ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы сулыкларының су саклау зоналарын яхшырту мәсьәләсенә багышланган иде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча  SGS компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды.Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча  SGS компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды. Аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 69 нчы торак йортта яшәүчеләрнең күмәк мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: подвалны яңгыр сулары баскан, йорт яны территориясендә карт агачлар үсеп утыра (5 м түбәнрәк), өч фатирның түбәсеннән су үтә.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 7.22 статьясы буенча "Уют" торак милекчеләре ширкәте рәисенә 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Әлеге торак йорт 1959 елда төзелгән, иске, түбәнең тотып торучы конструкцияләре зур дәрәҗәдә таушалган.  ТФМ белешмәләренә караганда, түбәне ремонтлау 2040 елга планлаштырылган. Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе адресына торак йортны иртәрәк чорда капиталь ремонт программасына кертү турындагы мәсьәләне карап тикшерү зарурлыгы хакында хат җибәрелде.

Татарстанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру дәвәм итә. Быел мәктәпкәчә оешмаларны ремонтлауга - 1620 миллион сум, ә мәктәпләргә 864 миллион сум акча бирелгән. Әлеге мәгълүматны «Татарстанда төзелеш: капиталь ремонт, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган түгәрәк өстәлдә республика Төзелеш министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыров җиткерде.

"Салават Күпере" торак районында бүген 10-5 номерлы 340 квартирлы торак өйне файдалануга тапшыру акты алынган.


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

2008 елның 26 декабрендәге "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 294-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә 2017 елның гыйнварыннан башлап кулланучыларның хокукларын яклау өлешендә дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында тиешле планнан тыш тикшерүләрне үткәрү өчен нигез ролен үтәү мөмкинлеге булган гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауга таләпләр үзгәрде.

10 статьяның 3 пункты нигезендә мөрәҗәгать итүче тарафыннан электрон документлар рәвешендә җибәрелгән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар аларның мөрәҗәгать итүче тарафыннан аның бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында (ЕСИА) зарури авторлаштырылуын күздә тотучы мәгълүмати-коммуникация технологияләре чараларыннан файдаланып җибәрелүе шарты белән генә планнан тыш тикшерүне үткәрү өчен нигез булып хезмәт итә алалар.


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы урынбасары Илшат Гимаев Казанда "Салават Күпере" микрорайонын йөреп чыкты.Министрлыгы хәбәр итә: "10-2, 12-1, 12-5 номерлы йортларда  фасад эшләре алып барыла, идән стяжкасы, маляр һәм плитка салу эшләре, линолеум җәю, обой ябыштыру, ишекләр урнаштыру, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасын куелышу, электромонтаж эшләре, аз токлы системаларын монтажлау, төзекләндерү бара. 10-7 номерлы йортта ТР ДТКИ йомгаклау тикшерүе алып барыла, 11-4 номерлысында, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүенә бирү өчен, башкарма техник документларны формалаштыру бара.

2017 елның беренче ярты елында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының техник регламентларның һәм бүтән норматив хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика ягыннан нәтиҗәле булу таләпләренә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында 117 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Белгечләр тарафыннан төзелә торган объектларда 1975 тикшерү үткәрелде. Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1028 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты Яшел Үзән шәһәрендә Шустов урамында 110 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру буенча 2017 елның 14.07 көненнән 16-519-53-2017 номерлы рөхсәт биргән, анда өлешләп төзүдә катнашучылардан тыш, "Социаль ипотека", авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программалары катнашучылары, һәм, шулай ук Бөек Ватан Сугышы ветераннары фатир алды.

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 39 номерлы торак йортта яшәүчедән фатирда электр белән тәэмин итүне туктатуга карата мөрәҗәгать килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International