ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Анда шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Максим Егоров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар да катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, быел Татарстаннан берьюлы ике кеше Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа составына керде - Марат Хөснуллин һәм Ирек Фәйзуллин. «Бу ил күләмендә таләп ителгән югары профессиональ дәрәҗә һәм тәҗрибә турында сөйли», - диде Татарстан Президенты.  

Ул ассызыклаганча, төзелеш комплексына бәйле мәсьәләләр атна саен республика киңәшмәсендә карала. «Әгәр барлык илкүләм проектларны һәм Россия Федерациясе Президентаының Федераль Собраниегә юлламасын алсак, министрлыклар эшенең иң катлаулы өлеше – объектлар төзү. Шуңа күрә Төзелеш министрлыгы – бу бурычларны хәл итүдә үзәк ведомство», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел программалар саны 50гә җитте. Бу максатларга 48 млрд сум җибәрү планлаштырыла.

Яңа зур программалар арасында Татарстан Республикасы Президенты «Безнең ишегалды» республика программасын атады, аның кысаларында 3 ел эчендә 7 меңләп ишегалды территориясе ремонтланачак. «Без бүген бу темага бөтенләй башкача карый башладык. Без яңа компетенцияләр үзләштерәбез, бу эшкә яңа алымнар кертерлек яшь талантларга таяначакбыз. Әлбәттә, шул йортларда яшәүче кешеләр фикерен дә исәпкә алырга кирәк. «Безнең ишегалды» республика программасы гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлүне аңларга кирәк. Һәм барлык бу бурычлар республикада формалаштырылган куәтле төзелеш комплексы өстенә төшә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, республикада проект институтларын, тармак өчен белгечләрен әзерләүче югары мәктәпне саклап калып булды, юнәлешле мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту да мөмкин булды.    

Торак-коммуналь өлкәгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, монда челтәрләрнең тузуына, җылылык белән тәэмин итү һәм чистарту корылмаларын яңартуга бәйле проблемалар бар. «Безнең структураларның бердәм эше һәм федераль үзәкенең ярдәме белән без төзелеш һәм ТКХ тармагындагы мәсьәләләрне хәл итә алырбыз, дип уйлыйм», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов каты көнкүреш калдыкларын ликвидацияләү һәм калдыкларны термик зарарсызландыру заводы проекты мәсьәләләренә аерым тукталды. «Безнең Казан чүплеге түбәсеннән тулган. Бүген кайбер экоактивистлар яңа комплекс төзүгә каршы чыгалар, бу мәсьәләне конструктив яктан карарга кирәк. Әлбәттә, сортировка эшен үстерергә кирәк, әмма бу барлык проблемаларны да хәл итмәячәк. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча халык белән очрашып сөйләшергә һәм аларга проект турында төгәл мәгълүмат бирергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф воркшопына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Искәртәбез, мәгариф воркшопы 27 гыйнварда башланып китте. Чараның төп максаты ишегаллары территорияләрен комплекслы үстерү тәкъдимнәрен әзерләү, аларны хәл итү юлларын ачыклау, шулай ук программаны гамәлгә ашыруга карата системалы алымнар табу иде.

Бүген йомгаклау тәкъдир итүе барышында Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Арча (авыл ишегаллары) ишегаллары территорияләрен төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр муниципаль берәмлекнең үз характерлы үзенчәлеге бар. Шуңа күрә ишегалларын төзекләндерү проектлары шулар нигезендә эшләнә. «Без төрле җирдә төрле алымнар күрәбез. Бу Казанга да, Чаллыга да, башка шәһәрләргә дә кагыла. Без, барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр территория өчен үз „рецепт“ын әзерләргә тиеш», - диде ул. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кешеләр белән берлектә алып барылырга тиеш, аларның теләкләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов тагын билгеләп үткәнчә, халыкка барысын да аңлатып бирергә кирәк булачак. «Воркшоп барышында белгечләр сөйләгән нәрсәләр безнең өчен яңалык. Безнең гражданнар да бу нечкәлекләрне белмиләр. Шуңа күрә сабыр гына эшнең ничек оештырылуын аңлатып бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, халык белән эшләү – иң катлаулысы да булырга мөмкин. «Әлбәттә, бу яңалыклар барысына да ошамаячак. Шуңа да карамастан, кешеләр белән сөйләшергә, барлык сорауларына да җавап бирергә кирәк. Универсиадага әзерлек вкытын искә төшерегез. Ул чакта күпләр ремонт эшләре аркасында юлларда машиналар тыгылып ятуын өнәмәделәр. Ә нәтиҗәдә казанлыларга яңа төзелгән юллар аерылышлары күп проблемларны хәл итәргә мөмкинлек бирде», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан асылда ишегаллары киңлекләрен төзекләндерүнең зур масштаблы программасын гамәлгә ашыру буенча сынау мәйданчыгына әверелә. Киләчәктә республика тәҗрибәсе бөтен ил буйлап таралырга мөмкин. «Беренче елны катлаулы булачак, күбесен кулдан эшләргә туры киләчәк. Ахыр чиктә без кешеләр, республика һәм ил өчен файдалы эш эшлибез икән – димәк, эшебез бушка китмәячәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КТАТУның  «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнер мәктәбендә булды.

