Казанның «Салават Күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектларның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шулай ук биналар капиталь төзелеш объектларын энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм энергетика ресурслары кулланыла торган исәпләү приборлары белән җиһазландыру таләпләренә туры килә.
Ике балалар бакчасы Казанның Киров районы Нурихан Фәттах урамындагы 7 һәм 8 микрорайоннарда урнашкан.
Балалар бакчаларында кече, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр һәм медицина блогы бар. Янгын сүндерүчеләр һәм халыкның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен лифт бар.
Бина янындагы территориядә уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары төзелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге социаль әһәмияткә ия объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.
Бүген, 2019 елның 14 ноябрендә Чистай муниципаль районында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков бүген эш визиты белән Чистай муниципаль районында булдылар. Татарстан ведомстволары башлыклары «Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационарында капиталь ремонт барышы белән таныштылар һәм дәвалау учреждениесенең яңартуын тәмамлау буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашуда Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов катнаштылар.
Киңәшмә барышында экспертлар ремонтны тәмамлау юлында булган проблемалар турында фикер алыштылар. Киңәшмә башланыр алдыннан министрлар стационарның һәр катын карадылар, палаталарның һәм реанимация бүлегенең торышын бәяләделәр.
Барлыгы 2019 елда үзәк сырхауханәне, 2нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсен, өч гомуми практика табибларының филиалын, хатын-кызлар консультациясен, бактериология лабораториясен ремонтлау төгәлләнде. Модульле технологияләр буенча төзелгән 37 пунктыннан районның авыл бистәләрендә ун хәзерге заман фельдшер-акушерлык пункты һәм бер табиб амбулаториясе эшли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында Татарстан Төзелеш министрлыгында архив эшен оештыру һәм аны алып бару мәсьәләләре буенча методик семинар узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев мөрәҗәгать итте. Үзенең сәламләвендә ул документлар белән эшләүнең мөһимлеге, документлар белән эш торышыннан кабул ителә торган карарларның оперативлыгы һәм сыйфаты, һәм тулаем алганда, ведомство эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ, «Татарстан Республикасы ДЖИ РТ» ДБУ, «Татарстан Республикасы УГЭЦ» ДАУ, «Татарстан Республикасы ГИСУ» ДКУ, «Татлизинг» Татарстан Республикасы ДУП, «ИГ РТ» ААҖ, «Татнефтепроводстрой» ААҖ хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанның дәүләт архивы вәкилләре катнашучыларга архивны формалаштыру тәртибе һәм аның бурычлары турында сөйләделәр. Семинар кысаларында катнашучылар архив эше өлкәсендә законнар белән җайга салу мәсьәләләрен, документларны рәсмиләштерү һәм формалаштыру кагыйдәләрен, документларны әзерләү һәм эшләрне архивка даими саклауга тапшыру мәсьәләләрен карадылар. Дәүләт архивы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Архив фонды - Россиядә иң эре фондларның берсе. Сакланучы документлар 17 гасырдан хәзерге вакытка кадәр даталана, аерым документлар 9 нчы гасыр белән билгеләнгән.
Бүгенге көндә дәүләт архивында архив документларын цифрлаштыру буенча интенсив эш алып барыла. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм ТР ЕАИС архив системасы (Бердәм архив мәгълүмат системасы) нигезендә булдырылган электрон гаризалар бирү башланды. Архив эшенә аудиовизуаль контентны индексацияләү, архив документларын эзләү һәм затларны, объектларны тану өчен автоматлаштырылган интеллектуаль технологияләр кертелгән.
Бүген Питрәч районының Көек авылында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев «Яшьлек» микрорайонында торак йортлар һәм инженер челтәрләре төзелешен тәмамлау мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы намуссыз төзүчеләр эшчәнлегеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү республика фонды, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, субподрядчы оешмалар һәм «Яшьлек»микрорайоны өлешчеләре катнашты.
"Яшьлек» микрорайонында төзелеп бетмәгән объектлар План-графикка кертелгән («Юл картасы»). «Юл картасы» нигезендә торак йортларда гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру срогы – 2019 елның IV кварталы. Торак йортлар төзелешен тәмамлау белән «Бриз «СК»ҖЧҖ шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта объектта 65 кеше һәм 8 берәмлек техника эшли. Инженерлык челтәрләре төзелеше һәм территорияне төзекләндерү республика бюджеты хисабына башкарыла.
