Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев Менделеевск районы Енабердино авыл җирлегендә эш сәфәре белән булды.Авылда бала бакчасы ачылды.
Татарстан Республикасында социаль ярдәм таләп ителүче халык төркемнәрен, бюджетчыларны һәм башка социаль төркемнәрне торак белән тәэмин итүче фонд (Дәүләт торак фонды – ДТФ) эшли, һәм без Татарстан тәҗрибәсен ничек ил масштабларында тарату мәсьәләсен карадык.
Бүген Татарстан Лаеш муниципаль районында берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Сокуры авылында балалар бакчасын ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.