ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан Татар Суыксу һәм Теләкәй авыл мәдәният йортында да ремонт эшләре башланып китте. Һәм ул бүген тулы куәткә дәвам итә. Ремонт эшләрен Татар Суыксу авылы мәдәният йортында  җаваплылыгы чикләнгән “ПМК” ширкәте, ә Теләкәйдә «Газстройсервис» оешмасы башкара.

 

Бүген "Салават Күпере" микрорайонында чираттагы йортка тантаналы урнаштыру үтте. Беренче чираттагы 18 катлы  10-5 номерлы йорт  барысы 344 фатирга исәпләнгән. Бу йорт әлеге микрорайонда быел өченче тапшырылган торак. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре  һәм яңа йортка күчеп тора башлаган кешеләр катнашты.

Фоторепортаж

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районы Ютазы һәм Бәйрәкә авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Альбина Шилькрот катнашты. 

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңүчеләр игълан ителгән. Конкурс Татарстан Республикасының оешмалар һәм учрежденияләр арасында югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр ачыклау максаты белән үткәрелә. ДАУ "Төзелештә бәләр тудыру һәм бәяләр белән идарә итү" тәкъдим ителгән хезмәтләре конкурс комиссиясенең югары бәясен алдылар.


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы сулыкларының су саклау зоналарын яхшырту мәсьәләсенә багышланган иде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча  SGS компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды.Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча  SGS компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды. Аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 69 нчы торак йортта яшәүчеләрнең күмәк мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: подвалны яңгыр сулары баскан, йорт яны территориясендә карт агачлар үсеп утыра (5 м түбәнрәк), өч фатирның түбәсеннән су үтә.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 7.22 статьясы буенча "Уют" торак милекчеләре ширкәте рәисенә 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Әлеге торак йорт 1959 елда төзелгән, иске, түбәнең тотып торучы конструкцияләре зур дәрәҗәдә таушалган.  ТФМ белешмәләренә караганда, түбәне ремонтлау 2040 елга планлаштырылган. Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе адресына торак йортны иртәрәк чорда капиталь ремонт программасына кертү турындагы мәсьәләне карап тикшерү зарурлыгы хакында хат җибәрелде.

Татарстанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру дәвәм итә. Быел мәктәпкәчә оешмаларны ремонтлауга - 1620 миллион сум, ә мәктәпләргә 864 миллион сум акча бирелгән. Әлеге мәгълүматны «Татарстанда төзелеш: капиталь ремонт, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган түгәрәк өстәлдә республика Төзелеш министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыров җиткерде.

"Салават Күпере" торак районында бүген 10-5 номерлы 340 квартирлы торак өйне файдалануга тапшыру акты алынган.


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

2008 елның 26 декабрендәге "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 294-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә 2017 елның гыйнварыннан башлап кулланучыларның хокукларын яклау өлешендә дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында тиешле планнан тыш тикшерүләрне үткәрү өчен нигез ролен үтәү мөмкинлеге булган гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауга таләпләр үзгәрде.

10 статьяның 3 пункты нигезендә мөрәҗәгать итүче тарафыннан электрон документлар рәвешендә җибәрелгән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар аларның мөрәҗәгать итүче тарафыннан аның бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында (ЕСИА) зарури авторлаштырылуын күздә тотучы мәгълүмати-коммуникация технологияләре чараларыннан файдаланып җибәрелүе шарты белән генә планнан тыш тикшерүне үткәрү өчен нигез булып хезмәт итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International