәссәй Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Чараны оештыручылар-Гомумроссия халык фронты (ГХФ) ярдәмендә Интернет технологияләр Региональ иҗтимагый үзәге, Рәссәй электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм Microsoft. Проектта ике яшь төркемендә: 14-18 яшь, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр катнаша ала. Әлеге «Цифрлы Диктант» үз эченә база интернет-программаларын белү, Интернет – сервисларны ориентлаштыру һәм куллану, компьютер грамоталылыгы, Интернетта куркынычсызлык, халыкның цифрлы грамоталылыгын арттыру белән бәйле программаларны һәм проектларны җыю һәм анализлауны ала. Проект Рәссәй Федерациясе Президенты грантын кулланып тормышка ашырыла.