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе И.Л. Савельев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары, ТР Архитекторлар берлеге рәисе В. Н. Кудряшев, Казан мэры И.Р. Метшин, Казанның баш архитекторы И.М. Төхвәтуллин, ММЧ вәкилләре һ. б. катнашты.

Президентны «ДАШКА» мәктәбе директоры Мария Латыпова, КДАСТУ ректоры Рәшит Низамов озата йөрде, алар уку сыйныфларын, башка урыннарны карап чыктылар, шулай ук ишегаллары территорияләрен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән балалар белән сөйләшеп тордылар.  

Укучылар белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла. Ул балалардан: Сез ишегалларыгызны ничек күз алдына китерәсез? – дип сорады. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Мәктәптә Татарстан Республикасы Президенты балалар дәресләре белән бергә, архитектура буенча ата-аналар өчен оештырылган лекциядә дә булды.

«Бу сынау проекты, без нәтиҗәне күрәсебез килә. Ата-аналарның да рәсем ясыйсылары килә. Күбесенең таланты бар», – диде КДАТУ ректоры Рәшит Низамов.

«Шәһәрдә мондый мәктәп булганга бик шатмын. Балаларга үсәргә кирәк. Бәлки, гаилә конкурслары оештырырсыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук «ДАШКА» мәктәбендә укучы һәм аны тәмамлаганннарның иң яхшы эшләрен күрсәттеләр.  

31 гыйнварда «Татэнергосбыт» АҖендә РФ Төзелеш министры урынбасары Максим Егоров, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов составындагы делегация булды. Дәрәҗәле кунаклар визитының төп максаты-Татэнергосбытның Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче һәм бердәм исәп-хисап үзәге эшчәнлеге белән танышу. «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов кунакларга бердәм корпоратив стильдә ясалган клиентларга хезмәт күрсәтү офисын күрсәтте. "Мондый офислар бөтен Татарстан Республикасы буенча 99», - дип билгеләп үтте ул. Рифнур Хәйдәрович үз чыгышында 2019 елда компаниянең төп эш күрсәткечләренә дә тукталды. Бүгенге көндә Татэнергосбыт 1, 7 млн.физик һәм 40485 юридик затларга хезмәт күрсәтә. Электр энергиясенә бәяләрне формалаштыруга килгәндә, Татэнергосбыт Идел буе федераль округында минималь сату өстәмәсенә һәм 2020 елга «башка кулланучылар» төркеме буенча Рәссәй буенча иң түбән бәягә ия.

Февральдән Алабуга һәм Менделеевск районнарында яшәүчеләргә «Татэнергосбыт» АҖнән электр энергиясе өчен аерым квитанция алынмаячак. Әлеге хезмәт өчен түләү бердәм түләү документы составында чагылыш табачак. Бу 2019 елның 3 декабрендә «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖне «Татэнергосбыт»АҖнә тоташтыру процедурасы тәмамлануы белән бәйле. Хәзер гарантияле тәэмин итүче, электр энергиясен җибәрүдән тыш, торак-коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре өчен түләүләрне исәпләү функцияләрен башкара. Республиканың башка районнарында түләү документларын берләштерү 2020 елның март аена планлаштырылган.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.

Утырыш Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2020 елга бурычлар билгеләүгә багышлана.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров катнашачак.

Бу чара иртәгә, 31 гыйнвар көнне, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Башлана - 11.00 сәгатьтә. 

Онлайн трансляцияне сылтама буенча карарга була.

