ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

1 сентябрь – белем көнендә, районның 34 белем бирү оешмаларында яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар үтте. Районның 673 баласы өчен беренче уку елы башланды. Техникумда автомеханик, повар, кондитер, гомумтөзелеш эшләре мастеры, җәмәгать туклануы продукциясе технологы, механик, авыл хуҗалыгы һәм башка белгечлекләре буенча квалификацияле эшчеләр әзерләү программалары тормышка ашырыла. Биредә барлыгы якынча 420 кеше укый, ике коррекцияле төркем бар– мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен. Капиталь ремонт агымдагы елның гыйнварында башланган һәм август аенда тәмамланган.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2017 елның августында Нурлат шәһәренең "ТКХ ИК" МУП, Чистай шәһәрендәге "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде (2017 елның июлендә башланган иде).


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 61,9 %ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.  


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Чүпрәле районында Кече Уби авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм капиталь ремонттан соң балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Социаль-мөһим объектларны ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков, РФ Думасы ТР Дәүләт һәм Дәүләт Советы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин катнаштылар.

Рәсәй Федерациясе Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырылган I Бөтенрәсәй  "Шәһәр төзелеше өлкәсендәге бәя кую һәм сметалы нормалаштыру һөнәре буенча иң яхшысы" һөнәри осталык конкурсы өчен гаризалар сайлап алу башланды.

Конкурс биш номинациядә үткәрелә:

•"Проектлауда һәм төзелештә смета нормаларын эшләү буенча" юнәлешендә иң яхшы белгече;

•"Төзелешнең смета бәясен исәпләү" юнәлешендә иң яхшы белгече;

•"Проект эшләрен смета бәясен исәпләү "юнәлешендә иң яхшы белгече;

•"Проектлауда һәм төзелештә инженерлык эзләнүләре бәясен исәпләү буенча" юнәлешендә иң яхшы белгече;

•"Шәһәр төзелеше өлкәсендәге бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә иң яхшы яшь белгече".

Гаризалар Рәсәйнең Төзелеш министрлыгы сайтында кабул ителә. Шунда ук дәгъва кылучыларга кирәкле мәгълүмат урнаштырылган. Гаризалар тапшыру соңгы көне– 2017 елның 1 октябре.


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 28-30 августында Казанда Baltimix-2017 17-нче Халыкара конференция үтә. Чараны оештыручылар - Рәсәй төзүчеләр берлеге, " Квинтет" компаниясе, Мәскәү Дәүләт Төзелеш Университеты (МДТУ) һәм Санкт-Петербург Дәүләт Архитектура-Төзелеш Университеты (СПбДАТУ). Конференцияне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И. С. Гимаев ачты.

Өч көнлек эшлекле программа кысаларында түбәндәге актуаль темалар буенча фикер алышу планлаштырылган,:

- Рәсәй Федерациясенең коры төзелеш катнашмалары (КТК) базары: ярты еллыгы нәтиҗәләре һәм кыска вакытлы перспективалары;

- Коры катнашмаларны төргәч, паллетлаштыру һәм төрү алдынгы технологияләре;

- Бизәү эшләрен механикалаштыру өчен техника һәм хәл итү;

- Рәсәй Федерациясенең КТК базарында конкурент вәзгыят.

 

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтү инспекциясе тарафыннан  "Салават күпере" торак комплексында 10-7 нче номерлы йортка техник регламент һәм прокт документлары таләпләренә туры килү турындагы бәяләмә бирелгән. Торак комплекстагы әлеге йортның подрядчы оешмасы – "Грей-строй компаниясе.

 

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында  2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


25
август, 2017 ел
җомга

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы Елантово һәм Югары Уратьма авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Калтаково авылында 50 урынга исәпләнгән авыл клубы ачылды. Бу авылның халкы Республика, район җитәкчелегенә авылны төзекләндерү өчен чиксез рәхмәтле. Ачылуда район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт советы депутаты, " Татарстан халыклар Дуслыгы Йорты" Дәүләт учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре катнашкан . Айдар Салахов һәм Ирек Шәрипов авыл халкын авылда шундый зур вакыйга белән котладылар һәм авыл клубын матди тәэмин итү өчен сертификатлар тапшырдылар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International