Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 760 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 6 млн. 926 мең сумлык 181 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 663 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Парламентарийлар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә алга китеш күрсәткечләрен китерде, моңа республика хакимиятенең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре җайга салынган эш нәтиҗәсендә ирешелде. Шулай ук кабул ителгән законнарның гамәлгә ашырылуын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Президент ассызыклаганча, соңгы биш елда социаль ипотека программасы буенча 2 млн.кв. метр торак төзелгән, 24,5 млрд. сумга 4,5 мең күпфатирлы йорт, амбулатор-поликлиника учреждениеләренең 207 бинасы 7,8 млрд. сумга, 711 мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы 13 млрд. сумнан артык ремонтланган. Ул искәрткәнчә, республикада, бөтен ил буенча кебек үк, Рәссәй Президентының май указларының логик дәвамы булган милли проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш көтелә. "2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш сыйфаты күтәрелә. Быел без 40 млрд. сумнан артык күләмдә 40 республика программасы кысаларында эшне дәвам итәчәкбез».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында чыгыш ясап һәм бишенче чакырылыш парламентарийлар эшенә йомгак ясап, барысына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, хакимиятнең барлык тармакларының уртак эше республиканы социаль-икътисадый үстерүне тәэмин итте; халыкның тормыш сыйфатын арттыру бурычларын бер-бер артлы хәл итәргә ярдәм итте.
Бу еллар эчендә, катлаулы шартларга карамастан, икътисадый үсеш тәэмин ителде, диде Рөстәм Миңнеханов. Үткән ел йомгаклары буенча ҖТП күләме 2,4 трлн сумга артты. 2014 ел белән чагыштырганда сәнәгать җитештерүе – 9,1%ка; авыл хуҗалыгы – 12,3%ка артты.
Татарстан ил төбәкләренең инвестицион климаты торышының илкүләм рейтингында тотрыклы рәвештә алдынгы урынны били. Республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә 2015 елдан бирле 2,5 трлн сум инвестиция җәлеп ителгән.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, кабул ителгән Стратегия-2030 төбәктә 4 ел буена гамәлгә ашырыла.
Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә: 2019-2021 елларда бу максатларга 52 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк.
Илкүләм проектлар 2012 елгы «май указларының» мантыйкый дәвамы булды. Нәтиҗәдә 2012 елдан башлап табибларның хезмәт хакы 2 мәртәбәдән күбрәккә артты, 1,7 мәртәбә – укытучыларның; балалар бакчаларында 47 меңләп урын, инвалидлар өчен 4 меңләп махсус эш урыннары булдырылды.
Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш сыйфаты яхшыра, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, быел 40 инвестицион программа кысаларында күләме 40 млрд сумнан арткан эш дәвам итәчәк.
Аерым алганда, үткән ел төбәктә социаль ипотека программасы буенча 34,5 меңнән артык фатир төзелгән. Моннан тыш, 4,5 меңнән артык күп фатирлы йорт, 207 амбулатор-поликлиника учреждениесе, 711 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган, 328 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, 3500 км төбәк юллары һәм 66 күпер, гомуми мәйданы 3,5 млн кв. м булган 1700 ишегалды территориясе төзелгән һәм ремонтланган.
«Бүген Татарстан – Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе, анда яшәве дә, эшләве дә уңайлы. Республика бөтендөнья һәм бөтенроссия чемпионатларын һәм форумнарын уздыру урынына әверелде. Бу – хакимиятнең барлык тармакларының уртак эшенең төп нәтиҗәсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
5 ел эчендә парламентарийлар 500дән артык закон кабул иткән. Иң беренче нәүбәттә, бу – икътисадый блок законнары, алар республика үсешенә зур өлеш кертәләр.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тулаем үткән елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше бик нәтиҗәле булды.
Татарстан Президенты шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының федераль законнарны камилләштерү буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 8 сентябрьдә яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Ул, парламентка күп милләтле Татарстан халкының лаеклы вәкилләре килер, дип ышаныч белдерде.
«Ышанам, парламентның яңа составы тырыш хезмәттәшлек һәм нәтиҗәле законнар чыгару эшчәнлеге традицияләрен дәвам итәр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
6 нчы чакырылыш депутатлары ике күренекле вакыйга – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан эшли башлаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ел саен Нью-Йоркта Radical Innovation Award халыкара архитектура премиясе кысаларында кунакханә индустриясе өлкәсендә иң яхшы инновацион архитектура чишелешләрен сайлыйлар. Конкурста профессионаллар һәм студентлар проектлары аерым карала, 1500$ бүләк белән бер призлы урын һәм студентлар номинациясе өчен ике кызыксындыру бүләге каралган. Шулай итеп җиңүче-бердәнбер эш сайлап алына. Быел бу бүләк - безнеке. 2019 елда Илнар һәм Резеда Әхтәмовлар укытучылары студиясенең Руслан Маннапов (5 курс) һәм Айрат Зәйдуллин (3 курс) студентлары Нью-Йорк түбәләрендә кунакханә проекты җиңүче булды. 2019 елгы һөнәри категория финалистлары (АКШтан 3 архитектура компаниясе) бу көздә Нью-Йоркта заманча архитектура музеенда узачак конкурсның финалында призлы урыннар өчен көрәшәчәк.
