ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән, бу планның 44,7 % тәшкил итә, ягъни узганелга караганда 119 %. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Халык тану-2018» журналистика осталык конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланганчы дүрт көн калган. II кварталында 2018 елның 23 февраленнән 27 маена кадәр ММЧда бастырылган, яки эфирга чыккан, шулай ук уку йорты кәгазьләрендә (сайтларында) бастырылган язмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллар кабул ителә.

Казанда 25 май көнне "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында «Күршеләр көне» бәйрәме үтәчәк. Чарада Батыршин һәм Серов урамнары буйлап тирә-юньдәге йортларының 500дән артык халкы катнашачак. 8 июнь көнендә «Күршеләр көне» «Харовое Күле» экопаркы кунаклар өчен узачак. Мәйданчыкларда оештырылачак бәйрәм чаралары, балалар өчен конкурслар, музыка, аниматорлар, аквагримерлар. Әйтергә кирәк, Татарстанда елдан-ел акциядә катнашучы халык, идарә компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары саны арта гына бара.

2018 елның 24 май көнендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Стратегик инициативалар Агентлыгы яңа проектларны алга этәрү буенча генераль директоры  С. В. Чупшева белән бергә,  Петербург халыкара икътисадый форумында стратегик инициативалар сайтын (http://i.tatarstan2030.ru/) җибәрде . Сайтта һәр теләгән кеше Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә (алга таба - 2030 Стратегиясе) үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала . Шул ук вакытта теләсә нинди инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшы инициативалар 2030 Стратегиясенә керәчәкләр. Моннан тыш, шунда ук 2030 Стратегиясенең агымдагы редакциясе карарга, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән, шулай ук мәгълүматлар тасмасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән танышырга мөмкин.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елный 22 - 23 май көннәрендә Министрлык, Казан (идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә «Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә актуаль сораулар һәм проблемалар» программасы буенча төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен алып баручы Чистай, Мамадыш муниципаль районнары, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләре башкарма комитетлары җитәкчеләренең яңа билгеләнгән урынбасарлары өчен стажировка үткәрелде. Министрлык хезмәткәрләре стажерлар алдында төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык өлкәсенең төп мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.

Татарстанның 23 проект-гаризасы гавами яклауга тәкъдим ителгән – бу уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру иң яхшы проектлары Бөтенрәсәй конкурсының өченче этабы. Нәкъ менә шуның кадәр безнең республикадан бирелгән иде. Гаризалар арасында Алексеевск районы Биләр авылы, Лаеш, Алабуга, Бөгелмә, Баулы шәһәрләре һәм башкалар. Исегезгә төшерәбез, 17 гыйнварда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Форумы кысаларында Мәскәү өлкәсендә Коломнада2018 елда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр төзекләндерү проектлар конкурсы үткәрү турында карар кабул ителде, проектны гамәлгә ашыруга Рәсәй Хөкүмәте 5 млрд. сум бүлеп бирәчәк. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенрәсәй конкурсында җиңүчеләр үз проектларын 2019 елның ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш булачаклар.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2018 елның 18 май көнендә техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килә торган ярашу турында (№82/р) бәяләмә Казан шәһәре Годовиков урамы буенча урнашкан торак йортына биргән. Йортның инвесторы-төзүчесе «ИСК «Варикус» ҖЧҖ. Техник заказчы - «СтройСервисКомплект» ҖЧҖ, подрядчысы –«СМТ-Строй» ҖЧҖ


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә, быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген балалар сәламәтләндерү лагерьлары сәфәрендә журналистларга Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының капиталь ремонт программасын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов җиткерде. Республика программасы буенча быел Биектау районында урнашкан « Чайка» балалар лагеренә яңа бер катлы агач корпусы төзелешенә 9 миллион сум, һәм ашханә капиталь ремонтына8 миллион сум бүлеп бирелде. Эшне «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ башкарды. Җәй көне лагерь меңнән артык бала кабул итәргә планлаштыра. Яңа корпус 9 бүлмәдән тора һзм 40 кеше яшәвенә исәпләнгән. Беренче смена инде 13 июнь көне башлана. Бу хакта журналистларга лагерь директоры Светлана Дурандина сөйләде. «Бездә инде быел сменада 300 бала, барлыгы 4 смена булачак. Резервта тагын 200 гә якын егет-кыз, теләүчеләр бик күп. Смена 18 көн бара. Түгәрәкләр үзебез үткәрәбез, иҗат вожатыйларны гына алабыз »,— дип сөйләде Дурандина

Бүген атналык халыкны шәхси кабул итү кысаларында министры урынбасары Илшат Гимаев һәм ТК «МЧС», пос.«Куюки», «Достоевский, 57», «Четаев, стр. 4», ТК, «Замелекесье», «Чистай, стр. 6», «Царицынский бугор» торак компанияләренең өлешләп төзү катнашучылары белән күреште. Кабул итүдә килүчеләр төзелеш мәйданнарында агымдагы вәзгыять һәм күрелә торган чаралар турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алгыннар.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев «Тормыш өчен мохит: Торак турында барысы» форумында катнашты, ул 2018 ел 18-19 маенда Калининградта узды. Форумны оештыручылар-Рәсәйнең Төзелеш министрлыгы һәм ЙОРТ.РФ, Рәсәй Хөкүмәте һәм Калининград өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән. Форумның Программалы дирекциясе - "Стрелка" медиа, архитектура һәм дизайн институты. Форумның эшлекле программасы 880 катнашучылар җыйды, шулар арасында 51 РФ субъекты федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре, архитекторлар, девелоперлар һәм торак мохит өлкәсендә экспертлар.  Чакырылган спикерлар арасында  бөтендөнья архитектура йолдызлары иде – MVRDV студиясе нигез салучы  Винни Маас (Нидерланд), күп кенә компанияләрнең үз Маас (Нидерланд), MBL Housing and Development Inc үстерү буенча өлкән консультанты Джеффри Морган (АКШ), һәм Cityförster architecture+urbanism партнеры Мартин Собота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International