ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.


24
май, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Архитектура мирасы 2019» II бөтенроссия фестивале кысаларында уздырылучы күргәзмәдә булды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен иҗтимагый яктан тануны, бүләкләү һәм тарату максатларында беренче тапкыр «Ел инженеры»Республика конкурсы старт ала. Конкурс өч категория һәм 12 номинация буенча ике этапта уздырыла, шуларның соңгысы конкурс эшләрен яклау белән турыдан-туры күчмә семинар рәвешендә булачак. Кирәкле мәгълүматны сылтама буенча узып алырга мөмкин. Сораулар буенча 8-905-314-00-17 телефон  аша мөрәҗәгать итәргә була.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 ел ахырына кадәр Татарстанда 29 балалар бакчасы төзеләчәк

Арча, Минзәлә, Алабуга, Азнакай, Кайбыч районының Кошман авылында, Лаеш районының Усад авылында, Нурлат районының Мамык авылында яңа балалар бакчалары барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, Әлмәттә һәм Түбән Камада ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Чаллыда алты балалар бакчасы һәм Казанда ун балалар бакчасы төзеләчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш башлану турында хәбәр алынганнан соң һәм расланган тикшерүләр программасы нигезендә әлеге объектларда төзелеш күзәтчелеген алып бара.

Хәзерге вакытта Питрәч районының Көек авылында һәм Тукай районының Иске Зирекле авылында балалар бакчалары төзелгән, аларга ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда республикада 800 балага исәпләнгән җиде балалар бакчасы төзелгән. Шул рәвешле, агымдагы елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен алдагы ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк төзиячәкләр.

Иннополиста «Сәнәгый Рәссәйнең цифрлы индустриясе» IV конференциясе 22 майдан 24 майга кадәр уза. ЦИПР-2019 Рәссәйдә цифрлы технологияләргә һәм аларның үсеш перспективаларына багышланган. Безнең илдә цифрлы технологияләрне үстерү стратегиясе дискуссиянең төп темасы булды, ул профильле берләшмә актив шөгыльләнә торган һәр «үтә» технологияләр буенча юл карталары рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Конференциядә 5000дән артык делегат һәм 370 спикер катнаша, алар арасында Рәссәй Федерациясе Президенты Администрациясе, Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, дәүләт корпорацияләре, бизнес-бергәлекләр һәм инвестицион һәм венчур фондлары вәкилләре, илнең эре мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, региональ хакимият органнары, шулай ук федераль, региональ һәм тармак медиа вәкилләре бар. Бүген, конференциянең икенче көнендә, «Төзелештә мәгълүмати модельләштерү: дәүләтнең роле һәм гамәлгә кертү үзенчәлекләре» панель дискуссиясе узды. Экспертлар РФ Президентының «Төзелеш тармагын модернизацияләү һәм төзелешнең сыйфатын күтәрү турында» 2018 елның 19 июлендәге Пр-1235 номерлы күрсәтмәсе һәм «Уифрлы төзелеш» Федераль проекты кысаларында төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районының Кызыл Горка авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.

 


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

22 майдан 24 майга кадәр экспозицияләр, смотр-конкурслар, лекцияләр һәм мастер-классларда профилардан алып балаларга кадәр барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Бүген Казан Кремлендә «Архитектура мирасы» икенче Бөтенрәссәй фестивале старт ала. Бөтенрәссәй Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков искә төшергәнчә, аның инициативасы буенча мондый фестиваль узган ел Манеждагы Мәскәү Кремле диварлары астында узган иде, Казан «архитектур мирасны барысыннан да яхшырак саклый белә һәм реставрацияли белә», шуңа күрә быел чараны үткәрү өчен сайлап алынды. Фестиваль вакытында төрле проектларның берничә смотр-конкурсы һәм Рәссәй төбәкләренең тарих һәм архитектура һәйкәлләре белән эшләү мисаллары узачак. 24 майда конкурс нәтиҗәләре буенча агач рәвешендә гран-при сыны, шулай ук алтын, көмеш һәм бронза дипломнары тапшырылачак.