Институтның исемле стипендиясенә Конкурс КДАТУ 3-4 курс студентлары арасында игълан ителгән иде. Бүген 6 лауреат – инженерлар, конструкторлар, шәһәр төзүчеләр, архитекторлар билгеле булды. Моннан тыш, стипендия программасында 9 катнашучыларга «Татинвестгражданпроект» ДУПдә түләүле җитештерү практикасы узу тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, КДАТУ уку эшләре буенча проректоры Илфак Вилданов, шулай ук Экспертлар советы әгъзалары катнашты. Конкурс ике этапта узды. Беренче этапта конкурсантларга комплекслы бәя бирделәр: сәләтле портфолио гына түгел, профиль фәннәре буенча өлгереш тә, шулай ук университетның иҗтимагый тормышында катнашу да әһәмияткә ия булды.Конкурсның икенче этабы биремнәре институтның реаль проектлары нигезендә эшләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе конкурсның 6 лауреатын сайлап алды: түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин. Киләсе уку елы дәвамында әлеге студентлар ай саен «Татинвестгражданпроект» ДУП 10 мең сум күләмендә исемле стипендия алачак. Конкурсның барлык финалистларына «Татинвестгражданпроект» ДУПдә түләүле практика үтүгә чакыру һәм катнашу дипломнары тапшырылды.
Комитет эшчәнлеге республиканың икътисади үсешенең иң зур блокларыннан берсе булып тора. Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыровның «Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «2030 елга кадәр Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында докладларын карадылар.
Без конкурста катнашучыларның барысына да – үз эшләренә белем, осталык, сәләт һәм талант керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Һәм, әлбәттә инде, җиңүчеләрне котлыйбыз! Сайлап алу узмаган барлык номинантларга конкурсыбызга кызыксыну белдерүләре һәм тәкъдим ителгән эшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык катнашучыларга да һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез. Жюри карары буенча беренче яртыеллыкта «Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча мәгълүмати агентлыклар, басма басмаларда һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә «Реальное время» интернет – газетасы корреспонденты Фәтхуллина Гөләндәм Илһам кызы җиңүче булды. «Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча мәгълүмат агентлыклары, басма басмаларда һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә -«Казан шәһәре «МА баш мөхәррире KZN.RU» Усманова Таисия Олег кызы. «Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше һәм капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа Гасыр» ТРК АҖ» корреспонденты Городнова Анна Михаил кызы. «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Кашапова Рәзимә Фаттах кызы. «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Болгар» радиосы мәгълүмат хезмәте мөхәррире Шаһабиева Гөлнара Расил кызы. «Татарстан Республикасында телевидение һәм радио аша иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Мамадыш ТВ» иҗат коллективы.«Татарстан Республикасында телевидение һәм радио аша заманча торак төзү турында иң яхшы материал» номинациясендә «Чаллы-ТВ» ТК корреспонденты Камалова Елена Вячеслав кызы.
Хәзерге вакытта 15 ресурс үзәгенең 14ендә ремонт эшләре бара.
Республикада барлыгы 26 шундый объектны тәртипкә китерергә планлаштыралар. 2019 елда Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау һәм аларның матди базасын ныгыту өчен Татарстанда 100 млн сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге программа буенча 70% тан артык эш башкарылган инде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде. "Финанслау күләме якынча 100 млн. сумга тәшкил итә. 26 яшүсмерләр клубына ремонт ясау планлаштырылган. Бүгенге көндә үтәлеш шактый югары – 70% ка якын», - дип билгеләп үтте спикер. Идарә башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре 21 объектта алып барыла. Шул ук вакытта 26 яшүсмерләр клубы ремонтланды инде: Әлмәт «Импульсы», Түбән Каманың «Клевер», «Энергия», «Азамат» һәм «Яшьтәш».
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау планнаштырыла. 2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде. “Татарстанда Социаль әһәмияткә ия торган объектларны ремонтлау буенча иң зур программа – мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы”, – дип ассызыклады Галләмов. Министр урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада сигез белем бирү учреждениесе ремонтланган: өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы. Калган 142 объектта да ремонт эшләре бара. Сүз 26 гомуми белем бирү мәктәбе, тугыз махсус интернат-мәктәп һәм 107 балалар бакчасы турында бара, дип аңлатты спикер. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш.