2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары бүген сатып алуларның контракт сисемасына күчү турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән элемтәдә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.