Быел Татарстанда 278,28 км суүткәргеч челтәрләре һәм 29 суэтем башнясы төзергә, су белән тәэмин итү системаларына 36 артезиан скважина тоташтырырга планлаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.
Спикер сүзләре буенча, хәзерге вакытта гомуми 91,2 км озынлыкта суүткәргеч системасы үткәрелгән (планның 100 проценты һәм программаның 32,8 проценты), 11 суэтем башнясы куелган (планның 100 проценты һәм программаның 37,9 проценты), 17 скважина борауланган (планның 100 проценты һәм программаның 47,2 проценты). Шулай ук өч районда су башнялары өчен мәйданчыкларны бетонлау эшләре алып барыла.
2016 елда программа буенча эшләр 650 млн сум күләмендә финансланды. Республикада 245,1 км суүткәргеч челтәрләре, 47 суэтем башнясы төзелде һәм реконструкцияләнде, 40 артезиан скважина борауланды.
Чистай ЗТИ инспекторы, Чистай ш. Җиңүгә 40 ел урамы буенча 32 нче күпфатирлы торак йортны "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерү кысаларында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: фундамент күперчегендәге җитешсезлекләр: аерым өлешләрендә ярыклар булу; подвал бинасының җилләткеч уемнарында жалюзи рәшәткәләре юк; подвал бинасына керә торган җирдә болдыр идәне җимерелгән; баскыч урыннарында электр җайланмасыннан тиешенчә файдаланылмый: өзгечләр өлешчә җимерек; подвалны яңгыр сулары баскан.
Быел республика торак пунктларында 12,3 мең яктырткыч кую, 417 чакрым электр чыбыкларын монтажлау, электр энергиясен саный торган 304 щит урнаштыру планлаштырыла. Эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 894 тикшерү уздырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышын шул мәсьәләдән башлады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген, 20 июльдә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, Түбән Каманың Менделев урамы, 23 нче йорт адресы буенча йортка күченү тантанасы уздырыла. Түбән Кама матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, район әлеге программада 2008 елдан башлап катнаша. 7 елда 104 бала торак белән тәэмин ителгән.
Төзелеш - җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан Татар Суыксу һәм Теләкәй авыл мәдәният йортында да ремонт эшләре башланып китте. Һәм ул бүген тулы куәткә дәвам итә. Ремонт эшләрен Татар Суыксу авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “ПМК” ширкәте, ә Теләкәйдә «Газстройсервис» оешмасы башкара.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районы Ютазы һәм Бәйрәкә авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Альбина Шилькрот катнашты.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңүчеләр игълан ителгән. Конкурс Татарстан Республикасының оешмалар һәм учрежденияләр арасында югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр ачыклау максаты белән үткәрелә. ДАУ "Төзелештә бәләр тудыру һәм бәяләр белән идарә итү" тәкъдим ителгән хезмәтләре конкурс комиссиясенең югары бәясен алдылар.