Узган ике атнада Татарстанда 34 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган

2026 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин агымдагы елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, программага Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә 9,065 млрд сум финанслау күләме белән 706 күп фатирлы йорт кергән. Программага шулай ук 2027 елда капиталь ремонт ясау планлаштырылган 644 йортның проект документациясен эшләү дә кертелгән.

«Электрон аукционнар оештыру туктатылды. Калган 137 күпфатирлы йорт буенча торак-коммуналь хуҗалык фонды төзәтелгән лимитлар белән яңа программа чыккач кына сату-алу игълан итәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Министр хәбәр иткәнчә, 28 муниципаль берәмлектә урнашкан 312 күпфатирлы йортта капиталь ремонт бара. Гомуми үтәлеш 19% тәшкил итә. Узган ике атнада 34 йорт ремонтланган: Казанда – 23, Түбән Камада – 6 һәм Чаллыда – 5.

График буенча башка объектларда төзүчеләр май ахырына кадәр эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International