Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган кайбер объектларны карап чыкты.
Җиңү пракы мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова,Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.