Төзелеш министрлыгында Кыргызстан делегациянең Татарстан Республикасына килүе кысаларында Ирек Фәйзуллин һәм һәм Кыргызстан Республикасы хөкүмәте каршындагы архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы дәүләт агентлыгы директоры Абдиев Бактыбеков Абышевич танышу очрашуы узды.
Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатен карау барышында, аның мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактларны тикшерү һәм административ хокук бозу очрагын чикләү өчен, Чаллы зонасы торак инспекциясе, ирекле тәртиптә торак булмаган бинага кертү таләбе белән, милекчегә берничә мәртәбә хәбәрләмәләр җибәрде. Ләкин милекче тикшерү үткәрү өчен торак булмаган бинага керү мөмкинлеген тудырмады.Нәтиҗәдә, ЧЗТИ Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча 138 номерлы йортның торак булмаган 1-7 биналарына керергә рөхсәт сорап, ТР Чаллы шәһәре судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Чаллы шәһәре суды дәгъваны канәгатьләндерде һәм торак булмаган бинаның милекчесен инспекторлык тикшерүен үткәрү өчен ЧЗТИ хезмәткәрләренә бинага керү мөмкинлеген тудырырга мәҗбүр итте.
Торак пунктларның территорияләрен, файдалы казылма ятмаларын һәм тау эшләнмәләрен төрле су басу күренешләреннән инженер саклау системаларын, объектларын һәм корылмаларын проектлаганда, шулай ук сейсмик районнарда, авыл хуҗалыгы һәм урман биләмәләрендә, табигый ландшафтларда инженер саклау корылмаларын проектлаганда исәпкә алынырга тиешле кагыйдәләр җыелмасының (СП 104.13330) актуальләштерелгән таләпләре гамәлгә керде.
21 июньдә Менделеевск шәһәре администрациясендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелеге астында уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ), укытучылары һәм студентлары катнашты. Баш архитекторы Равил Хәбиров, "Ушковские утрау" паркын төзекләндерү буенча планнарны тәкъдир итте. Очрашу барышында Менделеевскның иҗтимагый киңлекләр инфраструктурасын яңарту, стадион, чаңгы трассасы төзү, шулай ук мәдәни-күңел ачу комплексын оештыру сораулары хакында фикер алыштылар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр иткәнчә, 25 июнь көнне Салават Күпере" ТК беренче чиратта Ш-4 буенча йөрү мөмкин булмаячак, асфальт-бетон җәелгәнең түбән катламын ясаунда сәбәпле. Машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга сорыйбыз.
Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә " Алабуга " МИЗ территориясендә сервислы металл үзәге (СМҮ) төзү сораулары Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә штабында каралдылар. Киңәшмә эшендә АҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды "Салават Күпере" микрорайонын төзү белән шөгыльләнүче подрядчыларны үзгәртү турында карарны кабул итте. 11 һәм 12 кварталының ике йорты (11-5 нче һәм 12-2 нче номерлы) буенча яңа подрядчы оештыруны җәлеп иттеләр - "Барсэлитстрой+" ҖЧҖ, аларга моңа кадәр шулай ук 12-4 йорт төзүне бетерер өчен бирелгән иде.
Яңадан төзелә һәм үзгәртеп корыла торган биналарның һәм корылмаларның нигезләрен проектлауга кагыла торган кагыйдәләр җыелмасы (СП 22.13330.2016) таләпләре гамәлгә керде. Бу таләпләр объектларны төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә аларны куллану өлкәсендә иминлекне арттыруга һәм энергияне саклауга юнәлдерелгән.
Асылда, документта биналарның нигезләрен проектлаганда тәҗрибәи тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен куллану буенча таләпләр; нигезләрне тимер белән ныгытылган грунтлардан проектлауга карата таләпләр язылган; нигезләрне, фундаментларны һәм нигез чокырларын проектлаганда элек кулланылышта булган металл конструкцияләрен файдалануга карата тыюлар һәм чикләмәләр кертелгән; сейсмик районнарда торгызыла торган корылмаларның нигезләрен проектлау буенча сөзәк урыннарның тотрыклылыгын хисаплау таләпләрен исәпкә алган үзенчәлекләр язылган. Моннан тыш, нигезнең норматив һәм хисап сыйфатламаларына кагылышлы таләпләр инженерия-геология тикшеренүләре өлкәсендәге норматив базага яраштырылган.
Яңа таләпләр гидротехника корылмаларының нигезләрен һәм фундаментларын, күпер терәкләрен һәм өемнәр, юллар, аэродром өслекләре астындагы торбаларны, мәңге туң грунтларда торгызыла торган корылмаларның нигезләрен, шулай ук тирән терәкләрнең нигезләрен һәм динамик басымлы машиналарның фундаментларын проектлауга кагылмый.
СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасын актуальләштерү эше “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан Россия Төзелеш министрлыгы буйсынуындагы “Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм туры килүне техник яктан бәяләүнең федераль үзәге” ФАУ белән төзелгән шартнамә нигезендә эшләр башкару кысаларында гамәлгә ашырылган.
СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасы 2016 елның декабрендә расланды.
Нурлат шәһәренең Завод урамы буенча 8 нче һәм Совет урамы буенча 66 нчы номерлы күпфатирлы торак йортларны тикшерү нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, әйтик, нигез күпере өлешчә җимерек; фасад стеналарының аерым өлешләрендә штукатурка коелган; газүткәргеч торбаларның буяу өслеге өлешчә купкан. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмәләр бирелде.2017 елның 16 июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәләрнең үтәлеше тикшерелде.Тикшерү барышында ачыкланганча, күрсәтмәләр үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә "ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу эшләре карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарылымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Кукмор муниципаль районы Зур Кукмара һәм Манзарас авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.