ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Илдар Әхмәтгәрәевнең Яр Чаллы шәһәре архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе җитәкчесе урынына күчүе белән бәйле рәвештә "ДОМКОР" төзелеш холдингы башкарма директор урынына конкурс үткәрә. 

28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казан шәһәренең Привожская урамында урнашкан авария хәлендәге йорт хуҗалары, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Т.М.Абдуллин, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башкарма комитеты җитәкчесе Д.И.Фәттахов, ТКХ сораулары буенча Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары А.Н.Лобов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.Хәнифов катнашында очрашу узды. 
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды, анда 2014 елның өч ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге өлешле объектлар төзелешен тәмамлау сораулары буенча киңәшмә үткәрде. 
Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Барлык хезмәткәрләр инструктаж уздылар, янгын чыккан очрактагы тәртип белән таныштылар. 
Бүген бөтен дөньяда Хезмәт куркынычсызлыгы көнен билгеләп үтәләр. 

Беренче тапкыр бу бәйрәм 2003 елда үткәреләгән. Халыкара хезмәт оешмасы  дөнья җәмәгатьчелегенең проблема зурлыгына игътибар итүе өчен һәм эш урыннарында үлемнәр санын киметү максаты белән 28 апрель көнен Бөтендөнья Хезмәт куркынычсызлыгы көне итеп билгеләде. 

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре Авиатөзелеш районында узган агачлар утырту чарасында катнашты. 
25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча республикада 839,3 мең кв.м. торак тапшырылган, бу еллык планның 35%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. 

25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген "Алабуга" МИЗында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин коттедж поселогы объектлары төзелеше буенча подряд оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук "Алабуга МИЗ ППТ" ААҖ заказ бирүчесе һәм "Татинвестгражданпроект" ДУП проект институты вәкилләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International