ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр!

III тармакара "Мәгълүмати модельләштерү нигезендә капиталь төзелеш объекты яшәеш циклы белән идарә итү. Инвестицияләү. Проектлаштыру. Төзелеш. Куллану." фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. 
Иннополис яңа IT-шәһәрчегендә биналар һәм инфраструктура объектлары төзелеш барышы белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Некифоров, ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм төзелеш оешмалары вәкилләре танышып чыкты. 

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Төзелеш министрлыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Ирек Фәйзуллин Татарстан төзүчеләр профсоюзы рәисе Вадим Михасев һәм ТР дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесеЕвгений Костюшин белән киңәшмә уздырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстанның төп медиазатлары рейтингының ТОП-10 исемлегенә кергән, дип хәбәр итә TatCenter.ru порталы. 
2014 елның 1 маенда Буа муниципаль районы Бюрганы торак пунктында модульле-блоклы ветиринар пункты һәм Альшихово торак пунктында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. 

3
май, 2014 ел
шимбә
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелеге астында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм газ өчен бурыч сораулары буенча республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. 
Татарстан Республикасының 40 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 687 объектта башланган ( планлаштырылганның 86,6 %). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Алабуга шәһәрендә "Алабуга муниципаль районы мисалында торак-коммуналь комплекс модернизациясе" темасына багышланган киңәшмә узды. Чарада дәүләт корпорациясе - ТКХ реформалаштыруына хезмәттәшлек күрсәтү фонды генераль директоры урынбасары В.М.Талалыкин катнашты. 

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәттәшлегендә Казанда "Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча бурычлар: төбәк тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары" I ТКХ форумы ачылышы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт думасы депутаты Александр Сидякин, ТКХ Фонды генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин, ТР эшлекле җәмәгатьчелегенең әһәмиятле затлары катнаша. 
Бүген ТР Министрлар кабинетында икътисади совет утырышы узды, биредә министр Ирек Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге астында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International