ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, Питрәч районының Кощаково авылындагы Үзәк урамы буенча 13 номерлы йортның 7 номерлы фатирында салкын су белән тәэмин итү өчен исәпләнгән түләүнең нигезле булу-булмавына карата гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә “Питрәч-ИК” (“УК-Пестрецы”) ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү үткәргәндә,  РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354 номерлы Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 59 пунктының “б” пунктчасы һәм 69 пункты бозылу очракларын ачыклады.
Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы федераль бюджет хисабыннан гражданнар өчен билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары өлкәсендә техник заказчы функцияләрен этаплап үзәкләштерүне күз уңында тотучы федераль закон проекты әзерләде. Бу хакта журналистларга Россия төзелеш министры Михаил Мень 19 июнь көнне булып узган XIX Петербург халыкара форумы кысаларында хәбәр итте. Хәзерге вакытта проект җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын уңышлы гына узды.
Татарстанда “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” проекты башланды,аның максаты - торак-коммуналь мәсьәләләре буенча халыкның белемлелеген күтәрү.
ул уңайдан, “Татмедиа” АҖ мәйданчыгында матбугат конференциясе булды. “Татар-информ” МА уздырган чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” координаторы Дмитрий Романов катнашты.

20
июнь, 2015 ел
шимбә
Бүген Казанның Спорт су төрләре сараенда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләр спартакиада кысаларында йөзү ярышларында катнаштылар. Ярышларда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәтчеләре катнашты.

19
июнь, 2015 ел
җомга
Тукай районының Круглое Поле поселогында яшәүчеләрнең күпфатирлы торак йортларны кайнар су белән тәэмин итүдән туктауга карата күпсанлы мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә Тукай районы Прокуратурасы тарафыннан Чаллы зонасы торак инспекциясенә РФ КоАП 23.12, 28.8, 28.4 статьялары нигезендә административ хокук бозу эше кузгату турында карар җибәрелде.
22 июнь, дүшәмбе көнне, 10.30да «Татар-информ» агентлыгы "Белемле кулланучы мәктәбе проекты эше һәм ТКХны реформалаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Бүген Менделеевск шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексында төзелеш буенча республика штабы үтте. Чарада министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ"Аммоний" Директорлар советы рәисе Ханбиков Р.С, ААҖ "НИИК" Директорлар советы рәисе Есин И.В., ААҖ"Аммоний"генераль директоры Шевченко С.И., «Sojitz Corporation», CNCEC чит ил оешма вәкилләре һәм төзелештә катнаша торган подряд оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Ирек Фәйзуллин Томск өлкәсе Төзүчеләр берләшмәсе президенты Борис Мальцев белән очрашты.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 2015 елда 999 къп фатирлы йортта капиталь ремонт башкаралачак. Финанслау күләме - 4 млрд. 710,9млн.сум. Бу турында пресс-конференциядә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкның "Хезмәт саклау идарәсендә система хәрәкәтләре: проблемалар һәм үсеш перспективалары" хезмәт саклау тема буенча коллегия кысаларында Министрлыклар, Социаль страхование фонды, ТР Хезмәт инспекциясе вәкилләре "Якты үзән" торак комплексның төзелеш мәйданчыгына бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International