Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник онкология диспансерында (Себер тракты, 29) булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАСУ баш табибы Илдар Хәйруллин озата йөрде. Кунаклар нур диагностикасы бүлекчәсен, Атом-төш медицина үзәген карадылар, Идел буе томотерапия үзәге эше белән таныштылар.
2017 елның 26 маенда Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының юридик зат – "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турындагы карары килеп иреште. Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "ЖЭУ №13" ҖЧҖ офис бинасындагы һәркем күрә ала торган мәгълүмат стендларында (баганаларында) РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартында каралган мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган.РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартының 5 пункты буенча идарәче оешмалар тарафыннан мәгълүмат аны идарәче оешма бинасындагы мәгълүмат стендларында (баганаларында) урнаштыру юлы белән ачыла. "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гамәлләрендә РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы күзәтелә – торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу. 2017 елның 05 июнендә административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясендә карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик зат – "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 30 000 сум күләмендә штраф салынды.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев җитәкчелегендә "Салават Күпере" торак районы гражданнар белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы "Салават Күпере" микрорайоны төзелүе белән бәйле ситуация турында хәбәр итә. 10 кварталында эш процессы барлык төзелүче йортларда бара. Төзелеп килүче объектлар арасында әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора 10-2 йорты (93,1%) һәм 10-7 (89,5%), әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 10-1 йорты (62,5%) һәм 10-3 (56%), тәмам төзелгән 10-5 йорты, Дәүләт төзелеш надзоры тикшерү алып бара. Хәзерге вакытта төзүче "Грэйт-строй" ҖЧҖ эчке инженер челтәрләре, шул исәптән янгын сүндерү системаларын сузу буенча эш алып бара. Гамәлгә ашырыла фасад, түбә ябу эшләре, эчке бизәү, санфаянс урнаштыру һәм төзекләндерү. 11 кварталында төзелеп килүче объектлар арасында әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 11-4 йорт (97,8%), әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 11-2 (64,3%), 11-1 (44,1%), 11-3 (50,5%) һәм 11-5 (40,6%) йортлары. . Хәзерге вакытта төзүче "Идел буе төзелеш оешмасы Казан" 11-4 йортында эчке бизәү эшләре алып барыла, шулай ук, эчке инженерлык челтәрләрен салу һәм төзекләндерү. 11-2 йортында фасад, түбә ябу, лоджияләрне тәрәзәләр белән ябу, эчке бизәү, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм төзекләндерү эшләре гамәлгә ашырыла. 11-3 йортында лоджияләрне тәрәзәләр белән ябу буенча эшләр алып барыла, лифт җиһазлары монтажлау, эчке инженер челтәрләр урнаштыру, фасад, түбә ябу, һәм кирпеч белән диварлар салу гамәлгә ашырыла. 11-1 һәм 11-5 йортларында кирпеч белән диварлар оештыру һәм дивар бүлүләре салу буенча эш алып барыла.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр иткәнчә,"Салават Күпере" торак районының Ш-4 буенча хәрәкәт ачылды. "Салават күпере" торак комплексының 12-1 йортында монолит эшләр тәмамланган. Хәзерге вакытта башнялы кранның демонтажлау эшләрен башлады. Шуның белән челтәр компанияләренә инженер коммуникацияләрен оештыру буенча эшләр башкару мөмкинлеге бирелә. Генераль подрядчы - "Халык йорты" ҖЧҖ.
Гражданинның мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында ТР ДТИ "КомСервис ИК" ҖЧҖ тарафыннан гражданинга, бер үк вакытта торак бинаны карап тоткан өчен түләү хисаплап, дәгъвалык эшен алып бару өчен ят оешмаларны җәлеп итүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән чыгымнарны каплау өчен дә нигезсез түләү чыгарылу фактын ачыклады.Югарыда күрсәтелгән мөрәҗәгатьне ТР ДТИ тарафыннан карау нәтиҗәсендә, "КомСервис" ҖЧҖ тарафыннан үз идарәлегендә булган барлык күпфатирлы йортлар буенча хисапланган түләүләргә карата күрсәтелгән җитешсезлек очрагы буенча анализ ясалды һәм күрсәтелгән хезмәт буенча гомуми 102 мең 500 сумлык түләү гражданнар файдасына яңадан хисапланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районының учреждениеләре һәм объектларында булды.
Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йорде. Татарстан Президенты Восстание урамында капиталь ремонтланган күп фатирлы торак йортны карады - аның ишек алдын, подъездларын һәм башкаларны.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында коррупция хәле турында гражданнарны сорашу бара. «Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкета тутыру» бүлекчәсендә, «Коррупциягә каршу тору» бүлегендә яки сылтама буенча узып рәсми сайтында анкета тутырып узарга була. Бу тикшерү Министрлыгы эшчәнлеге эффективлылыгын күтәрергә һәм коррупция күрсәтүләрен булдырмас өчен чаралар кабул итергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасында 2017 елның 23 июнь көненә 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты. Социаль ипотека программасы буенча 176,5 мең кв. метрлы 3 мең 259 фатирлы 77 йорт сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин комиссия рәисе буларак Төзелештә икътисад һәм идарә институтының (КДАТУ) чыгарылыш квалификация эшләрен гавами яклавында катнашты.