№ 2, № 3 нче торак йортларны файдалануга тапшыруның планлаштырылган сроклары - 2019г елның 25 ноябрьдә , 1 нче һәм 4 нче торак йортларны файдалануга тапшыруның планлаштырылган сроклары - 2019г елның 15 декабре.
Ярышлар мәйданчыкларында 96 WorldSkills Russia компетенциясе һәм 66 WorldSkills Russia Juniors компетенциясе тәкъдим ителәчәк. Бүген министрлыкның җитәкче составы Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының профильле компетенцияләр буенча барлык мәйданчыкларында ачылуында катнашты. Казан төзелеш колледжында төзелеш блогы буенча ярышларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аппараты җитәкчесе Юрий Муценек ачты. Төзелеш министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, WorldSkills Russia чемпионаты эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә генә түгел, ә сыйфатын, үзебезнең һөнәри белем бирүнең конкурентлыгын арттыруга да ярдәм итә. «Әлеге дәрәҗәле ярышларда катнашу – үзең өчен яңа чикләр ачу, үз сәләтеңне ачу, тәҗрибә һәм яңа танышулар алу мөмкинлеге. Исегездә тотыгыз, нык хезмәт һәм ихтыяр көче белән генә искиткеч нәтиҗәләргә ирешергә һәм Татарстан, Рәссәй җыелма командасы составына керергә мөмкин. Сезгә лаеклы чыгыш ясавыгызны һәм һөнәри осталыгыгызны югары дәрәҗәдә күрсәтүегезне телим".
Бүген Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинт үткәрде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында 2018 елда Татарстан икенче урында иде, беренче урында - Мәскәү.
"Рейтинг нәтиҗәләре бездә гомумән вәзгыять яхшы булуын күрсәтә, әмма эшкуарлардан сораштыру күрсәткәнчә, кайбер күрсәткечләр буенча билгеләр канәгатьләнерлек түгел, һәм алар буенча эшне көчәйтергә кирәк", - диде ТР Премьер-министры.
Аның сүзләренчә, юридик затларның милеккә хокукларын теркәүнең һәм электр челтәрләренә кушуның уртача вакыты, контроль-надзор чараларының уртача саны, кирәк булган хезмәткәрләр ресурслары саны, кече бизнестан сатып алулар өлеше буенча күрсәткечләр яхшы түгел.
"Һәр рейтинг республика үсеше динамикасын күзәтергә ярдәм итә, без эшкуарлар канәгатьлеге дәрәҗәсе ким булуының сәбәпләрен ачыкларга һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре сыйфатын яхшырту чарасын билгеләргә тиеш. - диде Алексей Песошин. - Шулай ук башка төбәкләр тәҗрибәләрен, республикабызда иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру өчен, өйрәнергә кирәк".
ТР Премьер-министры сүзләренчә, дәүләт органнарының ачык булуы һәм эшкуарлар белән элемтәне җайлау - уңыш нигезе.
Административ киртәләрне киметү, бизнес өчен мохитне яхшырту инвестицион активлыкка тәэсир итә, диде Алексей Песошин.
Утырышта шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә белдергәнчә, бездә эре сәнәгать предприятиеләре күп, әмма кече эшкуарлык саны артырга тише түгел, дигән сүз түгел бу.
Рөстәм Миңнеханов түбәндәге саннарга игътибар итте: 2016 елда оештырылган кече предприятиеләрнең 35 % өч ел да эшләмичә ябылган. Вәзгыятьне тирәнрәк өйрәнергә кирәк, саннарны анализларга, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, башка субъектлар тәҗрибәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Кече һәм урта бизнес өчен административ киртәләрне киметү өлкәсендә җитди эш алып барырга кирәк, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, сәнәгать парклары - җитди инвестицияләр ул, әлеге мәйданчыкларда эшкуарлар эшләргә тиеш, алар эшкуарларны җәлеп итәргә тиеш.
Шулай ук ТР Президенты хакимиятнең гражданнарга керемнәрен легальләштерүдә ярдәм итергә тиешлеген ассызыклады. Хакимият кече бизнес белән эшләргә, ярдәм итәргә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.
