ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Питрәч районы Көек авылында «Яшьлек» мкр. 1 нче һәм 4 нче торак йортларга яңа фатир ачкычларын тантаналы шартларда тапшырдылар. Тагын 54 гаилә «алданган өлешчеләр» булудан туктады һәм үз фатирларының бәхетле хуҗалары булды. Ике атна элек, 4 декабрьдә, тагын 27 фатирлы ике йортка күчүчеләргә күптән көтелгән ачкычлар тапшырылды. Барлык дүрт йорт та күпфатирлы йортларны төзү өчен акчалары җәлеп ителгән һәм ТР буенча хокуклары бозылган гражданнар реестрына кертелгән проблемаларны хәл итү буенча чараларны тормышка ашыру буенча План-графикка («Юл картасы») кертелгән иде. Татарстан Республикасы тарафыннан гражданнар алдындагы йөкләмәләр үтәлгән. Тантаналы чарада министр урынбасары Гимаев И.С., «БРИЗ» СК ҖЧҖ директоры Беляков А. Е., Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин А.В., Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы намуссыз төзүчеләр гамәленнән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Новиков И.А. «БРИЗ» СК ҖЧҖ коллективына югары һөнәри осталык һәм Питрәч районында проблемалы өлешле объектлар төзелешенә өлеш керткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе «Салават күпере» микрорайонындагы №3-2, №4-7 йортларына ярашлылык турында бәяләмә бирде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты. Эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия Федерациясендә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме утырышын уздырды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы быел февраль аенда Иннополиста узган иде. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләр биргән иде (утырыш халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнары эшенә багышланган иде).

Кайбер мәсьәләләр шушы йөкләмәләр кысаларында эш төркеменең соңгы ике утырышында (22 апрель һәм 30 май) каралды. Шул исәптән төзелеш тармагында бәяләр барлыкка килү; гражданнарның шәһәр тирәлеген үстерүдә катнашулары; төзелеш-монтаж һәм проект-эзләнү эшләрен башкаруга бердәй контрактлар эчтәлеге. Моннан тыш, 2019 елның 1 июленнән, эскроу-счетлар кулланып, проект финанславы системасына күчүгә аерым игътибар бирелде.

Бүген утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин февральдә биргән йөкләмәләрне үтәү мәсьәләсе тулаем каралды.

Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Россия Федерациясе Дәүләт Советы секретаре, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре катнашты.  

Искәртәбез, төп максат – кимендә елына 5 млн. гаиләнең тормыш шартларын яхшырту һәм 2024 елга торак күләмнәрен ел саен 120 млн. кв. метрга арттыру.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә региональ операторларның ККК белән эш итү буенча беренче ел эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бөтенрәссәй киңәшмәсен «Чиста ил»оешмалар, операторлар һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге белгечләр ассоциациясенең башкарма директоры Руслан Гобәйдуллин үткәрде. Көнчыгыш зонасы буенча Татарстан төбәк операторын кулланучылар өчен түләү дисциплинасын тәэмин итү буенча тәҗрибә уртаклашырга чакырдылар. Доклад белән «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко чыгыш ясады. «Татарстанда, гомумән алганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча эш җайга салынган, - дип билгеләп үтте ул. - Бу 98,3% дигән сүз. Бездә 9 ай эчендә халыктан ККК белән эш итү буенча хезмәтләр өчен җыелу 92,2% тәшкил итте». «Гринта» ҖЧҖ Татарстанның 23 муниципаль берәмлегенә, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренә хезмәт күрсәтә, бу-1 млн.923 мең кешегә, елына 743 мең тонна калдык. Киңәшмә кысаларында шулай ук тармакны норматив-хокукый җайга салу һәм региональ операторлар эшчәнлеге өчен хокукый кыр булдыру, 2024 елга калдыклар белән эш итү буенча максатчан күрсәткечләр, Мәскәү, Липецк, Киров, Иваново, Брянск өлкәләре тәҗрибәсе каралды.

Бүген Апас районы халкы түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алды.

Мәгълүмат-консультация төркеме Апас һәм Биеш авылларына барды.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә төркем эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты Альбина Шилькрот катнашты.

Консультация барышында Төзелеш министрлыгы вәкиле тарафыннан очрашуда күтәрелгән барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хезмәткәрләр һәм ветераннар. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе» МКУ!

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең иҗади хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан башкаласының яңа заманча йөзе формалаша, кешеләр тормышы яхшыра. Сезнең тырышлыгыгыз, иҗади якын килүегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз Казанны үзгәртүен күрү бик күңелле. Бу бәяләрнең барысы да Идарәнең 80 ел буе дөрес юлда булуын белдерә. Әлбәттә, оешманың казанышлары-һәрвакыт югары квалификацияле, сайлаган эшкә тугрылык күрсәткән, иң яхшы хезмәт традицияләрен саклап калырга һәм арттырырга омтылган һәр белгеч казанышы. Сезнең бәйрәм көнендә сезнең күңелегезнең һәм талантыгызның бер кисәкчеге булган иҗади эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм яңа һөнәри казанышлар телим! Учреждениегә-чәчәк ату һәм тотрыклылык!


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

Торакны гамәлгә кертү күләмнәрен арттыру – барлык илкүләм проектлардан иң катлаулысы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 407 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн. 64 мең сумлык 349 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 180 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.  

