ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2026 ел
чәршәмбе

2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирү көчәя бара.

Май аенда Казан укучылары уен формасында олы тормышка чумачак. Татарстан башкаласында «Безнең хезмәт – сезнең уңайлылык» интерактив үсеш квесты старт ала, анда 3-4 сыйныфлардан 1500 укучы катнашачак.


12
май, 2026 ел
сишәмбе

Биектау районының Дөбъяз авылында республика программасы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасына капиталь ремонт ясалган.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, учреждениенең түбәсе алыштырылган, эчке инженерлык челтәрләре яңартылган, биналар төзекләндерелгән. Биредә гадел хөкем итүне нәтиҗәле алып бару һәм гражданнарга уңайлылыгы өчен заманча шартлар тудырылган.


9
май, 2026 ел
шимбә

Бүген Татарстанның Биектау районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чаралар оештырылды.


8
май, 2026 ел
җомга

Бу бәйрәм алды көннәрендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында гадәттәгечә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин агымдагы елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында сөйләде.


7
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин гадәттәгечә ирләре МХОда катнашучы министрлык хезмәткәрләре белән очрашты.

Питрәч районының Көек авылында «Гаилә» илкүләм проекты буенча 340 урынлы балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объектта эшләр 2025 елда башланган һәм аны 2027 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Агымдагы елда финанслау 204,5 млн сум тәшкил итә.


6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Минзәләдә «Алтынчәч» 2 нче балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт дәвам итә.

Конкурс социаль бурычларны хәл итүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны ачыклауга юнәлдерелгән. Аның максаты – социаль сәясәт, хезмәтне саклау, кадрлар потенциалын һәм социаль партнерлыкны үстерү өлкәсендә уңышлы практикаларны тарату, шулай ук эш бирүчеләрнең социаль нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International