ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның җәй көннәрендә Испаниядә " Лансароте утравында Музыка фабрикасы," дип аталган халыкара архитектура бәйгесе үткәрелгән. Задание буенча укытучылар - архитекторлар Илнар һәм Резеда Әхтәмова - җитәкчелегендә ике команда эшләде. Команда составы катнаш иде, беренче ел магистрлары һәм дүртенче һәм икенче курс бакалаврлары. Беренче команданың "SOUNDISLAND" проекты конкурсның финалчысы булды, һәм жюри әгъзалары аны конкурсның 30 иң яхшы проектлары санына керттеләр! Барлыгы конкурска дөньяның 35 иленнән 131 проект бирелгән иде. Безнең командалар яхшы эш тәкъдим иттеләр иде, бу төрле курс студентларының һәм укытучыларның күмәк эше яхшы тәҗрибәсе, шулай ук башка илләрдән профессионаллар белән ярышу яхшы тәҗрибәсе булды.

Соңгы елларда республика программалары ярдәмендә Чистай районында социаль-көнкүреш өчен, оешмалар, учреждениеләрнең яңа биналары ачыла. Шушы көннәрдә Чистай-Выселки авыл җирлеге башлыгы яңа советы ачылды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады: "Зур рәхмәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның инициативасы һәм һәрьяклы ярдәм күрсәтү сәбәбеннән республикада халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән программалар эшли. Яңа объектны тантаналы ачу район үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы Күңгәр һәм Олы Әтнә авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.

Чемпионатында 51 компетенция тәкъдим ителгән иде. 59 илдән вәкилләр катнашты. Быел Рәсәй гомумкоманда зачетында, 6 алтын, 4 көмеш, 1 бронза медаль яулап, беренче булды! Ышанабыз, 2019 елда безнең катнашучылар тагын да югары нәтиҗә күрсәтәчәкләр. КДАТУ  иң актив волонтерлары һәм  "Сантехника һәм Җылылык" компетенциясе буенча сертификацияле эксперты, "Җылылык энергетикасы, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция кафедрасы" өлкән укытучысы Кареева Ю. Р белән тәкъдим ителде. Юлия Рөстәм кызы "Сантехника һәм җылылык" компетенциясе Skillteam составына кергән иде.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның Халык Дуслыгы Йортында балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган чара узды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Альбина Шилькрот катнашты.   


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 21 октябрендә Чирмешән муниципаль районы Лашман авылында президент программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантананы ачып, муниципаль район Башлыгы Фердинат Дәүләтшин халыкны истәлекле вакыйга белән котлады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде. Символик кызыл тасманы кисеп, мәртәбәле кунаклар административ объект бинасын карап үткәннәр.


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

21 октябрендә Казанның Совет районы хакимияте бинасында ТКХ мәсьәләләре буенча халыкка хокукый ярдәм Көне булган. Бу дәреснең максаты халыкка уңайлы һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү булды, шулай ук гражданнарның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хокукый агарту. Консультант буларак, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан юридик бүлеге төп консультанты Ләйсән Әхмәтҗанова һәм торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын эксплуатацияләү мониторинг бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов чыгыш ясадылар.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Бүген Казанда 21 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасы ачу тантанасы узды (Рихард Зорге ур., 103). Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ирина Серёгина һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.   


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Төзелеш министрлыгы базасында эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыйров җитәкчелегендә, Костанай өлкәсе Хакиме урынбасары Меиржан Мырзалиев башлыгында Казахстан делегациясе белән очрашу узды. Фикер алышу предметы торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерү булды. Очрашу барышында делегация шулай ук ТКХ системасының электрон ресурсларын оештыру һәм эшләтү буенча уңышлы тәҗрибә белән танышты. Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде, һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International