Депутатлар проблемалы объектларны федераль һәм региональ бюджет акчалары, шулай ук компенсация фонды хисабына төзеп бетерү өчен төбәк фондларын булдыруны күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проектында барлык юл карталары, барлык проблемалы объектлар да тиешле Реестрда торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында теркәргә тәкъдим ителә, бу мәгълүматларны төбәкләр губернаторлары имзаласын, шулай ук тиешле күзәтчелек органнары проблемалы объектлар турында мәгълүматны мәҗбүри рәвештә кертсен өчен кирәк.

Төбәкләргә проблемалы объектларны төзеп бетерү белән шөгыльләнүче махсус фондлар булдыру мөмкинлеге бирелә. Әлеге фондларны финанслау федераль бюджеттан, төбәк бюджетларыннан тәэмин ителәчәк, шулай ук әлеге фондларга өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлеге биреләчәк.

Шул ук вакытта төбәк фондларының барлык чыгым операцияләрен мәҗбүри банк белән тәэмин итү механизмы аша бүлеп бирелә торган акчаларның максатчан тотылуына катгый контроль дә каралган.

Закон проектында шулай ук йортлар проблемалы объектлар категориясенә кергән һәм төзелеп бетмәгән гражданнар өчен компенсация бирү тәртибе регламентлана.

«Бу закон проектында без торак булмаган биналарга компенсацияләр өлкәсен киңәйтергә һәм сатып алучыларга компенсация түләргә мөмкинлек бирергә тәкъдим итәбез. Без шулай ук төзүчеләрнең акчаларын гавами-хокукый компаниягә — өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фондына күчерүләрен тәкъдим итәбез, фондның түләү һәм компенсацияләр өчен тиешле акчалары булсын өчен,» — дип билгеләп үтте проект авторларының берсе, Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Музей-белем бирү комплексы ике объект – Ту-144 борты һәм аерым торучы бинадан торачак. «Яшь профессионаллар» VII Милли чемпионат ачылган көнне «ТУ-144 самолеты базасында авиация һәм техниканың интерактив музей-белем бирү комплексы» проектын гамәлгә ашыру турында РФ Югары белем һәм фән министры Михаил Котюков белән фикер алыштылар. Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш пассажир самолеты базасында мондый интерактив музейлар дөньяның бер илендә дә юк. Вуз ректоры фикеренчә, Проектның Халыкара туристик потенциалы бар. Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте тарафыннан проект-тикшеренү эшләрен башкару өчен 1,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә проект-смета документлары югары әзерлек дәрәҗәсендә. Эшләнгән планлаштыру карарлар университет (КНИТУ-КАИ) белән, ә объект буенча эскиз проекты Казанның баш архитекторы белән килешенгән. Проект-смета документларын ай ахырына кадәр Дәүләт экспертизасына җибәрү планлаштырыла.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада быел 29,6 млн сумга 22 ветеринария хезмәте бинасын ремонтлыйлар. Бүгенге көндә программа 85% ка үтәлгән. "Эшләр Татарстан муниципаль районнарында Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында башкарыла. Аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 29,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Ремонт барышында биналарда эчке отделка эшләре, тәрәзәләр, эчке инженер челтәрләрен алыштыру һәм һәр объект буенча расланган дефект исемлеге нигезендә башка төр эшләр каралган», - дип хәбәр иттеләр Татарстан РБК заказчы-Татарстан Республикасының Баш инвестицион - төзелеш идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә программаны үтәү күләме 85 процент тәшкил итә. Азнакай, Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Балтач, Зәй, Нурлат һәм Сарман дәүләт ветеринария берләшмәләре биналарында төзү-монтаж эшләре тәмамланган инде. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда республикада якынча 29,7 млн.сумга 27 ветеринария хезмәте бинасы ремонтланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International