13 декабрьгә республикада 2 млн. 189 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. База күрсәткечләре 27 муниципаль берәмлектә ирешелгән, ә 6 муниципалитетта – цифрлар республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. «Киләчәк чорларда программаларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле мөмкинлекләрне табарга кирәк. 2024 ел азагына кадәр республикада 19 млн. квадрат метр торак төзергә кирәк. Бүген төзелеш тармагы өстәмә 50 млрд сум көтә, бу акчалар инженер челтәрләрен һәм коммуникацияләрне әзерләүгә китәчәк», - диде министр. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 13 декабрьгә мәйданы 200 мең кв. метр булган 3 мең 574 фатирлык 98 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган. 67 төзелүче объекттан 46 йорт әзер диярлек, 21 уртача әзерлектә.

«Торак тапшыру буенча ил җитәкчелеге тарафыннан җитди бурычлар куелды. Безгә мондый эшне ышанып тапшырулары – үзе бер мәртәбә. Федераль коллегалар белән инфраструктурага ярдәм мәсьәләләрен карап, эшне үзгәртеп корырга кирәк. Безнең төп резерв – комплекслы төзелеш алып бару», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. 13 декабрьгә 145 торак урыны буенча ятим балалар белән наем шартнамәләре төзелгән, 60 торак урыны буенча документлар республика хокукына теркәүгә тапшырылган, 5 торак урыны буенча сатып алу гамәлләре башкарыла һәм 99 торак урыны төзелеш эшләре тәмамланып килүче объектларда урнашкан.   

Бүгенгә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә торак белән тәэмин итү исемлегендә. 54 яшь гаиләгә  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 6 муниципаль берәмлеккә субсидияләр җибәргән. Моннан тыш, 19 чернобыльчегә һәм 15 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 13 декабрьгә  бирелгән 51сертификаттан 41 документ реализацияләнгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда барлык төзелүче 19 объект та әзер диярлек.  

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада 1 млн. 42 мең кв. метрлы 8 мең 22 йорт эксплуатациягә кертелгән.

2019 елда Газлаштыру фонды 4 программасын тәмамлаган. «Су җибәрү системаларын модернизацияләү» программасы буенча эшләр дәвам итә. Гомуми үтәлеш 86%.

Җәмәгать киңлекләре программасы буенча үтәлеш 92%.  

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, бүгенгә 6 мең 772 ишегалдына комплекслы ремонт таләп ителә.

Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар иткәнчә, республикада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләрне үтәү сыйфатын җентекләп тикшереп торырга кирәк. «Бу бик җитди, зур эш. Безнең элек беркайчан да мондый бурычлар куйганыбыз юк иде. Барысын да сыйфатлы, намус белән башкарырга кирәк. Әгәр без бу проектны гамәлгә ашырып чыга алабыз икән, бу республикабыз өчен зур казаныш булачак. Барлык детальләрне дә җентекләп каравыгызны үтенәм. Кешеләрне әзерләргә, белгечләр сайлап алырга кирәк. Эшләр сыйфатсыз башкарылса – яңадан сүтеп корасы була», – диде Татарстан Президенты. 


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Питрәч районының Көек авылында тагын ике проблемалы йорт – 1 нче һәм 4 нче номерлы - файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алды. 18 декабрьдә тантаналы рәвештә яңа йортка күчү планлаштырыла.

Салават күпере» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы төзелде. Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шулай ук бина капиталь төзелеш объектларын энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм энергетика ресурсларын кулланучы исәпләү приборлары белән җиһазландыру таләпләренә дә туры килә. Балалар бакчасы Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексының 11 нче кварталында урнашкан. 2 катлы бинаның гомуми мәйданы - 4686,6 кв.м.  Балалар бакчасында яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен кече, урта һәм өлкән төркемнәр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр һәм медицина блогы бар. Янгын бүлекчәләрен һәм халыкның аз хәрәкәтле төркемнәрен йөртү өчен лифт бар.

Тирә-яктагы территориядә уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары төзелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль әһәмияткә ия объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 12 ноябрендә «Салават күпере» торак комплексында урнашкан Нурихан Фәттах урамындагы 7 һәм 8 микрорайоннарда 260 урынлы ике балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләма алды.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Архитектура эше белән идарә итү;

2. Шәһәр төзелеше белән вәкаләтләре кысаларында идарә итү;

3.Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалары (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, муниципаль милектә булган ГТС куркынычсызлык мәсьәләләреннән башка;

4. Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;

5. Төзелеш белән идарә итү;

6. Гражданнарның торакка хокукларын һәм кулланучыларны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән идарә итү;

7. Торак, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү базарларын формалашуы өчен шартлар тудыру;

8. Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү;

9. Капиталь төзелеш объектларын төзелешен, үзгәртеп корылышын, капиталь ремонтын күзәтү;

10. Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күрсәткәндә гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүбуенча контроль;

11. Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.

12. Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны үтәү өлкәсендә Россия Федерациясе тикшерү органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

13. Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт буенча сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән смета нормативлары эшләүне һәм раслауны законнар нигезендә тәэмин итә.

Кабул итүгә алдан язылу телефон буенча башкарыла.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 231-14-10.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International