Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 17 нче августының 2789 номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасының Төзелеш кластерын (инициаторы – ООО "Сувар Девелопмент") һәм Төзелеш технологияләре һәм материаллары кластерын (инициаторы – ҖЧҖ "Ак Барс Девелопмент") Федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертүен раслады.
Минзәләдә капиталь ремонттан соң яңадан 7 нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов һәм башка рәсми затлар катнашты. Сәламләү сүзендә Айдар Салахов программаның әһәмиятен билгеләп үтте. Тантаналы өлештән соң, кунаклар балалар бакчасының эченә үттеләр . Чакырылганнар билгеләп үткәнчә, бина тышкы якта да, эчендә дә матур килеп чыкты, барлык уңайлыклар да бар.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең “Салават күпере” торак комплексында 10-7 йортында һәм “Кояшлы шәһәр” торак комплексында өлешләп сатып алу буенча проблемалы объектның соңгы блок-секциясендә йомгак ясау тикшерүләре уңышлы узды. Хәзер 10-7 номерлы торак йортларның тиешле таләпләргә туры килүе турында уңай бәяләмә әзерләнә.
Алабугада булачак «Гуляй парк» территориясен төзекләндерү буенча эш башланып китте. Бүген төзүчеләр керү төркемен үзгәртеп кору белән мәшгуль. Төзүчеләр планнарында көз уртасына кадәр паркның юл капламасын яңарту, юллар ясау, яктырту уздыру бурычы тора. Бу эшләргә 78 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Эш парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча республика программасы хисабына алып барыла.
“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" экспертлары "Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе" проект кысаларында Югары Осланда семинар уздырдылар. Чарада 30 дән артык кеше катнашты. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген "Аргументлар һәм фактлар" редакциясендә Татарстанда социаль объектларны төзү буенча фикер алыштылар. Эксперт буларак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев чыгыш ясаган.
Бүген "Алабуга" МИЗда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев үткәргән узган атналык киңәшмә кысаларында махсус икътисади зонасында объектларын төзелеш, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура сораулары каралды. Киңәшмә барышында шулай ук "Алабуга" МИЗда башка объектлар төзелеш мәсьәләләре, шул исәптән "6 машиналы янгын сүндерү депосы " һәм "килү өчен эчке мәйданчык тимер юлларның II чират (Северный барышы)" объектларны төзү. Түбәндәге соруалара киңәшмәдә аерым игътибар бирелде: төзелеш мәйданчыкларында подрядчыларның хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын җитештерү эшләре таләпләрен үтәү, шулай ук төзелеш-монтаж эшләре җитештерү графигын үз вакытында башкару.
2017 ел 17 август көнне торак-коммуналь хуҗалык "ҖЧҖ Казжилкомсертификации" уку үзәгендә "иң яхшы электрик" һөнәри осталык конкурсында I нче һәм II нче этаплары узды. I нче этабы – өй биреме – торак йортны электр җиһазы төен фрагментларын ясау, II-нче этап – катнашучыларның теоретик белемнәрне тикшерү. Барлык катнашучылар конкурсантларның яхшы әзерләнүен билгеләп үттеләр һәм конкурс барышында оештыру эшләренә югары бәя бирделәр. Ахыргы нәтиҗәләр 2017 ел 30 август көнне ясалачак.