“Безнең халык үзенең хокукларын тулысынча белеп бетерми, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклегеннән дә хәбәрдар түгел: күп фатирлы йорта домофон эшләмәсә дә Президентка мөрәҗәгать итә башлыйлар. Без халыкка йорт эчендәге лифт, баскыч, фатирлар алдындагы мәйданчык һ.б. аның үз милке икәнен аңлатырга һәм ул әйберләргә сакчыл карарга өйрәтергә тиеш”, - дип саный Александр Сидякин. Аның сүзләренчә, “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” мондый кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәчәк.
Торак грамотасызлыкны бетерү өчен “Бердәм Россия” сәяси партиясе, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” проектын җибәрде.Татарстанда федераль проект ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылачак.
Дмитрий Романов сүзләренчә, инде 300 кеше әлеге мәктәптә белем өстәргә өлгергән.Быел 1 меңләп татарстанлыны әлеге мәктәптә укыту ниятләнә. Проектны эшләүчеләр әлифба белән генә чикләнеп калмыйча, методик кулланмалар әзерләргә дә ниятли.Укыту акчасыз үткәрелә һәм 9-10 сәгать лекцияләр,семинарлар һәм сөйләшүләрдән тора.