ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

17 июньдә Түбән Камада тәмамланганнан капиталь ремонттан соң "Романтик" клубының тантаналы рәвештә ачу тантанасы узды. Ачу тантанасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова катнаштылар. "Романтик" клубы республиканың яшүсмерләр клублары капиталь ремонт программасы кысалары буенча капиталь ремонтланган иде. Әлеге программаны гамәлгә ашырган өч ел эчендә Түбән Камада "зур ремонт" эшләре инде 11 клубта үтәлгән. Барлыгы хәзерге вакытта Түбән Камада төрле юнәлешле 24 яшүсмерләр клубы эшли.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә, - "Салават күпере" торак комплексының 12-4 йортында монолит эшләр тәмамланган. 12-1 йортында  монолит эшләрне 26 июньгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Һәм иң мөһиме, халыкның хәрәкәт итүе уңайлы булсын өчен, юлчылар ("ВолгаАвтоДор") автобус тукталышына карашларны һәм тротуарларны асфальт белән каплаганнар.

2017 елның гыйнвар-май аенда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларга карата 1514 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында 517 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 489 беркетмә төзелде, гомуми 8,655 миллион сумлык штрафлар салынды. Бүгенге көндә Инспекция тарафыннан республика территориясендә төзелеп килүче һәм үзгәртеп корыла торган 970 объектта күзәтчелек эше гамәлгә ашырыла.


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Казан шәһәре торак инспекциясенә Татарстан урамы буенча 3/2 номерлы йортта "Иске шәһәр идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.

Министры урынбасары И. С. Гыймаев бүген "Салават Күпере" торак районы төзелеше барышын контрольдә тоту буенча чираттагы штаб утырышын үткәрде. Объектлар төзү эшләре белән бәйле агымдагы мәсьәләләр буенча эшлекле киңәшмәне бетереп, министр урынбасары 11-4 йортының төзелеше барышы белән танышты. Төзелеш процессын күзәтергә булачак яшәүчеләр дә чакырылган иде. 1 нче блок-секциядә чиста бизәү 6- 18 катларында тәмамланган. Хәзер 2, 3, 4, 5-нче катларда бизәү эшләре үткәрелә. 2 нче блок-секциядә төзүчеләр бизәкләү эшләрен, линолеум җәюен һәм обой ябыштыруын бетерәләр. 3-й блок-секциядә 2-18 катларында диварларга обой ябыштыру төгәлләнде, линолеум җәю үткәрелә. 4 нче блок-секциядә бизәү эшләре 80 %ка тәмамланган, фатирлар җыештыруы үткәрелә. Йорт яны территориясе актив төзекләндерелә.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Зәй ш., Ленин ур. буенча 12 номерлы йортта яшәүчеләрнең баскыч урыннарына карата капиталь ремонтның ешлыгы үтәлмәү турындагы күмәк мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә һәм аларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Уңайлы йорт" ТМШ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карары нигезендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды."Уңайлы йорт" ТМШ карата билгеләнгән тәртиптә 2017 елның 30 ноябренә кадәр подьездларда ремонт башкару турында инспекция күрсәтмәсе бирелде.Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.

2017 елда сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны үстерү дәвам иттерелә. Бу максатларга 330 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

 

 

 


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның Төзелеш Министырлыгына "Салават Күпере" торак комплексында социаль ипотека алучылардан башка ведомстволар карамагында булган мәсьәләләр буенча күп мөрәҗәгатьләр керә. Булачак яшәүчеләрне борчыган темалар - юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар, автобус тукталышларын төзү, маршрутлар оештыру.

Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспекты буенча 81 санлы йортта яшәүченең кайнар су температурасының норматив таләпләренә җавап бирмәве турындагы мөрәҗәгате буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан планнан тыш тикшерү үткәрелде.Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тиешле сыйфатта күрсәтмәү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәсе компаниясенең вазыйфаи заты Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" 7.23 ст. буенча, 500 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә мөрәҗәгать итүченең фатирындагы кайнар суның температурасы нормага китерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International