2017 елда Алабугада 31торак йорт капиталь ремонтланды һәм ул 113 миллион сумга төште. Капиталь ремонт программасы буенча уздырылган эшләр тулаем алганда йортлар һәм йорт эче инженерлык системалары торышын яхшыртуда сизелерлек терәк һәм булышлык булып тора. Мәсәлән, 9 күп фатирлы йортта җылыту системасына капиталь ремонт ясалды. Шулай ук кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау, йортларның алгы ягын һәм түбәләрен төзәтү буенча эш башкарылды. Болар барысы да гражданнарның яшәү сыйфатында фәкать уңай чагылыш табып кына калмады, ә бәлки йортларда энергия югалтуны киметүгә дә китерде.
Буада тантаналы рәвештә 22 фатирлы торак йорт тапшырылды. Ятим балалар белән беррәттән, яңа фатир ачкычларын алганнар: 5 һәм аннан артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр; авария хәлендәге торак фондыннан күчкән гаиләләр; социаль ипотека буенча фатирлар алган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Яңа яшәүчеләр Республика һәм район башлыкларына чиксез рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
"Халык тану" Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы буенча тавыш бирү ачылды һәм хәзер җиңүченең кем булачагын сез генә сайлыйсыз! Исегезгә төшерәбез, онлайн тавыш бирү сылтама буенча http://minstroy.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-sredstv-massovoy.htm 2017 елның 4 декабрь көненә кадәр дәвам ителәчәк һәм анда теләсә кайсы кулланучы, теркәлмичә, катнаша алачак.
"Алабуга" МИЗ территориясендә 6 машинага янгын сүндерү депосы төзү сораулары атналык штабында каралды, аның эшендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Заказчы "Алабуга"ОЭЗ ППТ " АҖ, ҖЧҖ "Гидропромжилстрой", субподряд оешмалар вәкилләре катнашты. Хәзерге вакытта объектта бүлмәләрнең эчке бизәкләү буенча эшләр, вентиляция һәм җылыту системаларын җибәрү-көйләү эшләре, шулай ук, Пождепо электр җиһазлары җибәрү-көйләү эшләре тәмамланып килә. Территорияне төзекләндерү (юллар, тротуарлар, мәйданнар, яшелләндерү) тәмамланды. Объектны тапшыру һәм файдалануга кертү 2017 елның декабрендә планлаштырыла.
Татарстан студентлар отряды хәрәкәтенең оешу вакыты 1963 елларга килеп тоташа. Төзелеш отрядлары ярдәме беләнКомпрессор заводы, "Оргсинтез", "Теплоконтроль", Зәй ГРЭСЫ, Миңлебай газ эшкәртү заводы һәм башка күп кенә корылмалар төзелә. Икътисаднын әйдәүче өлкәләрендә талибләргә бүген дә ихтыяҗ зур. Отрядларда чыныгу алган бик күп актив катнашучылар хәзер инде хезмәт кешесе дигән исемне лаеклы йөртүче дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, җитәкчеләр, инженер һәм төзүчеләр, укытучылар һәм табиблар булдылар.
Капиталь төзекләндерүдән соң, бүген Түбән Каманың 31нче “Семицветик” һәм 14нче “Белоснежка” балалар бакчалары кабат үз ишекләрен ачты. Бакчаларны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина катнашты.
Подробнее: http://tat.e-nkama.ru/news/746/58531/
© Официальный сайт Нижнекамского муниципального района
Подробнее: http://tat.e-nkama.ru/news/746/58531/
© Официальный сайт Нижнекамского муниципального района
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның "РОСБАНК" ҖАҖ Идарә рәисе Д. Ю. Олюнин белән очрашу йомгаклары буенча йөкләмәсе шартларында 2017 елның 31 октябрендә "РОСБАНК" ҖАҖ Идел Буе филиалының "Казан Территориаль офисы" иҗтимагый оешмасында төзүчеләргә һәм Татарстан Республикасы халкына ипотека кредитлары буенча ташламалы шартларын бирү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл форматында киңәшмә үткән.
Татарстанның Мөслим авылы "Иң яхшы муниципаль практика" бөтенрәсәй конкурсында авыл җирлекләре арасында җиңүче булды. Җиңүчеләрне билгеләүдә конкурс комиссиясе муниципалитетларның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләрен һәм күрсәткечләрен, шулай ук уңайлы һәм заманча шәһәр киңлеген формалаштыру буенча эшне карады.
Бүген "Салават Күпере" социаль ипотека буенча фатирлар алучысының ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм программа катнашучысын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон", "Свей", "Вектр" һәм "СтройКом" компанияләренең өлешләп төзүчеләре белән очрашу оештырылды, анда И. С. Гимаев күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак барган төзелешләр буенча вазгыять турында сөйләде.