ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

2018 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасына 1031 йортны кертү ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген халыкны шәхси кабул итү кысаларында министры урынбасары Илшат Гимаев "Свей", "СтройКом", "Фон", "Молодежный ТК" торак компанияләренең өлешләп төзү катнашучылары белән күреште. Кабул итүдә килүчеләр төзелеш мәйданнарында агымдагы вәзгыять һәм күрелә торган чаралар турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алгыннар.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Министр урынбасары Илшат Гимаев Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районы сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Гао Чжиган башлыгында Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясен кабул итте. Очрашуның төп мәсьәләсе - төзелеш өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекнең перспективалары буенча фикер алышу иде, аерым алганда, кунакларның зур кызыксынуы төзелеш материаллары җитештерү тармагына бәйле иде. Министр урынбасары Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек соңгы вакытта актив темплар белән үсә һәм рәсәй-кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә. Бүген Татарстан Республикасы территориясендә бик күп инвестицион проектлар кытай партнерлары җәлеп итү белән тормышка ашырыла.

Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада "Балтика" компаниясе каты көнкүреш калдыклары аерым-аерым җыю өчен контейнерлар куячак. "Шәһәреңә файда бир" проекты "4НОЛЬ Максаты: киләчәк өчен бергә" тотрыклы үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла. Контейнерлар өч секциягә бүленәчәкләр: картон калдыклары, ПЭТ-тартма, пыяла өчен. Контейнерларга кирле тармак операторы хезмәт күрсәтәчәк. Аерым җыю көнкүреш калдыкларын икенче тапкыр кулланырга һәм табигать саклавына реаль өлеш кертергә мөмкинлек бирә. 2017 елның 9 аенда гына да "Шәһәреңә файда бир" проекты кысаларында артык 40 мең тонна төрле төрү калдыклары җыелган һәм эшкәртүгә җибәрелгән.

1 декабрьдә Россиянең Төзелеш министрлыгында төзелеш өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендәге иң яхшы белгечләр арасында беренче Бөтенрәсәй конкурсына йомгак ясалды һәм бүләкләү тантанасы узды. Рәсәй Төзелеш министры урынбасары Хәмит Мавлияров Татарстан Республика Хөкүмәтенә "Төзелеш өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендәге иң яхшы белгече" еренче Бөтенрәсәй конкурсын үткәргәндә мәгълүмати ярдәме һәм күрсәтелгән ярдәме өчен  рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы командасы "Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы смета ясаучы" IV Республика конкурсы җиңүчеләре булды. Татарстан белгечләре ике номинациядә җиңү яулаганнар. Барлыгы конкурска  272 гариза бирелгән иде.

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге пункт -районда үзебезнең Татарстанда - Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП. Модульле фельдшер-акушерлык пунктының урыны очраклы рәвештә генә биредә сайланмаган. Ул совет заманнарында ук төзелгән, инде күптән сүтелгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге модульле ФАПның республика программасы буенча төзелүенә басым ясады һәм моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуыбызны белдерде.


3
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген  Казандагы кайбер объектларда ремонт-реставрация эшләренең барышы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар таныштылар. 


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 3 мең 733 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 17 муниципаль районда 54 факт ачыкланган. Ике  атна эчендә 31 тикшерү уздырылган, хокук бозулар ачыкланмаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чистайда Энгельс урамы буенча 183 номерлы яңа 104 фатирлы йорт урнаштыруы узды. Анда социаль ипотека буенча фатирлар алучылар, яшь гаиләләр, авария хәлендәге торактан кучкән, грант алучы табиблар, күп бабалы гаиләләр, авыл хуҗалыгы тармагы эшләүчеләре яши. ТР Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов халыкка яңа фатир ачкычларын тапшырды һәм аларны котлады.

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә "Чиста су. Казан "VIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс ачу тантанасы узды. Сәламләү сүзе белән катнашучыларга мөрәҗәгать итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Сәйфетдинов. "Әйләнә-тирә мохитне, шул исәптән, су ресурсларын саклау - заманча иң актуаль проблемаларның берсе. Татарстан Республикасында "Чиста су" программасы тормышка ашырыла. Программа республика торак пунктларын су белән тәэмин итү арттыруына юнәлдерелгән, шулай ук халыкка бирелгән эчә торган суның сыйфатын яхшырту", - диде министр урынбасары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International