Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 11 апрелендәге 198 номерлы карары белән ел саен конкурс нигезендә продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, аларның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук идарәнең югары нәтиҗәле методларын гамәлгә керткән өчен оешмаларга тапшырыла торган Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе гамәлгә куелды. Конкурста катнашу өчен гаризалар Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү советының техник секретариаты тарафыннан 2019 елның 31 мартына кадәр info@pcq.ru электрон адрес, тел.: (843) 292-04-95, 292-07-48 буенча кабул ителә.
Республика предприятиеләре һәм оешмалары конкурста катнашу өчен чакырыла.
2019 елның 1 июленнән төзүчеләр өлеш кертеп фатир алучылар акчаларын турыдан-туры җәлеп итү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкләр. Банклар эскроу-счетларга күчү буенча төзүчеләр белән эшне көчәйтергә тиеш. Бу хакта төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин Казан төзүчеләренең, банкларның һәм өлешләп төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) буенча вәкаләтле органнарның вәкилләре белән семинар-киңәшмәдә хәбәр итте. «Финанс-кредит оешмаларына эскроу-счетларга күчү буенча төзүчеләр белән эшне көчәйтергә кирәк. Банклар белгечләре төзелеш оешмаларының килүенә каршы көрәшергә, автоматизмга үзләренең эзлекле гамәлләрен җиткерергә тиеш», - дип ассызыклады Динар Сагдатуллин. Ул шулай ук министрлыкның өлешләп төзү базарында барлык профессиональ катнашучылар белән даими диалогта торуын билгеләп үтте. Төзүчеләр һәм банк җәмәгатьчелеге вәкилләре күрсәткән таләпләргә оператив рәвештә җавап бирергә, аларны үз эшләрендә исәпкә алырга әзер.
Рәссәй Төзелеш Министрлыгының 2019 ел 1 мартыннан № 141/пр номерлы боерыгы нигезендә проект документларын әзерләү буенча эшкә нормативлар эшләү методикасы расланды. Ул проект эшләре бәясе күрсәткечләрен исәпләүнең төп кагыйдәләрен һәм проектлаштыру авырлыгына йогынты ясый торган төрле факторларны исәпкә алучы коэффициентларны, шулай ук нигезләү материаллары составына таләпләрне билгели. Методиканы раслау һәм куллану Рәссәйнең Төзелеш Министрлыгына төзелештә эшли торган проект эшләренә база бәяләрен, 1995 һәм 2001 еллар бәяләренең базис дәрәҗәсен исәпкә алучы, яңадан карау буенча глобаль эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк. Гамәлдәге база бәяләрен яңадан карауны тиешле смета нормативларын эшләү юлы белән гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасында 2019 елның 7 мартына 522,1 тысяч кв. м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 21,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, "Акыллы шәһәр" проекты җитәкчесе Андрей Чибис «Акыллы шәһәр» стандартын раслады. Бу стандарт 2024 елга кадәр «Акыллы шәһәр» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруның ведомство проектында катнашучы барлык шәһәрләргә дә башкарырга туры киләчәк база һәм өстәмә чаралар җыелмасын үз эченә кертә. Стандарт сигез юнәлеш буенча чараларны үз эченә ала: шәһәр идарәсе, «акыллы» ТКХ, шәһәр тирәлеге өчен инновацияләр, «акыллы» шәһәр транспорты, иҗтимагый һәм экологик куркынычсызлык интеллектуаль системалары, элемтә челтәрләре инфраструктурасы, туризм һәм сервис. Әйтик, беренче адым-шәһәр халкын шәһәр процесслары белән идарә итүгә җәлеп итү буенча цифрлы платформалар һәм сервислар кертү, алар илнең һәр төбәгендә 2020 елда эшләргә тиеш. Исегезгә төшерәбез, «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыруда Рәссәй Федерациясенең барлык субъектлары һәм халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр, шулай ук барлык административ үзәкләр катнаша.
2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республикада WorldSkills халыкара стандартлары нигезендә ТКХ Фонды тарафыннан эшләнгән «Күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм аңа хезмәт күрсәтү» дигән яңа презентация компетенциясе буенча ярышлар үткәрү сораулары буенча очрашу булды. Чара министр урынбасары Айрат Гатиятов җитәкчелегендә узды. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бүген күп фатирлы йортларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләсе актуаль. "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә югары квалификацияле белгечләрнең килүе бик мөһим. Яңа компетенцияне гамәлгә кертү ТКХ проблемаларын һәм механизмнарын киң белгән профессионаллар үстерергә ярдәм итәр дип ышанам», - диде Айрат Гатиятов.
«Компетенция ярышларда катнашучыларга үзләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күрсәтергә, норматив-хокукый документацияне куллануга, контроль-үлчәү приборларыннан файдалануга, куркынычсызлык техникасы, хезмәтне саклау, янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук энергияне сак тотуны арттыруга бәйле биремнәрне индивидуаль үтәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Ольга Гришина. Әлеге компетенция кысаларында ТКХ Фонды тагын бер блокны кертергә планлаштыра: күпфатирлы йортларны эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча «ЖЭКА-профи» уникаль виртуаль тренажерында эш. Тренажер тормыш циклының төрле стадияләрендә шартлы рәвештә алынган күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүне оештырырга, төрле дәрәҗәдәге кыенлыкларны исәпкә алып, ТКХ өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә. Әлеге тренажер WorldSkills ярышларында катнашучылар гына түгел, киләчәктә мәктәп укучылары, студентлар профориентациясе өчен дә кулланылырга мөмкин.
«Авыл урамнары һәм юллары. Шәһәр төзелешен проектлау кагыйдәләре» 396.1325800.2018 кагыйдәләр җыентыгы үз көченә керде. Документ торак пунктларның урамнарын һәм юлларын планлаштыру һәм проектлау стадияләрендә куллану өчен билгеләнгән. Кагыйдәләр җыелмасында торак пунктларның урам-юл челтәрен проектлауга, парковкаларны, велокоммуникацияләрне, тротуарларны, җәяүлеләр кичү юлларын һәм күперләрне проектлау буенча гомуми таләпләр, шулай ук урам-юл челтәре объектларының экологик куркынычсызлыгына таләпләр бар. Документ «Төзелеш» 465 ТК Стандартлаштыру буенча техник комитет экспертизасын узды.
28 февраль көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Районның атказанган хезмәткәрләре арасында авыл хуҗалыгы объектларын төзүдә катнашкан төзүчеләр дә билгеләп үтелде. Район буенча төзелеш секторында барлык программалар да вакытында төгәлләнгән. Балтач районы 15 республика программасында катнашты. Тормышка ашырылган объектлар арасында: торак йортлар, Яңгул авылында күп функцияле үзәк (авыл клубы), Борнак авыл җирлегендә күпфункцияле үзәк (МББУ «Борнак башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы»), 4 спорт мәйданчыгы, «Сабантуй» паркында чаңгы базасы, социаль объектларны, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау һ. б. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов төзелеш тармагында нәтиҗәле эшне билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин исеменнән Балтач районындагы объектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен тапшырды һәм Төзелеш Министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәрли: 28.02.2019 министрлык рәсми сайтының «торак-коммуналь хуҗалык/калдыклар белән эш итү» бүлегендә калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схемалар проекты буенча иҗтимагый фикер алышу кысаларында кергән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре урнаштырылган.