2019 елда Татарстанда гамәлдәге республика программалары һәм «Мәдәният» милли проекты буенча 21 мәдәният йорты төзелде һәм 40 мәдәни объектка ремонт ясалды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. "2019 елда республиканың гамәлдәге программалары ярдәмендә, илкүләм проекттан тыш, 21 авыл мәдәният йорты төзелде һәм 40 объект ремонтланды. Зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, ярдәм алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», — диде Әюпова. Милли проектлар Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май фәрманнары» нигезендә 2018 елдан башлап гамәлгә ашырыла.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, ятим балалар, шулай ук социаль ипотека программасында катнашучылар яңа йортта яшәячәк. Җәйнең икенче аена Бөгелмәдә Герцен урамындагы 38 фатирлы торак йортта өй туе планлаштырылган. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, ятим балалар, шулай ук социаль ипотека программасында катнашучылар яңа йортта яшәячәк. Шулай ук төзүчеләр Карабаш авылында биш күп фатирлы йортны ремонтлаячаклар. Шул ук торак пунктта, Җиңү бистәсендә һәм Ростовка авылында, халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү өчен, су белән тәэмин итү системасы буенча реконструкция үткәреләчәк. Моннан тыш, урам утларын торгызу эшләре дәвам итәчәк. Программага Петровка, Сосновка, Вязовка, Ефановка, Забугоровка, Ростовка кебек торак пунктлар кергән. Кайбер социаль учреждениеләр объектларында җылыту казаннарын алыштыру планлаштырыла.

Татарстанда узган елның декабрендә эскроу-счетлардагы акчаның күләме 1 миллиард сумга арткан.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында ачылган эскроу-счетларның саны 27 процентка артып, 1,7 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Милли банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өлешле төзелештә катнашучылар тарафыннан эскроу-счетларда урнаштырылган акчаның күләме бер ай эчендә 23,5 процентка (яки 1 миллиард сумга) артып, 5,2 миллиард сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән генә калышып, Россиядә өченче урынны били», - диелә хәбәрдә.

Республикада тугыз вәкаләтле банк төзелә торган объектларда проект финанславы буенча эш алып бара. 1 гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, банклар төзелеш компанияләре белән рәсмиләштергән 28 кредит килешүе буенча лимит 22,9 миллиард сум тәшкил иткән.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Киңәшмәдә, шулай ук, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән компаниянең 2019 елдагы эшчәнлегенә алдан чыгарылган нәтиҗәләр, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын раслау, 2020 елга капиталь кертемнәр программалары.

“Татэнергосбыт”  АҖ директоры Рифнур Сөләйманов үзенең докладында хәбәр иткәнчә, Россиянең гомуми кулланышында Татарстан өлеше 2,8% тәшкил итә. Узган ел Татарстан буенча электр энергиясен куллану 30,6 млрд кВт/сәг (алдагы елга карата 1,3 процентка үсеш белән) тәшкил иткән.

“Куллануга караганда җитештерүнең интенсиврак темплар белән артуы башка төбәкләрдән электр энергиясен алу өлешен 5,6 процентка кадәр кимүгә китерде. Хисап елында төбәктән читтә электр энергиясен сатып алуның кимүе яңа генерация куәтләрен, шул исәптән егәрлек бирү турындагы килешүләр программасы буенча да, файдалануга тапшыру белән бәйле, - дип дип билгеләде Рифнур Сөләйманов.

“Татэнергосбыт”  АҖнең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында компаниянең директор урынбасары Роберт Хәбибуллин доклад ясады.

Узган елның 3декабрендә “Татэнергосбыт” - ЕРЦ”  ҖЧҖен  “Татэнергосбыт” АҖенә берләштерү процессы төгәлләнде,шуның нәтиҗәсендә компаниянең клиентлар базасы 1,7 млн  га артты.

2019 елда “Татэнергосбыт” хисаплау үзәге 40,7 млрд сум җыелган.шуларның 60%ы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр.

Алга таба Роберт Хәбибуллин электр энергиясе белән тәэмин итү буенча хезмәтләрне бердәм түләү документына кертү проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. “Пилот проект” гыйнварда Саба районында башланды. Февральдә берләштерелгән квитанцияләрне Алабуга һәм Менделеев районнарында яшәүчеләр алачак, ә марттан башлап, республиканың барлык халкы алачак.

Утырышы тәмамланганда Директорлар советы керемнәр һәм чыгымнар бюджетын һәм 2020 елга капиталь кертемнәр программаларын раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International