Авария хәлендәге торактан күчерү программасы гамәлдә

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бүген Казан шәһәренең Привожская урамында урнашкан авария хәлендәге йорт хуҗалары, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Т.М.Абдуллин, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башкарма комитеты җитәкчесе Д.И.Фәттахов, ТКХ сораулары буенча Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары А.Н.Лобов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.Хәнифов катнашында очрашу узды. 

Беренчеләрдән булып Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Ул программа турында сөйләп китте: "Гомумән республика буенча бу елның 1 гыйнварына 420 мең квадрат метр авария хәлендәге торак теркәлгән. Күчерү өчен 13,5 миллиард сум кирәк. Бездә барысы өчен 4,5 миллиард чамасы гына бар. Шуңа күрә, гади математик исәп ясаганда, һәрбер квадрат метрга 11 мең сум килеп чыга. Шуңа күрә без, гаилә статусына карамыйча, социаль ипотека шартлары тәкъдим итәбез. Сату һәм сатып алу бәяләренең аермасын түли дә, түләми дә аласыз. Сезне беркем дә мәҗбүр итми. Сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз әлеге торакны мирас итеп алачак һәм теләге булган очракта сатып ала алачак".



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International