Энергияне сак тоту өлкәсендәге хезмәттәшлек очрашуның төп темасы булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев бүген TTAF Elektronik San Ve ТС. A. S. Төркия компаниясе вәкилләрен кабул итте - Евразия илләрендә үсеш буенча директор Каан Ялчынны һәм Генераль секретариат җитәкчесе урынбасары - Евразия халыклары ассамблеясенең проект эшчәнлеге Департаменты җитәкчесе Татьяна Федорованы.Очрашу барышында Төркия ягы якын арада «Иннополис» махсус икътисадый зонасында светодиод яктырткычлар җитештерүне башлап җибәрергә планлаштырулары турында хәбәр итте, шулай ук Татарстан белән уртак хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләде.Илшат Гыймаев кунакларга гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары, шулай ук республикада инвесторларга ярдәм итү чараларының гамәлдәге системасы турында сөйләде. Очрашу ахырында яклар эшне дәвам итү турында килештеләр һәм конкрет юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар
Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлап Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты татар халкы дәүләтчелеге, Татарстан Республикасы тарихы белән бәйле уникаль архив документлары күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев карады. Очрашу барышында министр урынбасарына архив эшенең үзенчәлекләре, документлар эзләү буенча яңа система һәм БАМС (бердәм архив мәгълүмат системасы) эшенең принциплары, документларны саклау үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Экскурсия вакытында Владимир Кудряшев уникаль документлар - 1937 елгы Конституция, М.Җәлилнең хаты, ТР гимны партитурасы белән танышты. Шулай ук архив 1920 елгы хрониканы (ТАССР оештыру съезды) тәкъдим итә. Владимир Николаевичка объектлар төзелешенең архив фотографиясен бүләк иттеләр.
«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» КБП күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенең сыйфатын арттыру, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең яшәү шартларыннан канәгать булу һәм уңайлылыгын арттыру өчен 2019 елның 15 октябреннән «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларында идарәче оешмалар рейтингы» республика конкурсының пилот проектын эшләтеп җибәрде.
Республика конкурсының пилот проектында катнашу өчен гаризалар агымдагы айның 15 нче числосыннан алып киләсе айның 15 нче числосына кадәр ай саен кабул ителә. Алынган материалны эшкәртү һәм сынау проектына йомгак ясау гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң 30 көн эчендә үткәреләчәк. Нәтиҗәләр ясау беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзалана. Конкурсның Нигезләмәсе һәм «Татарстан Республикасы күпфатирлы йортларындагы идарә оешмалары рейтингы» буенча башка документлар белән сылтама буенча танышырга мөмкин http://obcontrolrt.ru/index.php/rejting-uk.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар әзерли һәм «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар озата йөрде.
Килүгә үк Татарстан Республикасы Президентына «Зеленодольск» сәнәгать паркы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Бүгенгә барлык 13 җир кишәрлеген дә резидентлар били. Ике объект эксплуатациягә тапшырылган инде – «Промэнерго» һәм X5 Retail Group бүлү үзәге.
«Промэнерго» мәйданчыгын карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2020 елның 1 июленнән челтәр оешмалары барлык кулланучыларны да электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар белән тәэмин итәргә тиеш, ә 2022 елның гыйнварыннан – челтәр оешмалары һәм гарантияләүче товар китереп торучылар арасында электр энергиясен китереп торуда үзара исәп-хисаплар өчен кирәкле мәгълүмат алмашуны оештырырга.
2019 елда Татарстан территориясендә исәпкә алуның интеллектуаль системасын гамәлгә кертү буенча масштаблы эшләр башкарыла. Республиканың 29 районында энергия сервисы контрактлары кысаларында 122 мең акыллы счетчик куела һәм торак йортларга электр энергиясе китерү җайланмалары алмаштырыла.
Яңа интеллектуаль исәпкә алу приборлары кулланучыларга түләүсез куела.
Предприятиедә йөргәндә Рөстәм Миңнеханов чыгарылучы продукция үрнәкләре белән танышты, исәпкә алу прибороларын тикшерү лабораториясен карап чыкты һәм хезмәткәрләр белән сөйләшеп торды.