ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген атналык халыкны шәхси кабул итү кысаларында министры урынбасары Илшат Гимаев һәм "Свей","Фон" торак компанияләренең өлешләп төзү катнашучылары белән күреште. Кабул итүдә килүчеләр төзелеш мәйданнарында агымдагы вәзгыять һәм күрелә торган чаралар турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алгыннар.


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Министр урынбасары Илшат Гимаев «Саосян-Волга» Кытай-Россия индустриаль паркы генераль директоры Чжу Хунчао башлыгында Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясе бизнес-делегациясен кабул итте. Очрашу Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм Хунань провинциасе арасында икътисадый хезмәттәшлек үстерү максатларында узды. 2017 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары турында фильмны тәкъдир итү барышында министр урынбасары төзелеш комплексы ирешкән уңышлары турында сөйләде. Кытай ягы, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, торак төзелеше, гражданнар авиациясе, шулай ук энергетика һәм транспорт тармакларында хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдереп, Татарстан Республикасы территориясендә төрле перспектив проектларны тормышка ашыруда кызыксынуын күрсәтте

Рәсәй президенты Владимир Путин гражданнар өчен торак мөмкинлеген арттыру кирәклеге турында күп тапкырлар әйткән иде. Һәм иң беренче чиратта — балалы яшь гаиләләр өчен. Казан «Салават Күпере» микрорайонында 18 катлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Аның яңа яшәүчеләре 102 гаилә булды, шул исәптән, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен социаль ипотека программасы буенча өч бүлмәле фатир алган Мухаметзяновлар гаиләсе. Социаль ипотеканы гамәлгә ашыру республикада 2005 елда башланды. Бу уникаль программа, ул гаиләләрне яңа торакларда чиста бизәүле фатирлар белән тәэмин итә. Торак бүлмәләр түләүләрне рассрочкага түләү белән бирелә, милекне рәсмиләштерү акчаларны тулы итеп түләүдән соң мөмкин була.

 


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

«Казанская Ривьера» комплексының «Адмиральский» конференц-залында Татарстан Республикасының Архитекторлар берлеге һәм «Рәсәй Дизайнерлары Берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсенең беренче уртак утырышы узды. Вакыйга нигезендә профессиональ уйлар буенча бергә фикер алышырга әзер ике өлкә белгечләрен — архитекторлар һәм дизайнерлар –берләштерү идеясе ята. Уртак эш төп юнәлешләрен карауда, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Архитекторлар берлеге Рәисе, Владимир Кудряшев, ТР Дизайнерлар берлеге Рәисе Дмитрий Кошкин һәм идарәләр әгъзалары катнашты.

 


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Барлыгы икенче тармак үз эченә 12 станция алачак һәм беренчесеннән якынча 3 км озынрак була. Тулысынча Казан метрополитенының икенче тармагы якынча 2030 – 2050 елда төзеләчәк. Ул Пионерлар урамы һәм Компрессор заводы аша узачак", - диде ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе генераль директоры урынбасары, Андрей Захарченко. Барлыгы тармак үз эченә 12 станция алачак һәм беренчесеннән якынча 3 км озынрак була – 17,1 кмга каршы якынча 20 км,- дип билгеләп үтте ул. Икенче тармагының беренче өлешен төзү «Мега» сәүдә үзәге кертәчәк 1 млрд сумнан биш тапкыр кыйммәтрәк булачак. Калган акча республика бюджетыннан күчәчәк дип аңлатты Захарченко.

 

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты яшь галимнәре Руслан Ибраһимов һәм Рөстәм Мухаметрахимов Рәссәй Федерациясе президентының 2018-2019 елда яшь галимнәр арасында 1,2 миллион сумлык грант конкурсы җиңүчеләре булдылар. Грантлар ике елга бирелә. Үзләренең эшләрен шулай ук Татарстан Республикасы яшь галимнәре уңышлы тәкъдим иттеләр: К(И)ФУ 7 грант отты, КДАТУ — 2, КНИТУ-КХТИ һәм РФА КФҮ — 1.

 

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.

Кадерле студентлар һәм аспирантлар! Хөрмәтле профессор-укытучылар составы! Рәсәй студентлары көне бәйрәме белән иң ихлас котлаулар! Татарстанда яшьләр сәясәте республиканың социаль һәм икътисадый сәясәте өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, аның мәдәни һәм милли үсешенең состав өлеше. Зур игътибар бирелә белем бирүнең сыйфатын арттыруга гына түгел, ә яшьләр арасында ялны оештыруга ,сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга.

 


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген министр урынбасары Илшат Гимаев халыкның шәхси сораулар буенча кабул итүне үткәрде. Очрашу барышында министр урынбасары «Свей» һәм «Фон» компанияләренең торакны өлешләп төзүдә катнашучыларның, күрелә торган чаралар турында сөйләп, мөрәҗәгатьләрен карады. Гражданнар шулай ук социаль характерлы тагын берничә сорау буенча мөрәҗәгать иткән. Чарада шулай ук Казан прокуроры ярдәмчесе Марат Биккинеев һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы хокукый актларның законлылыгын һәм социаль өлкәдә законнарның үтелешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Илнар Ибәтуллин катнашканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International