Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Композит” ХК генераль директоры Леонид Меламед белән очрашты. Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.
Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.