ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья архитектура фестивале - архитектурада иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе, быел ул Амстердамда узды. Фестивальдә бөтен дөньяның иң күренекле архитекторлары катнаша, шул исәптән студентлар өчен иң мөһим International VELUX Award архитектура конкурсында җиңүчеләрне билгеләү өчен дә! Проектлар каралганнан соң, жюри 633 конкурс эшләреннән 9 төбәк җиңүче арасыннан сайлап алды. Көнчыгыш Европа һәм Якын көнчыгыш төбәгендә ике номинациядә дә Россиядән катнашучылар җиңү яулады! Моннан тыш, ике катнашучы да Казан дәүләт архитектура - төзелеш университеты (КДАТУ) студентлары: Анастасия Маслова проект номинациясе буенча Конкурсның төбәк этабын отты, Анна Борисова һәм Камилла Әхмәтова - тикшеренү эшләрендә. Проект номинациясендә КДАТУ студенты Анастасия Маслова, TIArch укытучылары Илнар һәм Резеда Әхтәмовалар абсолют Глобаль җиңүче булды. Ул 5000 евро күләмендә бүләкләнде.

Куркынычлы калдыкларны күмүдән экологик зыянны киметү һәм экологик куркынычсыз утильләштерүне популярлаштыру максатларында Россиядә автомобиль шиннарының легаль булмаган чүплекләрен бетерү проекты эшли башлады. Утильгә озатылырга тиешле хуҗасыз шиннарның стихияле күчләре, чыгарылып кына калмыйча, махсус предприятиеләрдә резин валчыкларына эшкәртеләчәк, түбә ябу материаллары яки битум пластигы составына эләгәчәк, су сиптерүнең тамчы тамызу системасына яки эшләнмәләрнең бүтән төрләренә әвереләчәк.  Шин чүплеге бетерелсен өчен, 2018 елның 20 декабренә кадәр shina@eko-fond.ru  электрон почта адресына чүплекнең төгәл адресын (килү схемасы яки координаталары белән), чүплекнең фотосын (күләмен раслау өчен берничә ракурстан, ул тиешле транспортны әзерләү өчен кирәк) җибәрергә, шулай ук элемтә өчен белешмәләр күрсәтергә кирәк. Шин чүплекләре турында һәркем хәбәр итә ала: төбәк һәм муниципаль хакимиятләр, экологик күзәтчелек органнары, иҗтимагый экологик оешмалар, волонтерлык берләшмәләре, битараф булмаган гражданнар. Иң актив эковолонтерлар бүләк алачак. Проект турында тулырак мәгълүматлар белән nokiantyres.ru һәм eko-fond.ru сайтларында яки 8-800-700-35-06 (Мәскәү вакыты белән: 9.00-18.00) кайнар линия телефоны буенча танышырга була.

"Халык тану-2018" Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы буенча тавыш бирү ачылды һәм хәзер җиңүченең кем булачагын сез генә сайлыйсыз! Онлайн тавыш бирү 2018 елның 3 декабрь көненнән башлап 23 декабрь көненә кадәр дәвам ителәчәк һәм анда теләсә кайсы кулланучы, теркәлмичә, катнаша алачак. Укыгыз, карагыз һәм охшаган эшләр өчен тавыш бирегез, сезнең һәр тавыш саналган булачак һәм җиңүчене билгеләүгә йогынты ясый алачак. Һәр номинациядә бер генә җинүче булачак. Конкурс ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту сыйфатын күтәрү һәм Конкурста катнашучылар арасында халык лидерлар һәр номинация билгеләү максатыннан үткәрелә.

Конкурс эшләре (IV квартал).

"Халык тану-2018" интернет-тавыш бирү.

2018 ел 12 декабрь көне12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Рәсәй Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә,Рәсәй Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумрәсәйгражданнар кабул итү көне үтәчәк.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Архитектура эше белән идарә итү;

2. Шәһәр төзелеше белән вәкаләтләре кысаларында идарә итү;

3.Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалары (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, муниципаль милектә булган ГТС куркынычсызлык мәсьәләләреннән башка;

4. Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;

5. Төзелеш белән идарә итү;

6. Гражданнарның торакка хокукларын һәм кулланучыларны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән идарә итү;

7. Торак, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү базарларын формалашуы өчен шартлар тудыру;

8. Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү;

9. Капиталь төзелеш объектларын төзелешен, үзгәртеп корылышын, капиталь ремонтын күзәтү;

10. Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күрсәткәндә гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүбуенча контроль;

11. Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.

12. Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны үтәү өлкәсендә Россия Федерациясе тикшерү органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

13. Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт буенча сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән смета нормативлары эшләүне һәм раслауны законнар нигезендә тәэмин итә.

Кабул итүгә алдан язылу телефон буенча башкарыла.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 231-14-10. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Лаеш районында эш визиты белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов булды. Ул Егорьево авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары - Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде. Балык үрчетү комплексы территориясендә буа балыгы үрчетү һәм спорт балык тоту өчен рекреацион зона булдыру өчен гомуми мәйданы 3 га булган буалар челтәре төзелгән.  Балык үрчетү комплексының икенче, өченче һәм дүртенче чиратын төзелеше өчен проектка инвестицияләрнең гомуми 625 млн. сум күләмендә бүлеп бирү  планлаштырылган. Монда 5 млн. чөгә балыгы, 1 млн. форель балыгы утырту материалы сыйфатында һәм елына 50 тонна мәрсин балыгы үстереләчәк.

