Бүген Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте үз студентларын чыгарды. Еллар дәверендә колледж 20 меңнән артык югары квалификацияле белгечләр һәм битәкчеләр чыгарды.
Казанның Мәскәү районында 99-нчы номерлы мәктәп территориясендә яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылыш көнендә мәйданчыкта дустанә футбол һәм баскетбол матчлары булды, воркаут буенча күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар үтте.
Укыту комбинаты 1934 елда Халык комиссариатының РСФСР коммуналь хуҗалыгы боерыгы буенча 1934 елның 14 сентябреннән Билгеләнешле факультет филиалы, киләчәктә "ФОН" буларак оештырылды, аннары ул "Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру институты"на алмашынды.
Минзәлә районындагы Енабердино авылында спорт һәм балалар мәйданчыкларын ачу тантанасы узды, алар республика программасы кысаларында төзелделәр. Бу күренекле вакыйгада Башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов, җирлек башлыгы Евгений Никифоров, авылда туып ускәннәр катнаштылар. Тантаналы өлештән соң мәйданчыкта ике команда арасында иптәшләрчә матч узды.
Быел шәһәр һәм район территориясендә дүрт яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Хәзер мәйданчыкларны торгызу эшләре тәмамланып килә. Мондый спорт мәйданчыклары пәйда булу универсаль спорт мәйданчыклары салу буенча республика программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге программалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшләнде.
Бүген «Казан» гаилә үзәге янында «Ир-ат һәм хатын-кыз» скульптура инсталляциясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, скульптор-архитектор Даши Намдаков һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Россияның дизайнерлар Союзы президенты Юрий Назаров белән очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин КДАТУда диплом эшләрен яклауда, комиссия рәисе буларак катнашты. Комиссия составында шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ф.Хәнифов, Россия дизайнерлар берлеге Ю. Назаров, профессорлар О. Хозин, В. Орлов, ДУП "Татинвестгражданпроект" генераль директоры А. Хөснетдинов, ҖЧҖ “Грань" генераль директоры Л.Анисимов һ. б.
2012дән 2015 елга кадәр республикада 409 ФАП төзелде, 1332 объектка капиталь ремонт ясалды, 115 пункт медицина җиһазлары һәм мебель белән тулыландырылды. 2016 елның ахырына кадәр 171 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт үткәреләчәк, 9ына җиһазлар кайтарылачак.
2016 елның 24 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 21,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 106%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.