ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Балык Бистәсе районының Зур Кульгесендә заманча фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында район башлыгы Илһам Вәлиев катнашкан. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге ФАП- республика программасы кысаларында төзелгән унынчы бина.

Белешмә:

2017 елда республика буенча 42 яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), модуль технологияләре буенча алты табиблык амбулаториясе һәм биш патологоанатомия бүлекләре төзергә планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, халыкка беренчел медик-санитар ярдәм камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар ТР Президенты кушуы буенча 2012 елдан тормышка ашырыла. Ел саен бу максатларга 330 млн. сум җибәрелә.


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормалары үтәлешен тикшерү дәвам итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 ел башыннан 1 мең 516 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлеше бозылу буенча 12 миллион 682 мең сумга 404 карар чыгарылган.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Чистай районының Кече Талкыш Авылында республика программасы буенча төзелгән яңа Мәдәният Йортын ачтылар. Актлар залы 50 урынга исәпләнгән.Соңгы берничә елда районда яңа спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары ачтылар, шулай ук ике балалар бакчасы ремонтладылар.

"Алабуга" МИЗда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев үткәргән узган атналык киңәшмә кысаларында махсус икътисади зонасында объектларын төзелеш, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура сораулары каралды. Киңәшмә эшендә АҖ  "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты. "Автокомпонентлар җитештерүче "Синергия" Индустриаль-технологик паркы. Беренче корпус (СМЦ урнаштыру өчен") объектында "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ җиһазлар астына фундамент оештыру буенча эшләр тәмамлаган, "ООО ТП-Строй" ҖЧҖ сәнәгать идәннәрен оештыру эшләрен тәмамлый. "Камгэсинжиниринг" ҖЧҖ эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләрен алып бара. "Автострой" ҖЧҖ юлларны һәм мәйданчыкларны оештырырга кереште. "Трансервис ЛТД" ҖЧҖ "Мәйданчык эченә килүче тимер юллар II чират (Төньяк барышы) төзелешнең 1,2,4,5,6 этаплары" объектында тимер юлларның югары корылма оештыру буенча эшләр тәмамланып килә. "6 автомашинага янгын сүндерү депосы " объектында субподрядчы оешма "Талисман" ҖЧҖ бизәү эшләрен тәмамлый, "Горводзеленхоз" ҖЧҖ, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен төгәлләнде.

2017 елның җәй көннәрендә Испаниядә " Лансароте утравында Музыка фабрикасы," дип аталган халыкара архитектура бәйгесе үткәрелгән. Задание буенча укытучылар - архитекторлар Илнар һәм Резеда Әхтәмова - җитәкчелегендә ике команда эшләде. Команда составы катнаш иде, беренче ел магистрлары һәм дүртенче һәм икенче курс бакалаврлары. Беренче команданың "SOUNDISLAND" проекты конкурсның финалчысы булды, һәм жюри әгъзалары аны конкурсның 30 иң яхшы проектлары санына керттеләр! Барлыгы конкурска дөньяның 35 иленнән 131 проект бирелгән иде. Безнең командалар яхшы эш тәкъдим иттеләр иде, бу төрле курс студентларының һәм укытучыларның күмәк эше яхшы тәҗрибәсе, шулай ук башка илләрдән профессионаллар белән ярышу яхшы тәҗрибәсе булды.

Соңгы елларда республика программалары ярдәмендә Чистай районында социаль-көнкүреш өчен, оешмалар, учреждениеләрнең яңа биналары ачыла. Шушы көннәрдә Чистай-Выселки авыл җирлеге башлыгы яңа советы ачылды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады: "Зур рәхмәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның инициативасы һәм һәрьяклы ярдәм күрсәтү сәбәбеннән республикада халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән программалар эшли. Яңа объектны тантаналы ачу район үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы Күңгәр һәм Олы Әтнә авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.

Чемпионатында 51 компетенция тәкъдим ителгән иде. 59 илдән вәкилләр катнашты. Быел Рәсәй гомумкоманда зачетында, 6 алтын, 4 көмеш, 1 бронза медаль яулап, беренче булды! Ышанабыз, 2019 елда безнең катнашучылар тагын да югары нәтиҗә күрсәтәчәкләр. КДАТУ  иң актив волонтерлары һәм  "Сантехника һәм Җылылык" компетенциясе буенча сертификацияле эксперты, "Җылылык энергетикасы, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция кафедрасы" өлкән укытучысы Кареева Ю. Р белән тәкъдим ителде. Юлия Рөстәм кызы "Сантехника һәм җылылык" компетенциясе Skillteam составына кергән иде.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның Халык Дуслыгы Йортында балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган чара узды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Альбина Шилькрот катнашты.   


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 21 октябрендә Чирмешән муниципаль районы Лашман авылында президент программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантананы ачып, муниципаль район Башлыгы Фердинат Дәүләтшин халыкны истәлекле вакыйга белән котлады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде. Символик кызыл тасманы кисеп, мәртәбәле кунаклар административ объект бинасын карап үткәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International