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшәм ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтш реджимында узды. Кидәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

29 ноябрь көненә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 5 млрд. 298 млн. 303 мең сумга башкарылган, бу 91,1 процент тәшкил итә. 

94 мәгариф объектларының сигезендә капиталь ремонт бара, 86 объектта эшләр тәмамланган. 114 амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 49 объектында эшләр төгәлләнгән, 61ендә эш алып барыла, 4 объектны программадан чыгару планлаштырыла, диде министр.

Татарстан Президенты амбулатория-поликлиника учреждениеләренең барлык объектларында да капиталь ремонт сыйфатын контрольдә тотарга йөкләде.

Ведомство башлыгы республикада сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләр төзелеше программасы тулысынча тәмамланган дип әйтте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балалар җәйге савыктыру лагерьларын ремонтлау программасын формалаштыру процессын тизләтергә йөкләде. "Хәзердән үк җәйге савыктыру лагерьлары әзерлеге турында уйларга кирәк. Юкса, без аларны сезонда ачарга өлгермибез”, - диде ТР Президенты.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, ТКХ программаларын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Айрат Галләмов белән бергә Италиядән килгән компанияләре вәкилләре белән очрашу үткәрделәр.

Делегация составына «ПУЧЧИНИ ИНДУСТРИЯ» ҖЧҖ генераль директоры Гундо Пучинни, LUBROTEKNA (биналар өчен инновацион янгынга каршы продукция) вәкиле Алексей Кокин кергән.

Очрашу Форматы диалог формасында барды. Кунаклар төзелеш өлкәсендә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта кайбер мөһим казанышлар турында мәгълүмат ишетеп кенә калмыйча, сораулар да бирә, булган проблемаларны күтәрә алдылар. Шулай ук чара кысаларында 2017 елда гамәлгә ашырылган программалар турында фильм күрсәтелде. Очрашу барышында Италия ягы төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Соңыннан Италия компанияләре вәкилләре чарада катнашучыларның барысына да ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.

 

 

2018 ел 12 декабрь көне12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Рәсәй Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә,Рәсәй Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумрәсәйгражданнар кабул итү көне үтәчәк.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Архитектура эше белән идарә итү;

2. Шәһәр төзелеше белән вәкаләтләре кысаларында идарә итү;

3.Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалары (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, муниципаль милектә булган ГТС куркынычсызлык мәсьәләләреннән башка;

4. Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;

5. Төзелеш белән идарә итү;

6. Гражданнарның торакка хокукларын һәм кулланучыларны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән идарә итү;

7. Торак, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү базарларын формалашуы өчен шартлар тудыру;

8. Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү;

9. Капиталь төзелеш объектларын төзелешен, үзгәртеп корылышын, капиталь ремонтын күзәтү;

10. Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күрсәткәндә гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүбуенча контроль;

11. Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.

12. Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны үтәү өлкәсендә Россия Федерациясе тикшерү органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

13. Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт буенча сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән смета нормативлары эшләүне һәм раслауны законнар нигезендә тәэмин итә.

Кабул итүгә алдан язылу телефон буенча башкарыла.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 231-14-10. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында нефть-газ комплексы предприятиеләре, төзелеш һәм подрядчы оешмалар, сәнәгать проект институтлары җитәкчеләре өчен «Татарстан Республикасы өчен CUBIC Бөтендөнья карарлары» семинар-презентациясе үтте. Семинарны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И. С. Гыймаев ачты. Ул сәламләү сүзендә CUBIC компаниясенең Рәссәй Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы предприятиеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

Министр урынбасары Владимир Кудряшев республиканың "Талантларны ачу" ватандашлар форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашуның максаты-министрлык белгечләренең аларны камилләштерү буенча проектларын тикшерү һәм тәкъдим итү. Очрашу барышында балалар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Эльвира Солтанова "Яшел шәһәр - бергә!" проектын тәкъдим итте. Ул шәһәрләрне, әйләнә-тирә мохитне яхшырту һәм яшелләндерү идеяләрен үз эченә алган. Тимур Харрасов һәм Гөлия Чукмарова каты көнкүреш калдыкларын автоматлаштырылган сортларга аеру һәм эшкәртү буенча проектларны тәкъдим иттеләр. Алисә Фәрхуллина BIM технологияләрне, катнаш һәм виртуаль чынбарлыкны проектлауда кулланырга тәкъдим итә, бу проект стадиясендә эшләп бетермәү һәм хаталарны ачыкларга һәм төзелеш һәм файдалануга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.Форум нәтиҗәләре буенча киләчәктә Татарстанда гамәлгә ашырылырга мөмкин булган проектлар, идеяләр сайлап алына.

Исегезгә төшерик, 2018 елның 28 ноябре – 1 декабрендә Казан ш. Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче Яшь белгечләр форумы уздырыла. Форумда Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International