Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2017 елның 6 аенда гомуми мәйданы 12 255,13 мең кв. метрлы 612 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1331 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1135, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 109, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 87.
Россиянең Төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карар проектын кертте, әлеге документта энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренең һәм биналарның, төзелмәләрнең һәм корылмаларның файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренең үтәлүен тәэмин итү өлешендә проект документларына карата таләпләр билгеләнә. Бу хакта 20 июль көнне Иркутск шәһәрендә булып узган төзелештә бәя хасил итү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә Россиянең төзелеш министры урынбасары Хәмит Мәвлияров хәбәр итте.
Казан шәһәре торак инспекциясенә "Идел буе идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан Р.Зорге урамы буенча 70 номерлы йортта торак-коммуналь хезмәтләренең җиткерелүе канәгатьләндерерлек булмауга карата мөрәҗәгать килде, атап әйткәндә, йортның подвал бинасын су баскан иде.
21 июльдә Әлмәт районы Борискино авылында универсаль футбол-спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Объектның төзелеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда башланган республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Республиканың муниципаль берәмлекләрендә спорт мәйданчыклары төзү буенча социаль проект физкультура һәм спорт үсешенә, балаларның һәм олыларның буш вакытларын оештыруна, массакүләм спорт төрләрен: кышын - тимераякта шуу һәм хоккей, җәен - мини-футбол, волейбол һәм башка уеннарны популярлаштыруга юнәлгән. Быел универсаль спорт мәйданчыгын ачу, шулай ук, Миннебай һәм Яңа Каширово авылларында планлаштырылган.
Авыл халкын һәм спортчыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Шабалин Олег сәламләде. Бүгенге көндә республикада 2017 елда төзеләчәк 120 универсаль спорт мәйданчыклары арасында 34 муниципаль берәмлектә 76 мәйданчыкта эшләр тулысынча тәмамланган.
Конкурста катнашу шартлары гади гына: ведомствоның рәсми порталында гариза тутырырга. Конкурс 17 июльдан башлап 20 сентябрьга кадәр Рәсәйнең бөтен территориясендә узачак. Анда төзүчеләр, генераль подрядчылар, мәгълүмати программаларны эшләүче компаниялар, шулай ук хакимият органнары катнашырга мөмкин. Бары тик бер чикләү бар — проектлар өч елдан "өлкәнрәк" булырга тиеш түгел. Нәтиҗәләрне йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы церемониясе 20 сентябрьдә VI Рәсәй инвестиция-төзелеш форумында (РИТФ) узачак. Исегезгә төшерәбез, Төзелеш министрлыгы җитәкчелегендә шәһәр төзелеше конкурсы ел саен үткәрелә. Катнашучылар төзелеш технологияләре, архитектура өлкәләрендә казанышларын күрсәтәләр, шулай ук өр яңа эшләнмәләр белән уртаклашалар. Финишта ярышта катнашучыларга РИТФ кысаларында үз проектларын күрсәтү һәм алынган тәҗрибәне бүленү мөмкинлеге бирелә. Җиңүчеләргә тагын бер бүләк — алар илебезнең иң яхшы шәһәр төзелеш тәҗрибәләр исемлегенә кертеләләр.
http://www.minstroyrf.ru/trades/gosuslui/gradostroitelnyy-konkurs/
22 июльдә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасында ТКХ мәсьәләләре буенча халык өчен хокукый ярдәм көне үтте. Консультантлар буларак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы; ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР дәүләт торак инспекциясе; Казан шәһәренең тарифлар, торак коммуналь хуҗалыгы комитеты; ТР "КП Региональ Үзәге, ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль" вәкилләре чыгыш ясадылар. Шулай ук бу чарада, "Татэнерго" һәм "Горгаз" идарәче компанияләр вәкилләре катнашты. Консультация башланыр алдыннан килүчеләргә идарәче оешмаларның эшчәнлеген бәяләр өчен бланклар бирделәр. Казан халкы торакчыларның йортта авария хәлләр белән бәйле эшләр буенча бетерү гамәлләрен бәяләргә мөмкинлеге булды, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре алар белән әдәпле аралашуы һәм язмача мөрәҗәгатьләргә җавапларның озак киллүе сорауларына җавап бирә алдылар.
Капиталь ремонт программасына 2017 елда кертелгән Яр Чаллы шәһәренең 147 күп фатирлы торак йортларының гомуми мәйданы 1 млн 596 мең кв. м., аларда 78 меңнән артык кеше яши. Ремонтка 1 миллиард 207 миллион сум бирелгән.
Бүген барлык 147 йортта эш алып барыла, – дип сөйләде "эшлекле дүшәмбе" дә шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышы идарә башлыгы Рафаил Кыямов. Башкарылган эшләр күләме бүген 71% тәшкил итә барысы 827 млн сум.
Район үзәгендәге иң иске мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – “Колобок“ балалар бакчасы быел Республиканың капиталь ремонт программасына керде. Бакча 44 сабыйга исәпләнгән. Нигездә анда Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче балалар тәрбияләнә. Капиталь ремонтка 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага бинаның тышкы ягы яңартылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, инженер коммуникацияләре тулысынча алмаштырылган, аш бүлмәсе һәм бәдрәф төзекләндерелгән. Капиталь ремонт эшләрен “Максад“ ҖЧҖ төзелеш оешмасы үткәргән.
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ю.Л. Аляшев МИЗ "Алабуга" объектында төзү-монтаж эшләре үтәү мәсьәләләре, шулай ук "Синергия" Индустриаль-технологик паркының 1-нче корпус (СМЦ урнаштыру өчен)" төзелеш сорауларына карата Штаб оештыру буенча киңәшмә үткәрде.
20 июль көнне семинарда катнашучылар Рәсәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының министр урынбасары статс-сәркатип Наталья Антипина рәислегендә территорияләрне комплекслы һәм һәрьяклап үстерү, төзелгән территорияне планлаштыру документларын тәртипкә килештерү һәм раслау, җирдән файдалану кагыйдәләре һәм төзелеше территорияләрне үстерү коралы буларак өйрәнүгә багышланган актуаль сораулар буенча фикер алыштылар. Ведомство чараны Мәскәү Генплан Институты белән берлектә оештырды. Катнашучыларны сәламләп, Наталья Антипина 373 номерлы Федераль Законның кабул ителгәннән бирле елдан артык вакыт узды һәм агымдагы елның 1 июль көнне аның нигезләмәләре үз көченә тулы күләмдә керде дип билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә Рәсәй Федерациясенең төзелеш министрлыгы тарафыннан аны тормышка ашыру өчен кирәкле 17 закон актлары эшләнгән. Чара кысаларында катнашучылар, шулай ук, состав һәм тоту сораулурын, төзелгән территорияне планлаштыру документларын килештерү һәм раслау тәртибен һәм шул исәптән, линия объектларын урнаштыру мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Моннан башка җирдән файдалану кагыйдәләрен (ҖФК) территорияләрне планлаштыру һәм үсеш коралы буларак сораулары: генпланның һәм ҖФК хокукый статусын, ҖФК зона параметрлары һ. б. турында да фикер алыштылар. Семинарда төбәкләрдән 100 дән артык вәкилләре катнашты.