Рәсәйнең төзелеш министрлыгында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү мәгълүмат системасын (ШТЭТМС) алып бару гомуми тиражланган программалы тәэмин итүне булдыру өстендә эш төгәлләнде. Программа комплексы кулланучылары ШТЭТМС операторлары булган Рәсәй Федерациясе субъектлары һәм шулай ук шул система мәгълүматын урнаштыру һәм бирү эшләренә вәкаләтләре булган муниципаль берәмлекләр булып тора. Система 2017 елның 5 декабрь көне электрон исәпләү машиналары өчен алгоритмнар һәм программалар Милли фондында 10.0237695.124.01 номер астында урнаштырылган һәм муниципаль берәмлекләр белән Рәсәй Федерациясе субъектлары өчен аны куллану бушлай.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инко-ТЭК Агро Алабуга»ҖЧҖнең минераль ашламалар җитештерү буенча яңа завод нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узды.
Искәртәбез, әлеге проект «Алабуга» МИЗ резиденты статусына 2017 елның сентябрендә генә ирешкән иде. Җитештерү 2018 ел азагында эшләтеп җибәреләчәк дип көтелә. Куәте елына 120 мең тонна продукция булачак.
2017 елның 7 декабрендә “Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" КП Инвалидлар декадасы кысаларында Балтачта күчмә семинар үткәрде. Укыту-практик дәресләрдә коммуналь хезмәтләр бәясе билгеләү, шикаять бирү тәртибен күрсәтү буенча һ. б.актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Чыгыш ясаучыларга күп кенә гамәли мәсьәләләр бирелгән иде, коммуналь хезмәтләр өчен квитанция тикшерү, Йорт советы эше буенча һ. б.тәкъдимнәр алынган иде.
Ведомствода "Kalyon Inşaat" төркия компаниясе вәкиле белән очрашу узды . Очрашу ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илшат Гимаев һәм Юрий Аляшев җитәкчелегендә үтте. "Kalyon Inşaat" төркия компаниясе вәкиле Салих Левент Качар компаниясенең презентациясен үткәрде, сәнәгать, энергетика, инфраструктура объектларын төзү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Салих Левент Качар шулай ук компаниянең булачак белгечләр укыту өчен үз университеты белән ия булганы турында сөйләде. "Kalyon Inşaat" төркия компаниясе Татарстан кебек инвестиция җәләпле төбәктә кызыксынуын белдерде, яклар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләренә ярдәм күрсәтү буенча практик чаралар эшләү максаты белән министры урынбасары Илшат Гимаев эре панельле йорт төзү өчен тимер-бетон эшләнмәләр һәм конструкцияләр җитештерүчеләр белән очрашу үткәрде. Әлеге диалог кысаларында аеруча кирәкле дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында катнашучыларның фикерләре һәм тәкъдимнәре тыңланды. Төзелеш байлыклар вәкилләренә шулай ук Төзелештә Бәя урнаштыру Федераль Дәүләт Мәгълүмат Системасына теркәве һәм аңа мәгълүмат кертү турында искәрттеләр. Рәсәй төзелеш министрлыгы әзерләгән административ хокук бозулар кодексы төзәтмәләре нигезендә, юридик затлар Төзелештә Бәя урнаштыру Федераль Дәүләт Мәгълүмат Системасына мәгълүмат кертмәсәләр, административ җаваплылыкка тартылачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел юристы - 2017" бүләген һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды.
Бүген Казанның "Салават Күпере" микрорайонында яңа 425-фатирлы 10-1 йортының тантаналы урнаштыру үтте. Яңа йортта төзекләндерелгән фатирларны социаль ипотека программасы буенча катнашучылар, табиблар, укытучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары алганнар.
Казан шәһәре "Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгы" ТК Ак. Губкин урамы буенча №1 (В блогы) торак йортына файдалануга рөхсәт бирелгән.
Бүген Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләре коррупциягә каршы законнарны үтәү турында семинар үтте. Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы - коррупцион һәм башка хокуклар киңәшчесе буенча җаваплы Ольга Романова доклад белән чыгыш ясады. Семинарда коррупциягә каршы законнарны үтәү өлкәсендә чикләүләрне һәм тыюларны, булдырмау һәм җайга салу мәнфәгатьләр мәсьәләләре җентекләп каралды. Хезмәткәрләргә шулай ук хезмәт вазыйфаларын үтәү рәвешендә физик һәм юридик затлардан акчалата түләү һәм бүләкләр алу ярамавы турында искәрттеләр.